16+

Кәбестәңне урыйм, яки бәяләр арта да арта...

Соңгы ике айда дөньябыз “Алда нәрсә көтә?”, “Нишләп бетәрбез?”, “Кая бара бу дөнья?” һәм башка шундый сораулар белән тулды.  Бу сорауларга җавапларны мин белмим... Ул җавапларны тәгаен беркем дә белми... Белә дә алмый. 

Кәбестәңне урыйм, яки бәяләр арта да арта...

Соңгы ике айда дөньябыз “Алда нәрсә көтә?”, “Нишләп бетәрбез?”, “Кая бара бу дөнья?” һәм башка шундый сораулар белән тулды.  Бу сорауларга җавапларны мин белмим... Ул җавапларны тәгаен беркем дә белми... Белә дә алмый. 

Ләкин ил өстенә килгән афәт каршында халыкның бер йодрык булып берләшә алу сәләте, 90нчы елларда кичергән ачлык, ялангачлык, мәсхәрәләнү, криминал тантанасын узган халыкны бүген бернинди җилләр белән дә сындырып булмау сыйфаты минем өчен бүген сөенечле бер ачыш булды. Кыш көне минус 40та базарда яланаяк картон кисәгенә басып чалбар сайлаган кешеләрне “Макдональдс”сыз калдырып кына сындырып булмаячагын мин болай да яхшы белә идем... Әмма, икенче яктан, 80нче еллардагы “писүк сугышлары”ның һәм 90нчы еллардагы колак кызышкан саен доллар таптырып, банк ишекләрен каерып вату гадәтенең ара-тирә безнең заманга да кире кайтуы гына бераз сагаерга мәҗбүр иткәли... (Соңгы айларда фатирларын писүк складына әйләндергән шәһриказанлыларыма да аеруча зур сәлам юллыйм).

18 апрель көнне Илбашыбыз Россиядә еллык инфляция 17,5 процентка җитте, дип хәбәр итте. Әлеге санның 9,4 проценты соңгы ай ярым эчендә генә ирешелгән “казаныш” булуы да билгеле. Хәтерегездә булса, узган ел нәтиҗәләре буенча еллык инфляция күрсәткечен 8,4% булды дип сөйләгән идек. Тормыш катлаулана, димәк?

Татарстанда мартта азык-төлек бәяләре 7,2 процентка, ә елның беренче кварталы нәтиҗәләре буенча 11 процентка артканлыгы да ачыкланды. Ашап булмый торган товарларга бәяләр исә ел башыннан 13,4 процентка, хезмәт күрсәтү өлкәсендә 8,2 процентка арткан. 
Аерым төр (әлегә) ашап була торган товарларның бәясенә тукталганда... Сыер ите бер атна эчендә 1 сумга кыйммәтләнеп, Татарстанда бүген уртача 471 сум 8 тиен йөри, диделәр. Шунысын да әйтик, иң арзан сыер ите 375 сумнан Теләче районында эзләп табылган, ә Республикадагы иң кыйммәт итле сыерлар Тукай районында яши, диелә Татарстан Дәүләт алкоголь инспекциясенең шул ук җавапнамәсендә. Шунысы кызык – Росстат мәгълүматлары буенча, сыер итенең уртача бәясе Россия буенча 462 сум 84 тиен генә, имеш. Димәк, Россия сыерлары Татарстанныкыларга караганда арзанлырак печән ашый булып чыгамы инде ул?..

Язгы кояш нурларына ияреп суган, кәбестә, кишер һәм чөгендер бәясенең дә артуы дәвам итә. Ай ярым эчендә бу яшелчәләрнең бәясе 1,5 тапкырга арткан булып чыкты. Бу күтәрелешнең бәясен белгечләр сезон факторы дип атый һәм мин дә алар белән килешәм бугай.

Хәзер рекордлар турында бер-ике сүз. Ак чәкәнле кәбестә 1 ай эчендә 41,95%ка кыйммәтләнеп, уртача 99 сум 52 тиен йөри башлаган, кишер белән чөгендернең килограммы 30,8% һәм 36,45%ка артып, 71,65 һәм 66,12 сумга җиткән, ә суган исә, килосы бер айда 61,7 процентка әчеләнеп, кибетләрдә 53 сум 9 тиенгә күзгә кереп елата башлаган, ди имеш. 

Аның каравы, помидор, кыяр һәм банан бәяләре соңгы бер атнада якынча 5әр процентка арзанаеп, помидор 232 сумга, кыяр 151 сумга, банан 120 сумга кадәр арзанайган, дип сөйләделәр. 

Бәя аермасына карыйм да, уйлап куям... Күрше колхоздан китертелгән кыяр белән помидорның катлаулы язмышы Җир шарының күрше як ярымшарындагы Эквадордан китертелгән бананныкына караганда күпкә катлаулырак микәнни?..

Һәрвакыттагыча, сезгә бары изге теләктә калучы мин – Әмир Исламов, диеп белерсез. 
 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading