Шәһри Казан

Ә законда болай диелгән

Хезмәткә яраклылыкны вакытлыча югалткан очракта пособиеләр бирү, хатын-кызларның декрет ялларына түләү тәртибе, әниләргә яшь балаларын тәрбияләү өчен бирелә торган акча, җитештерү өлкәсендә килеп чыккан бәхетсезлек очракларыннан соң иминият түләүләрен билгеләү һәм социаль өлкәгә кагылышлы башка төрле сорауларга ачыклык кертүне сорап, газета укучылар редакциябезгә еш мөрәҗәгать итә. Биредә әнә шул сорауларның...

Реклама

- Ирем белән законлы аерылышканнан соң, балам туды. Бала тугач та бер тапкыр бирелә торган пособие алу мәшәкатьләре белән йөргәндә, бала әтисенең эш урыныннан аның бу пособиене алмавы турында белешмә китерергә куштылар. Бөтен бәла шунда: аерылышканнан соң мин аның эш урынын да, яшәү урынын да белмим. Инде миңа нишләргә?
Әлфия

- Бала тугач та бер тапкыр бирелә торган пособие, баланы яшь ярымга кадәр тәрбияләү буенча айлык пособие вакытлыча хезмәткә яраксызлык очрагына һәм бала тудыруга бәйле рәвештә мәҗбүри социаль иминиятләштерелмәгән (эшләмәүче) анага яки атага (опекунга һ.б.) яшәү урыны буенча халыкны социаль яклау органы тарафыннан билгеләнә һәм түләнә. Бу пособиеләрне сорап мөрәҗәгать иткән вакытка ир белән хатын арасында никах таркалган яки теркәлмәгән булса, әлеге пособиеләр бала белән бергә яшәүче анага яки атага (алар эшләмәгән очракта) халыкны социаль яклау органы тарафыннан билгеләнә һәм түләнә.
Шуның белән бергә, сезнең ситуациядә Россия Сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгы приказы белән расланган (№1012н, 23.12.2009 ел) «Балалары булган гражданнарга дәүләт пособиеләре билгеләү һәм түләү шартлары һәм тәртибе» нигезендә, бу пособиеләрне алу өчен атаның яки ананың эш урыныннан белешмә таләп ителми.

- Мин гражданлык-хокукый килешүе нигезендә эшлим. Авырган очракта эш бирүче хезмәткә яраксызлык кәгазенә пособие түләячәкме?
Рузилә Хәсәнова, Әгерҗе

- 255 нче Федераль законның 2 нче маддәсе нигезендә, авырган очракта пособие алуга вакытлыча хезмәткә яраксызлык очрагына мәҗбүри социаль иминиятләштерелергә тиешле гражданнар хокуклы. Андыйлар рәтенә хезмәт килешүе нигезендә эшләүчеләр, дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр, адвокатлар, индивидуаль эшмәкәрләр, шул исәптән крестьян (фермер) хуҗалыклары әгъзалары булып теркәлгән Россия Федерациясе гражданнары керә.
Гражданлык-хокукый килешүе нигезендә эшләүче кешеләргә алда күрсәтелгән Федераль законның 2 нче маддәсе нормалары кагылмый. Шулай итеп, эш бирүче белән гражданлык-хокукый килешүе нигезендә эшләүче гражданнар вакытлыча хезмәткә яраксызлык очрагына мәҗбүри иминиятләштерелмиләр һәм шунлыктан аларның хезмәткә яраксызлык пособиесе алуга хокуклары юк.

- Баланы тәрбиягә алган ата-анага, бала авырган очракта, хезмәткә яраксызлык кәгазе биреләме?
Гүзәл, Тәтеш

- Россия Федерациясе Хезмәт кодексының 153 нче маддәсендә билгеләнгәнчә, тәрбиягә алучы ата-ана тәрбиягә алынган балага яки балаларга карата опекун яки попечитель хокукына ия. Шул рәвешчә, әгәр дә тәрбияләүче ата-ана хезмәт килешүе нигезендә эшли (иминиятләштерелгән зат) икән, авыру баланы караган вакытта хезмәткә яраксызлык кәгазе 255 нче Федераль закон нигезендә гомуми тәртиптә бирелә һәм түләнә.

- Беренче төркем инвалид иремне ташламалы юллама белән шифаханәгә озата барам. Бу вакыт өчен миңа хезмәткә яраксызлык кәгазе тиешме?
Айсылу, Бөгелмә

- Гаиләдәге авыру кешене карау белән бәйле вакытлыча хезмәткә яраксызлык кәгазе авыру амбулатор шартларда дәваланганда гына бирелә. Ул да һәр авыру очрагы буенча җиде көннән артырга тиеш түгел. Авыру очраклары күп булганда, ул көннәр елына барысы 30 көннән артык булмаска тиеш. Димәк, сезгә йә чираттагы ялыгызны, яки ялны үз хисабыгызга алырга туры киләчәк.

- Әгәр дә хатын-кыз баласына яшь ярым тулганчы эшкә чыга икән (баланы әбисе карый), бу очракта аңа калган айлар өчен пособие түләячәкләрме?
Лилия Закирова, Байлар Сабасы

- Әгәр дә әни кеше тулы булмаган эш көне шартларында хезмәт итә икән, пособие алуга хокуклы. Тулы эш көне шартларында эшләсә, пособие түләү туктатылачак.

- Кулында йөклелек һәм бала тудыру буенча хезмәткә яраксызлык кәгазе булган хатын-кыз эшен дәвам иткән очракта аңа декрет пособиесе кайсы көннән башлап түләнә?
Мәдинә, Лаеш

- «Медицина оешмалары тарафыннан хезмәткә яраксызлык кәгазьләре бирү тәртибе»нең 48 нче пунктында билгеләнгәнчә, йөклелек һәм бала тудыру буенча хезмәткә яраксызлык кәгазе табиб акушер-гинеколог тарафыннан йөклелекнең 30 атнасыннан 140 календарь көнгә (70 көн - бала туганчы, 70 көн - бала тугач) бирелә. Бу очракта норматив-хокукый документлар йөклелек һәм бала тудыру чорына бирелгән ял вакытында хатын-кызның хезмәткә хокукын чикләми. Әмма хатын-кыз хезмәтен дәвам иткән очракта, сәламәтлеге өчен җаваплылык беренче чиратта аның үзенә һәм эш бирүчегә йөкләнә. Шуның белән бергә, әгәр хатын-кыз декрет ялы вакытында хезмәтен дәвам итә икән, аңа эшләгән көннәре өчен йөклелек һәм бала тудыру буенча пособие түләүгә нигез юк. Чөнки «Мәҗбүри социаль иминиятләштерү турында»гы 165 нче Федераль закон нигезендә, йөклелек һәм бала тудыру буенча пособие декрет ялы вакытында «югалткан» хезмәт хакын кайтару булып тора һәм шунлыктан бер үк чорга йөклелек һәм бала тудыру буенча пособие түләү һәм хезмәт хакын саклау гамәлдәге законнар буенча каралмаган. Әлеге пособие билгеләү һәм түләү турыдан-туры декрет ялына чыккан көннән башкарыла.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: