16+

 Яшь архитекторлар Казанны «меңьеллык бабай яки әби» рәвешендә күрергә теләми

 Казанда 1-3 декабрьләрдә “Казаныш” Бөтенроссия архитектура-төзелеш форумы бара. 

 Яшь архитекторлар Казанны «меңьеллык бабай яки әби» рәвешендә күрергә теләми

 Казанда 1-3 декабрьләрдә “Казаныш” Бөтенроссия архитектура-төзелеш форумы бара. 

Әлеге чарада Россиянең төрле төбәкләреннән 1700 вәкил, шул исәптән, Мәскәү, Санкт-Петербург, Новосибирск, Владивостоктан төзелеш, архитектура һәм дизайн белгечләре катнаша. Узган ел үткәрелгән беренче форумга 1 мең кеше килгән иде.

Өч көн дәвамында төзүчеләр, архитекторлар “Мөмкинлекле мохит”, “Торак һәм яшьләр өчен эш урыннары”, “Яшь архитектор башлангычы” темаларына фикер алыша. Беренче көн “Шәһәр-яшьләр өчен” темасына пленар утырыш белән ачылды.
— Яшьләр безнең өчен бүгенгебез һәм киләчәгебез,-дип башлады үзенең кереш сүзен Казан мэры Илсур Метшин.- Нәкъ менә яшьләр яңа технологияләрне, башлангычларны һәм белемнәрне алга сөрә. Казанның меңъеллыгыннан соң, шәһәрне үстерү юлларын барлаганда барлык экспертлар: Казан-мәгариф үзәге, дигән уртак фикергә килде. Бүген Татарстан башкаласындагы студентларның 37 проценты читтән килүчеләр. Совет заманнарында 21 процент кына иде. Читтән килгәннәрнең 50 проценты Казанда яшәргә кала. Шәһәрнең киләчәге безнең өчен бик мөһим. Мэр буларак, мин шәһәрнең уңайлы, төзек һәм имин булуын телим. Һәр кеше үзен хезмәтендә күрсәтә алсын. 

Мэр Илсур Метшин форумда катнашучыларга мөрәҗәгатен:”Казанда хыяллар чынбарлыкка аша. Әйдәгез, бергәләшеп хыялланыйк, Казанны яхшырак итик!”-дип тәмамлады. 

Өлкәнрәк яшьтәгеләр, гадәттә, Казанның борынгы тарихи шәһәр булуы белән горурлана. Аның тыныч почмакларын үз күрә. 1997-2012 елларда туган Z буыны инде башкачарак уйда икән.

 — Сораштырулар күрсәткәнчә, Z буыны бер җирлеккә берекмәгән. Алар өчен әзер уңайлы мохит, эш өчен уңайлы шарт, ил һәм дөнья буйлап йөрү кирәк. Без кешеләргә үзләренең мөмкинлекләрен гамәлгә ашырырга шартлар тудырырга тырышабыз,-диде үзенең чыгышында Казанның баш архитекторы Илсөяр Төхвәтуллина.

Шәһәрнең баш архитекторы мисал китереп үткәнчә, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов теләктәшлегендә, Казанда Казансу ярларында 12 парк барлыкка китереләчәк, Идел елгасы ярларын колачлаган Порт урамы зонасы үзгәртеп төзеләчәк, “Коламбия” проекты гамәлгә ашырылачак.

Мэр Илсур Метшин әйткәнчә, форумда яңгыраган фикерләр һәм тәкъдимнәр шәһәр төзелешендә файдаланылачак. “Белгечләрнеке генә түгел, студентлар тарафыннан әйтелгән тәкъдимнәр дә әһәмиятле», - диде мэр.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading