16+

Яңа ел ялларында кыен хәлдә калганда нишләргә?

Министрлар Кабинетында 28 декабрьдә узган матбугат конференциясендә Яңа ел каникулы көннәрендә коммуналь һәм юл оешмаларының эш тәртибе белән таныштырылды.

Яңа ел ялларында кыен хәлдә калганда нишләргә?

Министрлар Кабинетында 28 декабрьдә узган матбугат конференциясендә Яңа ел каникулы көннәрендә коммуналь һәм юл оешмаларының эш тәртибе белән таныштырылды.

– Быелның 31 декабреннән башлап, 2022 елның 10 гыйнварына кадәрге чорга аерым план-чаралар күрелде. Татарстандагы 1 488 коммуналь оешма, шул исәптән торак милекчеләре ширкәтләре, ял көннәрендә дә хезмәттә булачаклар. Йортларга һәм биналарга җылылык бирү белән 37 предприятие шөгыльләнә. Коммуналь хуҗалыкта авария чыга калган очракларда, тиз чара күрү өчен, төзекләндерү чималлары запасы, дизельгенераторлар, 2 күчмә котельный хәстәрләп куелды. Махсуслаштырылган техника паркын көчәйтү максатында, быел тагын яңа 69 берәмлек техника сатып алынды, – диде төзелеш, арихитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры урынбасары Алексей Фролов.

“Шәһри Казан” газетасы исеменнән, Казандагы коммуналь тармакның хәле белән кызыксынып сорау бирдем.
 – Казан, әлбәттә, игътибар үзәгендә. Башкалада канализация торбалары гына түгел, суүткәргечләр дә нык искерде. Аларны “Водоканал” муниципаль унитар предприятиесенең инвестиция программасына кертеп төзекләндерү ниятләнелә, – дип җавап кайтарды Алексей Фролов.

Татарстанның транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов һава торышы начар булган очракта, юлга чыкмаска киңәш итте.
– Сәфәргә чыгучылар, барыбер дә, күп булачак. Юлга үзегез белән термоста кайнар чәй алырга онытмагыз, кәрәзле телефоныгызда көчәйтелгән Вай-Фай (Wi-Fi) булуы яхшы. Юл оешмалары ял көннәрендә дә штат режимында эшли. Юллар тәүлек дәвамында күзәтчелектә тотыла. Автобуслар ГЛОНАСС элемтәсе белән тәэмин ителгән. Балалар утырган автобуслар 3 берәмлектән артса, аларны ЮХИДИ экипажы озата, – диде Фәрит Хәнифов.

– Автотрассаларда юллардагы кешеләр өчен җылыну урыннары оештырыла иде, быел бу тәртип гамәлдәме? – дип сорадым.
– Һава торышы начарланган очракларда, юлдагы кешеләргә тукталу-җылыну өчен автотрассаларда 54 урында җылыну пунктлары булдырылды. Туктап калырга мәҗбүр булганнарны кемпинглар һәм АЗСлар да кабул итә, алар белән шулай килешенгән. Ләкин, төнгә каршы юлга кузгалмаска тырышырга кирәк, –диде Фәрит Хәнифов.

Куен дәфтәренә:
Торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының тәүлек дәвамында эшәүче диспетчерлык пункты телефоны-8 (843) 2-311-410;
Транспорт министрлыгының “кайнар элемтә” телефоннары – 8(843) 291-91-91 һәм 8 (843) 291-90-13;
 Коткару хезмәтенең бердәм телефоны-112.

Автор фотосы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading