Шәһри Казан

... «өй эше» өелеп тора

...кондиционер алдыңмы әле? Быелның язы ук эссе, җәйләре нинди булыр тагын. Җәй челләсенә алдан ук әзерләнеп кую ниятеннән, кондиционер алмакчы булган идем. Соңыннан үкенмәс өчен, ниндиен сайларга икән? Гөлшат Исмәгыйлева, Казан Кондиционер арзанлы техника түгел. Аны урнаштыру да билгеле бер күнекмәләр булуны таләп итә. Арзанга төшсен әле дип, аны очраклы...

...кондиционер алдыңмы әле?
Быелның язы ук эссе, җәйләре нинди булыр тагын. Җәй челләсенә алдан ук әзерләнеп кую ниятеннән, кондиционер алмакчы булган идем. Соңыннан үкенмәс өчен, ниндиен сайларга икән?
Гөлшат Исмәгыйлева, Казан

Кондиционер арзанлы техника түгел. Аны урнаштыру да билгеле бер күнекмәләр булуны таләп итә. Арзанга төшсен әле дип, аны очраклы кешеләрдән куйдыру яки үзең кую куркыныч. «Эльдорадо» компаниясенең «Эре көнкүреш техникасы» юнәлеше җитәкчесе Александр Милькин сүзләренә караганда, бүгенге көндә заман кондиционерларының актуаль технологияләре - инвертор технологиясе. Гади модельләр ничек эшли? Алар, һаваны билгеле бер температурага кадәр суыткач, сүнәләр. Температура датчигы «һаваны суытырга кирәк» дип команда биргәч, кабат кабыналар. Бердән, электр янга калмый, икенчедән, температура кисәк алмашына. Бу кайберәүләрнең сәламәтлекләренә тискәре йогынты ясарга да мөмкин. Инверторлы кондиционер исә, тиешле температурага ирешкәч, сүнми. Ул бары түбән әйләнешкә күчеп, суыту куәтен генә киметә. Температура кисәк алышынмый, электр энергиясе дә 40 процентлап янга кала.

...күзгә кызлар күренми
Ирләр дә, хатын-кызлар кебек, билгеле бер яшьтә климакс кичерә дип ишеттем. Аларда бу чор ничегрәк бара икән?
Мәдинә Сафиуллина, Казан

Республиканың кеше репродукциясе үзәге директоры Сергей Барбашов сүзләренә караганда, ир-атлардагы климакс билгеләрен, гадәттә, табиблар билгели икән. Ирләр, «күзләренә кызлар күренми» башлавыннан зарланалар, ди. Хатын-кызларда бу чор 52-55 яшьләрдә күзәтелсә, ирләр организмында төп гормон булган тестостерон дәрәҗәсе төрлечә кими. Кайбер ирләрдә климакс 45тә үк башланса, кайберәүләрне ул 70тә генә куып тота. Ирләрегезнең эшкә сәләтләре кимесә, кәефләре начарланса, ятакта сезне «күрми» башласалар - моңа бәлки климакс гаепледер. Әмма хатын-кызлар климаксыннан аермалы буларак, ирләр бу чорда да бала атасы була алу мөмкинлеген югалтмыйлар.

...сыйлармын дигән идем
Красноярскида яшәүче абый Казахстандагы апага почта аша посылка белән эрбет чикләвекләре салырга ышандырган иде. Апа исә чикләвекләр урынына хат кына алган. Баксаң, почтага баргач, абыйны «чикләвек безнең стратегик чимал булып санала, чит илгә чыгарырга ярамый» дип, кире борганнар.
Гөлбикә Салихова, Арча

«Халыкара почта алмашу кагыйдәләре нигезендә почта аша үсемлекләрне теләсә нинди рәвештә җибәрү дә тыела, - ди Красноярск краеның ФПЭИ җәмәгатьчелек белән элемтәләр буенча төркем җитәкчесе Виктория Блохина. - Почта хезмәткәрләре үсемлек орлыклары салынган посылкаларны да кабул итми. Ә эрбет чикләвеге шул ук орлык инде ул. Дөрес, әгәр дә чикләвекләр махсус завод эшкәртүе узып, штрих кодлы капларга салынган булса, посылка тиешле җиргә киткән булыр иде. Ә менә Россия буенча кедр чикләвекләрен бер тыюсыз җибәрергә була».

Реклама

... җитмешкә җитеп киләм
80 яшьтән узган кешеләрнең пенсияләре арттырылуын беләбез. Дәүләт Думасы бу законга төзәтмә кертеп, пенсияне 80 яшьтән түгел, ә 70 яшьтән узганнарга арттыруны карарга тиеш иде. Дума алышынды. Хәзер бу төзәтмәнең язмышы ничек булачак?
Зәкия Яруллина, Казан

Дәүләт Думасының хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эше комитетыннан алынган мәгълүматлар буенча, пенсияне 80нән артканнарга түгел, 70тән узганнарга арттыру турындагы закон проекты яңа Думага кертелгән. Депутатлар аны быел карарга тиешләр. Әмма бу төзәтмә кабул ителмәскә дә мөмкин, чөнки пенсия өлкәсендә яңа реформа көтелә. Пенсияне исәпләү формуласын баштанаяк карап чыгачаклар. Хәзер исә кеше 80 яшькә җитү белән аның пенсиясенең база өлеше 3170 сумнан 6341 сумга арта.

...ничек кенә зыянлы әле
Кызым төннәр буе кәрәзле телефоннан сөйләшеп чыга. Әйткәнне дә тыңламый. Үсмер балага моның зыяны булмый калмыйдыр инде.
Гөлсәрия Хәмидуллина, Яшел Үзән

Электромагнит куркынычсызлыгы үзәге директоры Олег Григорьев сүзләренә караганда, электромагнит нурланышның сәламәтлек өчен зыянлы фактор икәнлеге бәхәссез. Ул «йоклап яткан» онкологик авыруларны да уятып җибәрергә сәләтле. Кәрәзле телефон башка якын китерелеп, турыдан-туры баш миенә йогынты ясый, колакка куелуы белән ишетү, вестибуляр аппаратка һәм күзләргә тискәре тәэсир итә. Кәрәзле телефоннан сәгатьләр буе сөйләшүнең баш миенә никадәр авырлык китерүен без күзаллый да алмыйбыз. Ә балаларның баш миләре әле формалашып кына килә. Дөрес, балаларның кайда йөрүләрен белеп тору өчен, телефонсыз да булмыйдыр. Әмма аларны үзләренең кайда икәнлекләрен әйтеп 2-3 сүзлек смс язарга күнектерү, минемчә, сәламәтлек ягыннан караганда отышлырак. Шунысын да истә тоту кирәк, бернинди чехоллар, наклейкалар да телефонның зыянын киметә алмый. Мөмкинлек булганда, өйләрдәге чыбыклы телефоннан сөйләшегез. Ә менә радиотелефоннар шулай ук зарарлы.

...спортчы булсаң, ярый
Бөтендөнья җәйге студентлар уеннарында катнашучылар өчен Россиягә визасыз килү каралган, имеш.
Ринат Мотыйгуллин, Лаеш

2013 елның 25 июненнән 25 июльгә чаклы вакыт эчендә илгә визасыз керү һәм чыгу турындагы Указны РФ Президенты Дмитрий Медведев имзалады. Мондый тәҗрибә эре халыкара ярышлар вакытларында кулланыла. Спортчылар һәм журналистлар өчен виза алу мәшәкатьләре шулай гадиләштерелә. РФ Премьер-министры Владимир Путин җанатарлар өчен дә виза режимын бетерергә җыена. Монысы әле 2018 елдагы футбол буенча дөнья чемпионатында гына көтелә. Илгә керү матч билетлары буенча ачык булыр дип фаразлана.

... «өй эше» өелеп тора
Бөекбританиядә мәктәпләрдә өй эше бирү дигән нәрсәне бетергәннәр икән. Бездә дә кертсәләр ярар иде.
Алия Галиуллина, Казан

Инглизләр мәҗбүри рәвештә бирелә торган өй эшләрен 7-11 яшьлек мәктәп балалары, ягъни кече сыйныфларда гына бетергәннәр. Ата-аналар кече яшьтәге мәктәп балаларының өй эшләрен әзерләгәндә даими стресс кичерүләрен, уртак ялга вакыт калмавын сәбәп иткәннәр. Бездә бу ник кертелми? «7-11 яшьлек балаларның хәтерләре бик үзенчәлекле. Әгәр дә алар дәрестә өйрәнгәнне өйдә кабатламасалар, барысын да онытып бетерәчәкләр», - ди психолог, педагог-методист Лилия Пустоева. Шуңа күрә мин инглизләрнең бу башлангычын «мәгарифтәге яңалык» дип билгели алмыйм. Дөрес, сыйныф һәм өй эшләре микъдарын яңадан карап чыгу зыянлы булмас иде. Балаларга еш кына өйгә эшне «өеп» бирәләр, бу исә аларның психикаларында тискәре чагылыш таба.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: