16+

Якутиядә 10 мең татар яши

22-25 июнь көннәрендә Саха (Якутия) Республикасында Татарстан көннәре узачак. Делегацияне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләячәк.

Якутиядә 10 мең татар яши

22-25 июнь көннәрендә Саха (Якутия) Республикасында Татарстан көннәре узачак. Делегацияне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләячәк.

– Әзерлек эшләре ахырына таба бара. Чара кысаларында безнең ведомство бизнес-форум уздырачак. Республикадан зур бизнес делегация барыр дип көтелә. Анда Якутия базарына керергә теләүчеләр дә, барасы төбәк үзе хезмәттәшлек итәргә теләк белдереп чакырган предприятиеләр дә булачак.  Төбәкара хезмәттәшлек тагын да киңәер дип өметләнбез. Ул шулай ук тәҗрибә уртаклашу да, төбәкләрнең икътисади, инвестиция, сәнәгать һәм туристлык потенциалын күрсәтү мөмкинлеге дә. Эшлекле форум кысаларында төбәкләр һәм предприятиеләр арасында төрле килешүләр төзү каралган. Шуларның берсе – судно төзелеше буенча, – дип сөйләде Татарстан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының төбәкара элемтәләрне үстерү бүлеге башлыгы Дмитрий Будкин журналистларга.

Якутия белән Татарстанны мәдәни багланышлар да бәйли. Мәдәният министрлыгының халыкара һәм төбәкара хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Виктория Даутова сүзләренчә, алар икесе дә күпмилләтле төбәкләр. Якутиядә 120дән артык милләт яшәсә, бездә 170тән артык. 

– Шунысы кызыклы: Якутиядәге халыкның 49,9 проценты – якутлар. Ә Татарстандагы халыкның 53 проценты – татарлар. Якутиядә 10 мең татар исәпләнә һәм аларның үз диаспоралары бар. Татарстан көннәрендә милли бәйрәмебез Сабан туен уздыру да планлаштырылган, – дип сөйләде ул.    

Чара кысаларында ике төбәк язучыларының очрашуы көтелә. Якт теленнән татарчага һәм татарчадан якутчага тәрҗемә ителгән китаплар да тәкъдим ителәчәк. 
Татарстанлылар Саха Республикасында “Татарларда кунакта” дигән күргәзмә дә алып бара. Аның экспозициясе татар халкы тарихы, милли бәйрәмнәре, традицияләре һәм гореф-гадәтләре белән таныштырачак. 

Якутия белән Татарстан кинематографиясе арасында исә элемтәләр биш ел элек үк булдырылган. Ул вакытта Татарстанда Якутия киносы көннәре узган. 
– Безнең дә, аларның да максаты – милли кинематографияне үстерү. Алар бездән прокатка чыгу, ә без алардан кино җитештерү өлкәсендә өйрәнәбез, – диде «Татаркино» дәүләт оешмасы директоры Миләүшә Айтуганова.  

Якутиядә Татарстан киносы көннәре беренче тапкыр оештырыла һәм анда “Әпипә” музыкаль комедиясе, «Исәнмесез», «Осанна» һәм «Без – 41 ел балалары» фильмнары тәкъдим ителәчәк. 

Авыл хуҗалыгы министрлыгының азык-төлек базары үсеш бүлеге башлыгы Артур Шәмсиев тә ике төбәк арасында килешүләр төзеләчәген хәбәр итте.


Фото: http://president.tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading