16+

Ярминкәгә өлгереп кал

Узган елның сентябреннән башлап, декабрь ахырына кадәр гөрләгән авыл хуҗалыгы ярминкәләре, республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тәкъдимендә , яңа елдан соң да дәвам иттерелде. Тәмле әйбер күп булмый дигәндәй, икътисадый вазгыятьне күздә тотып озайтылган ярминкәләрнең дә ахыры җитә: 28 мартта соңгылары узачак.

Ярминкәгә өлгереп кал

Узган елның сентябреннән башлап, декабрь ахырына кадәр гөрләгән авыл хуҗалыгы ярминкәләре, республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тәкъдимендә , яңа елдан соң да дәвам иттерелде. Тәмле әйбер күп булмый дигәндәй, икътисадый вазгыятьне күздә тотып озайтылган ярминкәләрнең дә ахыры җитә: 28 мартта соңгылары узачак.

Узган шимбә мин Яңа Савин районының Адоратский урамындагы базарына чыгып кердем. Анда Мамадыш, Кайбыч районнары хезмәтчәннәре, "Майский" берләшмәсе сәүдә итә иде. Ә, гомумән, ул көнне ярминкәләргә агропредприятиеләр, фермерлар һәм хәхси хуҗалыклар 104 машинада 6,3 миллион сумлык продукция алып килгәннәр.

Адоратский базарына Ринат Мостафин җитәкчелегендәге "Мелиорация" агрохуҗалыгы яшелчә һәм ашлык төяп килгән. Мамадышлылар халык фикеренә колак салган: борчакны капчыклап түгел, ә килограммлап саталар. Халык борчакны да, бодайны да кыдырып ала. Борчагы кузакка булса, бодайны туфракны ашлар өчен бакча җиренә чәчәләр икән. Казандагы ярминкәләргә тере бозаулар да алып килделәр хәтта. Печән кирәкме? Анысы да машинасы белән.

- Һич иренмәдек, узган елның сентябреннән бирле Казанга ундүртенче мәртәбә килүебез, - ди Кайбыч районының авыл хуҗалыгы идарәсе өлкән белгече Илфат Шәрәфиев. - Монысында 4тонна сөт, 6 тонна ит, 10 тонна бодай, 500 килограмм карабодай алып килдек. Районның "Кооператор" җәмгыятеннән 17 палаткада сәүдә итәбез.Үзебезнең җирле осталар пешергән ипи генә түгел, пиццага кадәр бар.

Халык ит һәм бәрәңге запасы булдырган, күрәсең, хәзер яшелчәләргә чират. "Майский" теплица хуҗалыгыннан килгән машиналар янында чын Сабантуй.

Кыскасы, җәмәгать, арзан бәядән сыйфатлы авыл хуҗалыгы товарлары алып калырга теләсәгез, 28 март көнне булачак кече ярминкәгә барырга онытмагыз.

Сан
Татарстан премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов әйтүенчә, авыл хуҗалыгы ярминкәләре республика шәһәрләрендә яшәүчеләрнең 350 миллион сум акчаларын экономияләргә булышкан.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading