16+

Һәйкәлләр сугышы

Идеаллар мәңгелек түгел. Халык кайсы да булса шәхестән бер мизгелдә каһарман ясап, аңа табына да башлый, күз ачып йомганчы юкка да чыгарып ташлый ала.

Һәйкәлләр сугышы

Идеаллар мәңгелек түгел. Халык кайсы да булса шәхестән бер мизгелдә каһарман ясап, аңа табына да башлый, күз ачып йомганчы юкка да чыгарып ташлый ала.

Мәңгеләштерүнең бер ысулы – таш сын бастырып кую. Теләсә кайсы шәхес халык хәтеренә кылган гамәле белән уелырга тиеш тә бит, ул чагында аңа карата булган фикерләр каршылыгы һәркемнең күңелендә генә тарткалашыр иде. Ә вакытлар үтү белән карашлар, идеология үзгәргәч, таш сыннар кыелып, һәйкәлләр сугышы ясап йөрелмәс иде. Ярый ла ул җансыз сыннар бәрелеше белән генә чикләнсә.

Америкадагы расачылык нигезендә башланып киткән низаг хәзер Җир йөзен күп кенә һәйкәлләрдән арындыра. Бу дулкын океан аша үтеп, Европа ярларына да килеп каккан. Кара тәнлеләрнең хокуклары өчен протест белдерүчеләр Бельгия, Бөекбритания, Ирландия, Франциядәге тарихи шәхесләрнең сыннарын җимерә, суга батыра, буяу белән булса да коендыра. АКШ белән чагыштырганда, Европадагы хәлләр әле чәчәк кебек кенә, соңгы берничә көндә генә анда күпләгән штат Колумб һәйкәленнән “арынган”. Протест белдерүчеләрнең фикеренчә, ялгыш кына Американы ачкан Колумб – “геноцидның йөзе”. Әмма аңа караганда да күбрәк зыян күрүчеләр - Конфедерация каһарманнары, аларның төгәл санын да белүче юк икән.

Америка Конфедерациясен белмәүчеләр өчен тарихка күз салу кирәк. АКШ Gрезиденты Авраам Линкольн илдә кол биләүчелекне бетерү турында карар кабул иткәч, көньяктагы 11 штат моның белән килешмичә, Кушма Штатлар составыннан чыгып, Конфедератив Штатлар төзү турында белдерә. Коллар хезмәтеннән баш тарту көньякның аграр штатларына җитди икътисади куркыныч яный, аларны Вашингтонның үзәкләштерү сәясәте канәгатьләндерми. Конфедератлар һәрбер штат суверен булып калырга, һәркем үз сәясәте, үз кануннары белән яшәргә тиеш дип саный. Шул сәбәпле, гражданнар сугышы башланып китә (1861-1865) һәм аның ничек тәмамланганы мәгълүм. Миңа калса, конфедератларның бердәнбер җитешсез ягы һәм аларны тәнкыйтьләтүче, һәйкәлләреннән колак кактыручы сәбәп – колбиләүчелекне бетерү белән килешмәү. Әмма тора-бара алар каһарманнарга әйләнеп китеп, көньяк штатларда күпләгән һәйкәлләр куела, мәктәпләр, шәһәрләр, хәрби базалар аларның исемнәрен йөртә, Конфедерация белән бәйле даталар билгеләнеп үтелә.

Гасырдан артык бу хәл беркемне дә борчымаган, хәзер аларны тарих битләреннән чистарту бара. Берәүләр аларны колбиләүчелек нигезендә икътисадны ныгытырга теләүчеләр дип гаепли, икенчеләре бәйсезлек өчен көрәшүчеләр дип яклый. Бу хәлнең парадокслыгы шунда: колбиләүчелекне бетерергә карар кылган Авраам Линкольн - республикачы, ә аларның көндәше булган демократлар үзләрен конфедератлар варисы дип саный. Ә демократия белән колбиләүчелекне ничек бер түбә астында күз алдына китереп була? Менә шундый демократияне океан артыннан алып килеп бөтен дөньяга өлге итеп таратып йөргән америкалылар үзләре дә конфедерат һәйкәлләре арасында адашып йөргәндә, башкалар ни эшләргә тиеш? Адаштырырлык һәйкәлләргә бер җирдә дә кытлык юк.

Фото:http://pixabay.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading