16+

Үзең сайлыйсыңмы, сайлап бирсеннәрме?

Читкә чыгып карамаган кешене генә урыныннан кузгатуы кыен. Ә инде бер чыктыңмы, җилкенгән күңелне туктатуы бик авыр икән. Тагын каядыр барасы, дөнья күрәсе килә. Бигрәк тә ел буе көтеп алган җәйге яллар чорында.

Үзең сайлыйсыңмы, сайлап бирсеннәрме?

Читкә чыгып карамаган кешене генә урыныннан кузгатуы кыен. Ә инде бер чыктыңмы, җилкенгән күңелне туктатуы бик авыр икән. Тагын каядыр барасы, дөнья күрәсе килә. Бигрәк тә ел буе көтеп алган җәйге яллар чорында.

Хәзер туристлар өчен сайлау мөмкинлеге бик зур, акча янчыгың гына чыдасын. Ватандашларыбыз 90 нчы елларда үзләштергән Төркия, Мисырны инде күптән чит илләргә санамый башладык, күрше авылга барып киләбезмени. Аның каравы, Европа һәм Азия илләрендә яңа маршрутлар үзләштерәбез хәзер.
Адәм баласы тиз «бозыла» диләр, чыннан да, шулай икән. Сайлау мөмкинлеге күбәйгәч, аппетитлар да артты. Әле берничә еллар элек кенә чит илгә ялга җыенучылар сәфәрләрен планлаштыруны турфирмага килүдән башлыйлар иде. Хәзер исә, интернет мөмкинлекләре шул дәрәҗәгә җитте ки, турны өйдән чыгып тормыйча да сайлап була. Шуңа да туркомпанияләр ярдәменнән башка гына сәфәрләрен мөстәкыйль планлаштыручылар саны арта башлады. Бу ысулны сайлаучылар аның юллама алып баруга караганда арзанрак булуын искәртә, башка өстенлекләрен мактый.
Чыннан да, бүген кайсы ысулны сайлаганда отышлырак булачак?
Бу өлкәдә тәҗрибәсе булганнар фикеренә колак салыйк әле.
Алсу Исмәгыйлева, маркетолог, мөстәкыйль сәяхәтләргә өстенлек бирүче:
- Мөстәкыйль ялны акчаларын беркадәр экономияләргә теләүчеләр һәм сәяхәттән чын тәм табучылар сайлый. Мәсәлән, мин, отель территориясеннән дә чыкмыйча, көннәр буе отельнең йолдызын, ашаган ризыкларыңны санап, ял итәргә килгән якташларың белән үз телеңдә генә сөйләшеп утыруны бөтенләй сәяхәткә санамыйм. Меңнәрчә чакрым үтеп, шуның өчен генә чит илгә барып торырга кирәкме икән?!
Менә үз сәяхәтеңне үзең планлаштыру, җирле халык белән мөмкин кадәр аралашып-дуслашып йөрү, аларның үзенчәлекләрен өйрәнү, җирле культура белән танышу күпкә кызыклырак. Шул чакта гына чит илнең бар яме ачыла. Әмма мөстәкыйль сәяхәт иткәндә, батыр булырга, аз булса да инглиз телен белергә, кыенлыкларга әзер булырга кирәк. Килеп төшүгә сине берәү дә каршы алмый, үзең автобус станциясен табасың, трамвай маршрутын белешәсең. Шулай да бер серен әйтим: интернетта мөстәкыйль сәяхәтләргә багышланган бик күп сайтлар бар. Алардан сәяхәт маршрутларын да табып була, шунда ук туристлар үз тәҗрибәләре белән уртаклаша. Кыскасы, кем аз гына акчага күпне күрәсе, берочтан телен чарлыйсы килә, алар туроператорлар ярдәменнән башка да бик әйбәт сәяхәт итә ала.
Үзен көйләргә яратучылар, сәфәр вакытында һәр мизгелнең алдан ук билгеле булуын теләүчеләр шулай да туроператорлар хезмәтеннән баш тартмасын. Турфирмалар хезмәтен яратмасам да, балалар белән барганда, һәр якны да уйларга тырышам, башкаларга да шуны киңәш итәм.
Фәридә Әдһәмова, турфирма җитәкчесе:
- Кайсы яхшырак дип кистереп кенә әйтеп булмый, ул бик күп факторлардан тора. Мәсәлән, Төркия, Мисыр, Таиланд, Испания кебек халык арасында бик популяр булган юнәлешләр өчен туркомпанияләр стандарт хезмәтләр пакетын эшли. Алар ташламалы нигездә отельләр броньлауны, авиакомпанияләр аша үз чартер рейсларын оештыруны күптәннән җайга салган. Шуңа күрә, бу илләргә туроператор аша ялга бару, сәфәрне үзең оештыруга караганда, күпкә арзангарак чыга.
Европа илләренә стандарт экскурсия турларына җыенучыларга да туркомпания аша юллама алып барырга киңәш итәр идем. Гомумән, төркемләп экскурсияләр уздыруны күздә тоткан сәяхәтләргә туроператор аша бару отышлы. Кайда гына булсалар да, бу очракта безнең туристлар тел киртәләрен сизмәячәк, аларга рус телле гидлар беркетелә.
Сәяхәт вакытында үзе теләгән урыннарда гына булырга теләүчеләр, алдагы сәфәрләре өчен үз маршрутларын булдырырга җыенучылар туристлык компанияләренә мөрәҗәгать итүне кирәк санамый. Берьюлы берничә илдә булырга ниятләгәндә, чыннан да моннан тур алып бару отышлы түгел, җирле операторлардан үзең турлар алу, отель броньлау уңайлырак һәм арзангаракка да чыга. Дөрес, мөстәкыйль сәяхәт итү өчен телләр белү кирәк, ансыз булмый. Шуңа күрә, сәяхәтне һәркем үз мөмкинлегеннән чыгып сайларга тиештер, дип уйлыйм.

Төркия үзебезнеке
Ял итәргә китүчеләр һәм агентлык хезмәткәрләре арасында уздырылган сораштырулардан ачыкланганча, россиялеләр арасында иң популяр җәйге ял итү урыны булып Төркия кала бирә. Бу хәл анда чагыштырмача түбән бәягә югары сервис күрсәтелүе белән аңлатыла. Төркиядән соң, Мисыр, Таиланд, Испания һәм Италия бара. Әлеге исемлекне Греция, Кытай, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Германия һәм Чехия дәвам итә.
Күп кенә аналитикларның гаҗәпләнүенә каршы, популяр илләр исемлегеннән Хорватия төшеп калган. Аның Европа союзына керүе аркасында илгә керү пошлинасы арткан, шуның белән туристлар саны да кискен кимегән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading