16+

"Халаттан килсә, сакалының “йоны” да коелган булса, андый Кыш бабайга кем ышансын инде?!"

Яңа елның иң көтеп алынган герое – ул Кыш бабай! Кыш бабайлар төрле була. Безнең балалар бакчасында, мәсәлән, Нәзирә исемле апа була иде. Ел саен! Мәктәптә укыганда бу роль өлкән сыйныф укучыларына тапшырыла. Өйдә, гадәттә, әти яисә бабай башкара.

"Халаттан килсә, сакалының “йоны” да коелган булса, андый Кыш бабайга кем ышансын инде?!"

Яңа елның иң көтеп алынган герое – ул Кыш бабай! Кыш бабайлар төрле була. Безнең балалар бакчасында, мәсәлән, Нәзирә исемле апа була иде. Ел саен! Мәктәптә укыганда бу роль өлкән сыйныф укучыларына тапшырыла. Өйдә, гадәттә, әти яисә бабай башкара.

Акчаң җитсә, шәһәрдә хәзер Кыш бабайларның нинди генә юк! Төрле костюмлы, төрле программалы. Быел хәтта коронавируска антителалар белән белешмәм бар, дип тә игълан бирә Кыш бабайлар!

Бүген сезгә чып-чын Кыш бабай белән әңгәмә тәкъдим итәбез. Таныш булыгыз – Идел Кыямов. Атаклы Кыш бабай һәм алып баручы Илдар Кыямов белән журналист Мөршидә Кыямованың өлкән улы.

– Идел, бала вакытта Кыш бабайга ышана идегезме?
– Ышанмый идем. Артистлар, журналистлар гаиләсендә тәрбияләнеп үстем. Без Чуйков урамында тулай торакта яши идек. Шунда комендант әтине тулай торакның “штатный” Кыш бабае ясаган иде. Без зур залда җыелып, бәйрәм итә идек. Мин аның әти икәнен белә идем бит инде. Ул үзенчә костюмнарын да тапкан. Шуңа күрә мин Кыш бабайга ышанмый идем.
Хәзер Яңа елның ниндидер сихри мизгелләренә күбрәк ышанамдыр. Яңа ел яңа уңышлар алып килер дип өмет итәбез. Бигрәк тә пандемия шартларында. Бөтен кеше дә шуны телидер дип уйлыйм.

– Кыш бабай ролен башкару теләге кайчан, ничек туды?
– Мондый теләк 2014 елда, Казан театр училищесында укыганда барлыкка килде. Мин Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында эшли идем. Костюмер апалар белән сөйләшеп, үземә Кыш бабай костюмы тектерттем. Беренче елны эшләп, ул костюмның бәясен чыгарган идем. Нәрсә мәҗбүр иттеме? Акча. Мин моны шиномонтаж дип әйтәм, чөнки ул сезонлы гына эш.

– Беренче тапкыр Кыш бабай ролендә чыгыш ясау авыр булдымы?
– Кыенлыклар әллә ни булмады. Чөнки, мәрхүм Илфат Абдрахманов әйткәндәй, моңа дүрт ел укыталар. Мин дә дүрт ел укыдым. Кыенлыклар клиентларның үз костюмы булганда килеп туа иде. Минем буем озын, ә балалар бакчаларындагы костюмнарның кайберләре кыска. Үземә костюм тектергәнче шундый очраклар булгалады.

– Кыш бабай ролен башкару нинди хис-кичерешләр бирә?
– Син урманнан килгән булып балалар янына чыгасың. Мәгърүр тавыш белән сөйләшәсең. Балалар әлбәттә инде ышана. Аларның ышануы күзләрендә чагыла. Ышануы күңелләреннән чыга. Шуңа син дә ничектер канатланып китәсең, алар белән уйныйсың.

– Балаларны котларга килгәч кызыклы вакыйгалар да буладыр?
– Еш була. Минем Кыш бабай яшел, милли киемнән киенгән. Татар милләте төсе. Бер гаиләгә килдем. Анда берничә гаилә җыелган. Балалар миннән: “Ә ник син яшел, сазлыктан чыктыңмы әллә?”–  дип сораган иде. Мин татар телен ярата торган, милли Кыш бабай дип акланырга туры килгән иде. Шигъри юллар белән баланың күңелен җилкендереп җибәрәсең инде. Газетага язып булмый торган хәлләр дә бар, аларын сөйләп тормыйм инде.
Гадәттә, бар да адекват кабул итә. Хәзерге балаларга авыррактыр да. Чөнки бүләкне әти-әни алганын, ул бүләкнең декабрь буе шкафта качырылып торганын алар белә. Хәзер балалар бик заманча, бездән күбрәк белә.

– Кыш бабай акча күп эшлиме?
– Мин агентлыклар белән эшли торган Кыш бабай түгел, шәхси Кыш бабай. Ике костюмым бар: кызыл һәм яшел төстә. Мин моңа дүрт ел укыдым. Хәзер бу бизнес өлкәсенә агентлыклар керә башлады. Алар 1800 сумга Кыш бабай белән Кар кызын саталар да, ярты сәгатьлек программа белән чыгыш ясыйлар. Агентлык үзенә 300 сумын алып кала, уйнаучы студентлар калган акчаны ала. Аларның костюмы да халат сыман гына. Кайбер Кыш бабайлар кырынып та тормый. Бу очракта нинди могҗиза, нинди сихерле көчләр булсын ди инде? Кешеләр шуңа өстенлек бирә дә, тырышып эшли торган Кыш бабайлар арткы планга кала, заказлары да кими. Ә болай әйбәт бизнес. Көйләп җибәрсәң, моның белән шәп акча эшләп була. Реклама белән шөгыльләнергә генә кирәк.

– Татар Кыш бабаен еш чакыралармы?
– Быел татар Кыш бабаен күбрәк чакыралар. Киләсе ел туган телләр елы булгангамы икән, сәбәбен белмим. Даими чакыра торган кешеләр дә, яңа клиентлар да бар, Аллага шөкер! Туган телгә өстенлек бирелә.

– Хәзерге заман балалары Кыш бабайга ышанамы?
—Бу тәрбиядән торадыр... Кем ышана, кем юк инде. Кыш бабайның артистлыгыннан да тора. Матур итеп киенеп килгән булса, төс-кыяфәте, тавышы туры килсә, балалар, әлбәттә, ышана. Халатттан гына килсә, сакалының “йоны” да коелган булса, андый Кыш бабайга кем ышансын инде?!

Лилия ЛОКМАНОВА.

 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading