16+

Яңа ел каникулларында өйдә ятмагыз

Казанга үз йомышларыгыз белән генә түгел, турист буларак та килегез, дип чакырды Татарстанның туризм комитеты рәисе Сергей Иванов Яңа ел каникулларына республика халкын. Күрше районнар һәм шәһәрләр белән танышып кайту мөмкинлеге дә бар.

Яңа ел каникулларында өйдә ятмагыз

Казанга үз йомышларыгыз белән генә түгел, турист буларак та килегез, дип чакырды Татарстанның туризм комитеты рәисе Сергей Иванов Яңа ел каникулларына республика халкын. Күрше районнар һәм шәһәрләр белән танышып кайту мөмкинлеге дә бар.

Туристлык объектлары бәйрәм көннәренә ныклап әзерләнә. Килгән кунаклар өчен Яңа ел тамашалары, спекткль-концертлар, ярминкә, квест, төрле мастер-класслар әзерләп куйган алар.

Бәйрәмнәрдә кунакларны 360 кунакханә, хостел, ял базалары һәм шифаханәләр көтә.

– Каникулга күрше төбәкләрдән бик күп туристларны көтәбез. Бүгенге көнгә Казан отельләре Яңа ел киченә уртача 65-70 процентка тулган. 2 гыйнвардан 5 гыйнварга кадәр – 75-80 процентка. 6-9 гыйнварга – 45-50 процентка. Соңгы елларда халык кунакханәләрне юлга чыгарга берничә көн кала гына броньлый башлады. Бәйрәм якынлашкан саен, алар күбрәк тулыр дип өметләнәбез, – диде Сергей Иванов матбугат очрашуында.

Быел Арчада урнашкан Кыш бабай резиденциясе кунакларны яңарып каршы ала. Анда коймак белән чәй эчә торган яңа шатер-сарай барлыкка килгән. Зөя утрау-шәһәрчеге дә 1 гыйнвардан башлап һәр көнне кунакларны каршы алачак. Анда бару өчен интермодаль туристлык маршруты эшләнгән. Ул үз эченә электричка белән автобусны ала. Әлеге проект кысаларында Зөя музейларына билетларны шәһәр яны тимер юл кассаларында махсус бәядән алырга була. Автобус белән музейларга билет бәясе – 450 сум. Билеты булган кеше Зөя станциясеннән утрауга кадәр автобуста бара ала.

5 гыйнварда, традициягә кергәнчә, Кукмарада итекләр фестивале узачак. Концерт программасыннан тыш, итек киеп ярышу, хоккей уйнау, осталар шәһәрчегендә мастер-класслар оештырыла. Үзегез белән җылы итекләр дә алып кайтып китә аласыз!

Сергей Иванов хәбәр иткәнчә, “Ял көннәрендә 1001 ләззәт” туристлык программасы да актуаль. Спас, Алабуга, Балык Бистәсе, Кама Тамагы, Алексеевск, Чистай һәм Саба районнары белән җанышып кайту мөмкинлеге бар. Программа бер юнәлеш буенча бер кешегә 2700 сумлык бердәм бәядән 2 көнлек комплекслы тур тәкъдим итә. Тур бәясенә җирле кунакханәдә бер төн куну, иртәнге аш, ике төшке аш һәм ике экскурсия кертелгән.

Татарстанлылар озын ялларны ил буенча сәяхәт итүгә дә багышлый ала. 2-6 гыйнварда Идел буеның башкалалары буйлап круиз оештырыла. Поезд Казаннан Түбән Новгородка, Киров һәм Ижевскига старт алаю һәр шәһәрдә сезне Яңа ел программасы белән каршы алачаклар. Олы кешегә тур бәясе – 19 990 сум.
Санкт-Петербург шәһәренә уңайлы автобус белән бару мөмкинлеге дә бар хәзер. Автобус атнага өч тапкыр йөри. Теләгән кеше шул маршрут буенча хәрәкәт итүче автобуста Түбән Новгородка бара ала. Яңа маршрутны Эколайнс компаниясе җәй башында ачкан. Август аенда автобуслар 100 процентка тулды, дип сөйләде компаниянең генераль директоры Андрей Волков журналистларга.  

Автобус Казаннан кузгалып китә һәм Түбән Новгородка тукталыш ясап, юлын Санкт-Петербургка таба дәвам итә. Юлга 21 сәгать вакыт китә. Һәр дүрт сәгать саен тукталыш ясала. Юлда бару тагын да уңайлы булсын өчен, автобус эчендә бәдрәф тә куелган. Каһвә, чәй эчәргә теләүчеләргә махсус аппарат тора. Һәр пассажир утыргычына персональ мультимедияле җайланмалар куелган. Аның ярдәмендә музыка тыңларга, фильмнар карарга, аудиокитаплар укырга була. Казаннан Питерга кадәр 6-7 фильм карап өлгерәсез, ди Андрей Волков.

Салонда бушлай вай-фай да эшли. Юлның бәясе дә кызыксындырадыр: бер якка, сезонга карап, 1 990-2 600 сум.

Яңа елга сөенечле хәбәр дә бар: туристлык кешбегының яңа этабына старт бирелә. Аның ярдәмендә 18 гыйнвардан 12 апрельгә кадәр алынган сәфәр бәясенең 20 процентын (20 мең сумнан артмый) кайтарып була.

2020 елда Татарстанда 1,9 млн кеше булып киткән, бу 2019 ел белән чагыштырганда 47 процентка кимрәк. Яңа ел каникулларында, 2020 елның 31 декабреннән 2021нең 10 гыйнвар аралыгында 152 000 турист килгән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading