16+

Яшь гаиләләргә фатир алу мөмкинлекләре бар

Татарстанның яшьләр эшләре буенча министрының беренче урынбасары Ринат Садыйков “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә республикада яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итүдә социаль программалар барлыгын кабат искәртте.

Яшь гаиләләргә фатир алу мөмкинлекләре бар

Татарстанның яшьләр эшләре буенча министрының беренче урынбасары Ринат Садыйков “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә республикада яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итүдә социаль программалар барлыгын кабат искәртте.

Күпчелек яшьләр алдына гаилә корганчы һәм дә гаилә коргач, торак мәсьәләсе килеп баса.
Республикада 15 ел эчендә 8 мең гаилә фатирлы булды инде. Яшь гаиләләргә фатир алу өчен ел саен 50 субсидия бирелә, аны кире түлисе түгел. Күп балалы яшь гаиләләр өстенлектән файдалана,- диде Ринат Садыйков.

 “Татарстан Республикасы студентлар лигасы” төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы әйдаманы Руфат Кыямов хәбәр иткәнчә, республиканың яшьләр сәясәте әйдаманнары арасында социаль ипотека программасы буенча фатир алуга конкурс үткәрелә.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов теләктәшлегендә бу чара 2012 елдан бирле оештырылып килә. Анда 18 яшьтән 35 яшькә кадәрге җәмәгать оешмалары һәм студентлар хәрәкәте активистлары, предприятиеләрдә яшьләр белән эшләүче хезмәткәрләр катнаша ала. Татарстанда теркәлеп яшәүче кешеләр арасында гына үткәрелә әлеге конкурс,- диде Руфат Кыямов.

Конкурска гаризалар 19 марттан 27 июньгә кадәр кабул ителә. Тулырак белешмәне “Молодежный жилищный конкурс Республики Татарстан” рәсми төркеме (https://vk.com/mol ipoteka) адресыннан алырга була.
— Конкурста җиңүчегә субсидия бирелми, ә ташламалар каралган. Яшь гаилә 1 ел тулганчы ук үз фатирына урнашып, яши башлый ала. Ләкин, конкурста җиңгән кешенең ипотека фатирының тулаем бәясенең 10 процентын беренчел кертем сыйфатында түли алу мөмкинлеге булырга тиеш.

“Тесла” студентларның хезмәт отряды командиры Тимур Хөснияров шушы конкурста катнашып фатирлы булган.
 — Башка яшьләргә дә фатир алу куанычы язсын! Гаиләбездә әлегә кечкенәләр юк, боерган булса, планда бар,- диде Тимур Хөснияров.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading