16+

«Ярдәм» фонды «Тормыш юлы» социаль акциясен дәвам итә 

Пандемия башлангач, «Ярдәм» ислам хәйрия фонды «Тормыш юлы» дигән социаль акция башлап җибәргән иде. Хәзер аны кабат дәвам итәргә булганнар. «Ярдәм» ислам милли хәйрия фонды президенты Илһам Исмәгыйлев сүзләренчә, үзчикләнү йомшартылганнан соң да, акцияне дәвам итү ихтыяҗы туган. 

– Мөмкинлеге чикләнгәннәр, өлкән кешеләр шалтыратып, безне оныттыгыз, сезнең ярдәм безгә бик кирәк, диделәр. Шуннан соң Киров һәм Мәскәү районнары имам-мөхтәсибе, “Ярдәм” мәчете имам хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов, «Ярдәм» тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә Гыйльметдинова белән киңәшләшеп, акцияне дәвам итәргә булдык, – дип сөйләде ул. 

Пандемия вакытында акция кысаларында һәр көнне 2000 кеше кайнар ризык белән тәэмин ителгән. Бүген исә волонтерлар ланч-боксларны 50 кешегә  – урын өстендә ятып, ризык әзерләргә мөмкинлекләре булаганнарга һәм яшәү урыннары булмаганнарга тарата. Моннан тыш, ай саен 500гә якын кешегә мохтаҗ һәм мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә азык-төлек җыелмалары таратыла. Алар арасында өлкәннәр дә, авыру бала тәрбияләүче ялгыз әниләр дә бар. Азык-төлек җыелмасына унбер төрле продукт кергән. 

Әлеге ярдәм Россия Президентының грантына һәм хәйриячеләр булышлыгы белән башкарыла.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading