16+

“Ярдәм” мәчете территориясендә мөмкинлекләре чиклеләр өчен спорт үзәге ачылачак

“Ярдәм” мәчете янәшәсендә күпфункцияле спорт комплексы төзелә. Мәчетнең имам хатыйбы Рафис Сәйфуллин хәбәр итүенчә, ул киләсе елның гыйнварында эшли башлар дип көтелә.

– Спорт комплексы 1300 кв метрны мәйданны тәшкил итә. Анда фитнес һәм тренажер заллары эшләячәк, шулай ук волейбол, баскетбол, футбол уеннары өчен дә зур зал булачак. Безнең тернәкләндерү үзәгендә спорт белән шөгыльләнү өчен бөтен уңайлыклары да булган зур заллар юк иде. Җәй көне урамда шөгыльләнделәр. Әмма һава торышы яхшы булганда гына чыга алалар иде. Яңа спорт комплексы баштан ук мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен дигән максат белән төзелә. Тренажерлар да алар өчен махсус алына, – диде ул.

Спорт комплексыннан иң беренче чиратта “Ярдәм” тернәкләндерү үзәгенә килүчеләр файдалана ала. Анда фехтование һәм коляскада футбол уйнау төркемнәре ачылачак.
Шул ук вакытта спорт үзәгендә сәламәт кешеләр дә шөгыльләнә алачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading