16+

Президент «Татпотребсоюз» эшеннән канәгать түгел

Сәяси һәм иҗтимагый оешмалар арасында иң озын гомерлесе кулланучылар җәмгыяте дисәк, ялгыш булмас. Ул 1916 елда союз булып оеша һәм менә инде 100 ел «Татпотребсоюз» үз исемен саклап килә. Исеме бар, ә җәмгыятьтә тоткан урыны ниндирәк һәм, гомумән, халыкка кирәкме ул? Татарстан Республикасы Кулланучылар берлеге вәкилләренең 2014 елгы эшчәнлегенә йомгак...

Президент «Татпотребсоюз» эшеннән канәгать түгел

Сәяси һәм иҗтимагый оешмалар арасында иң озын гомерлесе кулланучылар җәмгыяте дисәк, ялгыш булмас. Ул 1916 елда союз булып оеша һәм менә инде 100 ел «Татпотребсоюз» үз исемен саклап килә. Исеме бар, ә җәмгыятьтә тоткан урыны ниндирәк һәм, гомумән, халыкка кирәкме ул? Татарстан Республикасы Кулланучылар берлеге вәкилләренең 2014 елгы эшчәнлегенә йомгак...

Кулланучылар берлеге җитәкчесе Мәхмүт Фәттаховның чыгышыннан күренгәнчә, кооператорлар, 2014 тә, узган ел белән чагыштырганда, 1 миллиард 640 миллион сум үсешкә ирешеп, 16 миллиард 22 миллион сумлык эш башкарганнар. Халык аз яши торган кечкенә авылларга барып сату өчен 100 автокибет бүлеп бирелгән, аларның 83е инде районнарда хезмәт күрсәтә.

- Кызганыч, бүген 16 районда үзәкләштерелгән куллану кооперациясе юк һәм андагы активлар хосусый кулларга күчкән, - диде Президент Рөстәм Миңнеханов һәм бу эшнең ни дәрәҗәдә законлы булуын җентекләп тикшерүне Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, Татарстан Кулланучылар берлеге җитәкчелегенә, башка профильле ведомстволарга, шул исәптән прокуратурага йөкләде.

- Куллану кооперациясенә әйләнеп кайту минем үҗәтлегем түгел, бу тормыш агымында туган ихтыяҗ. Сезнең территорияләрегездә яшәүче халык өчен бу гаять әһәмиятле. Проблеманы хәл итүнең бүтән юлы юк, үзәкләштерелгән куллану кооперативлары системасы булырга тиеш, аны бар җирдә дә торгызырга кирәк, без моңа теләктәшлек итәргә тиеш, чөнки анда безнең халык яши. Кибет тоту отышлы булмаса, андый авылларга товар барып сатылырга тиеш. Күз алдыгызга китерегез: сез акчалы, үзегезгә кирәкле әйберне Казанга килеп аласыз, ә авыл халкы арасында бер кибеткә барырга зар булганнар бар, - диде Рөстәм Миңнеханов.

Кәмәрия Гиниятова Питрәч районының Иске Йорт авылында яши.

- 41 ел фермада эшләп лаеклы ялга чыктым, - ди ул. - Безнең гомер шушы авылда, фермадан - өйгә, өйдән фермага йөреп үткән, үзебез да өчәр сыер асрадык. Балаларны да сыер астында таптык дисән дә була. Беренче икесендә кичтән фермадан эшләп кайттым да төнлә бәбиләп, иртән кабат эшкә бардым. Өченчесен бүлнистә таптым, анда дүрт кич кундым. Кендеге төшкәч өйгә кайтасың диделәр дә, русча башка үз белмим, «Пупкасы упалмы?» - дип врачларны аңгырайтып бетердем. Ун көн ял биргәннәр иде, шул арада көненә икешәрдән җиде тапкыр арба өстерәп печәнгә бардым. Бүген авылда яшьләр калмады, кибет тә эшләми. «Дахуды» юк диләр. Авылда халык аз булгач, товар үтмәгәндер инде. Мин үзем, Аллага шөкер, кытлык кичермим, балаларым һәр атна саен кирәк-яракны ташып торалар. Машинасы булганнар барган җирдән кирәк-ярагын алып кайта. Авылга килеп ризык сатып йөргәннәрен күргәнем юк, алай да беркөн машина килгән булган икән дип сөйләделәр.

Шул ук районның Кечкенә Починок авылында кышка биш кенә гаилә торып кала, җәйгә дачниклар кайта.

- Кибет кирәксә, халык зур юлга чыгып ике километрдагы күрше авылга бара, - ди Владимир Якимов. - Кем машина белән, кем җәяү. Атнага бер китереп сатсалар, әйбәт булыр иде...

Гомумән алганда, Президент Кулланучылар җәмгыятенең эшчәнлек нәтиҗәсен түбән дип билгеләде. Югары сыйфатлы ризык җитештерергә сәләтле шәхси хуҗалыклар белән ныклап торып эшләргә, федераль сәүдә челтәрләренә үтеп керергә тырышырга кирәклеген дә ассызыклады. Дару үләннәре җыйнап та табыш алырга мөмкинлеге турында мисаллар китерде.

- Безнең үзебездә юньле миллек тә юк, анысын да Мари Элдан китерәләр, - диде ул.

Дүрт дистә ел буе Буа районының кулланучылар җәмгыятендә хезмәт куйган Илдар Камалов та бүген кооператорлар тиешенчә эшләмиләр дигән фикердә.

- Кооперация эше минем җанымда, теш чыкканнан бирле бу тармакта эшлим. Борчыган мәсьәләләр бик күп, җыелып сөйләшәбез дә, таралышабыз. Монда җыелган халыкның да әйтәсе сүзләре бихисап, шомартып кына китәбез. Замана үзгәрә, без исә 25 ел буе бер халәттә кала бирәбез. Кирәкме ул кулланучылар җәмгыяте халыкка? Кирәк дип саныйбыз икән, башкача эшлик. Мөмкинлекләр бик зур. Дәүләттән акча сорамыйча да табыш алырга була, - диде ул.

Бер уйласаң, Илдар Камаловның сүзләре бик дөрес. Кайсы җирлеккә генә барма, «Татпотребсоюз» карамагындагы кибеткә яки ашханәгә керсәң, сиксәненче елларга кайткандай буласың. Янәшәдә генә урнашкан шәхси кибетләрнең биналары да күркәм, киштәләре дә күпкә байрак. Кулланучылар җәмгыятенең төп юнәлешләренең берсе - шәхси хуҗалыктан арткан бәрәңге, ит, яшелчәләрне җыеп алып, сатып алучыларга җиткерү. Бу шәхси хуҗалыклар өчен керем, кулланучылага сыйфатлы ризык. Бүген авылларда йон, терлек тиресе кебек чималларны да юнь бәягә алучы юк. Авыл халкына ярдәм кулы сузарга тиешле «загаткантуралар» хезмәте тарихта гына калып бара.

Михаил Фролов фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading