16+

Яуган кар яңа ел каникулларын озайта алмады

Татарстан башкаласында быелның ун көнендә айлык норманың 82 прценты күләмендә явым-төшем күзәтелде. Казан урамнары, ишегаллары кар астында калды.

Яуган кар яңа ел каникулларын озайта алмады

Татарстан башкаласында быелның ун көнендә айлык норманың 82 прценты күләмендә явым-төшем күзәтелде. Казан урамнары, ишегаллары кар астында калды.

 – Карның күпләп явуы юл хәлләренә йогынты ясады, ләкин юл хезмәтләре транспорт хәрәкәтен тәэмин итәр өчен барлык чараларны күрде. Подрядчы оешмалар бәйрәм көннәрендә тәүлек дәвамында эшләде. Кар чистартуга көн саен 600 берәмлек техника җәлеп ителде, – дип сөйләде шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – тышкы төзекләндерү комитеты рәисе Игорь Куляжев “эшлекле дүшәмбе” киңәшмәсендә.

Тротуарларны, җәмәгать транспорты тукталышларын, туристлык маршрутларын һәм чыршы мәйданчыкларына килү юлларын җыештыруга аерым игътибар бирелгән. Бу эшләрне башкаруда 400 эшче эшләгән, алар 70 кече техника файдаланган.
 Казанда кыш башыннан 182 мең тонна кар чыгарылган, бозлавыкларга каршы 28 мең тонна катнашма сиптерелгән.
– Юл оешмалары, идарәче компанияләр һәм районнар хакимиятләре өчен “кайнар” сезонның иң кызган чоры, – дип, фикерләре белән уртаклашты мэр Илсур Метшин. – Эш колачын күпләр күргәндер, юл оешмалары Яңа ел каникулы вакытында да юлларны кардан арындыруда көне-төне эшләде. Шулай да, шәһәрне кардан чистарту буенча эшлисе эшләр күп әле.

Шәһәр башлыгы казанлыларны юл оешмалары эшчәнлеген аңлап кабул итәргә чакырды.
– Кар чистарту үткәрелгәндә урамнар һәм ишегаллары юллары читләрендәге җиңел машиналарны вакытлыча алып тору сорала, – диде мэр Илсур Метшин.
 Киләсе көннәрдә һава температурасының тагын да төшүе көтелә. “Һава торышы безне сыный, синоптиклар әйтүенчә, һава температурасы -25 градуска кадәр төшәчәк. Безнең андый салкыннарны күргән бар, тик әзерлектә булып тору зарур”, – дип искәртте мэр.
 Игорь Куляжев сүзләренә караганда, Казанда Яңа ел яллары көннәрендә юл хуҗалыкларында аварияләр булмаган, шулай ук урамнарны, чыршы мәйданчыкларын яктыртуда һәм чыршы утларында өзеклекләргә юл куелмаган.

Анна Арахамия фотосы

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading