16+

8 августта футбол буенча Россия премьер-лигасында яңа сезон старт ала

Ике сезон арасында тәнәфеснең болай кыска булганы юк иде әле.

8 августта футбол буенча Россия премьер-лигасында яңа сезон старт ала

Ике сезон арасында тәнәфеснең болай кыска булганы юк иде әле.

Җиңүчеләр чемпион кубогыннан шәраб чөмерү рәхәтлегеннән айнырга да өлгермәде, кабат уенны башларга кирәк. Коронавирус сәбәпле быел тәнәфес ике атнага гына сузылды...

Диңгезгә кыш җиткәч

Футболчылар кызганыч: диңгез буенда кызына алмый калдылар. Булган акчасын кая куярга белми баш ватучылары шактый булгандыр. Әнә, клуб белән “2+1” схемасы буенча яңа килешү имзалаган 31 яшьлек футболчы Артем Дзюба “Зенит”та елына 3,7 млн евро (323 млн сум чамасы) хезмәт хакы алачак, диләр. Саннар дөреслеккә якын булса, диңгезгә дә бара алмагач ниләр кыланып бетәр шуның кадәр акча белән.

Кеше акчасын санау кызык инде ул. “Зенит”ның “Сочи”га арендага бирелгән 29 яшьлек футболчысы Александр Кокорин ирекле агент буларак “Спартак”ка күченде. Хак булса, ул Мәскәүдә елына 3 млн евро (262 млн сум чамасы) хезмәт хакы алачак, диләр. Кокоринга “Рубин” да шуның кадәр хезмәт хакы тәкъдим итеп караган, диләр. Әмма уенчы Мәскәүгә өстенлек биргән.

– Кокорин “Спартак”ны көчәйтәчәк. Ул – чемпионат өчен көчле һөҗүмче. Әмма күңелгә

тигәне шул – хезмәт хакының артык югары булуы, – дигән бу уңайдан ил җыелмасының элеккеге уенчысы Александр Мостовой.

Танылган блогер, комментатор Василий Уткин тагын да кызыграк әйткән.

– Кокоринның таланты гадәттән тыш. Әмма без аны карап туйдык инде. Кокоринның хәлиткеч голларын да хәтерләмим. Аның иң мәгълүм бәрүе – якын арадан кешегә урындык белән. Һәм Александр туры китерә алмады, – дигән ул футболчының хулиганлык гамәлләре һәм утырып чыгуына ишарә белән.

“Рубин”га яңа күчкән, чемпионатта узган сезонның иң матур голын керткән Сербия уенчысы Джордже Деспотович Казан клубында иң күп хезмәт хакы алучы булыр, мөгаен. Аның еллык акчасы 1 миллион евро (86 млн сум) булачак, имеш.

Санамыйк кеше акчасын, дим!.. Мая җыйсыннар бераз. Кышкы тәнәфестә булса да диңгезгә барып кайтырлар. Тәнәфес, димәктән яңа сезонда кышкы ялга 17 декабрьдән соң китәбез. 26 февральдә уеннар кабат җанлана һәм 16 майда чемпионат төгәлләнергә тиеш.

Тренерларны “кырау сукты”

Сезон арасында шактый гына командаларда баш тренерлар алмашынды. “Урал” футбол командасына Дмитрий Парфенов урынына баш тренер итеп 53 яшьлек Юрий Матвеев билгеләнде. Соңгы елларда ул “Урал-2” командасын җитәкләгән иде.

“Крылья Советов”ка премьер-лигада пропискасын саклап калырга булыша алмаган остаз Андрей Талалаевны “Ахмат” командасына баш тренер итеп билгеләделәр. Талалаев Самарада бер ай да эшләмәде: 6 уенда аның командасы 9 очко җыйды һәм командасы ФНЛга тәгәрәде. “Ахмат”ны узган сезонда Игорь Шалимов җитәкләгән һәм чемпионатны алар 13нче баскычта төгәлләгән иде.

Ә менә “Химки” футбол клубы җитәкчелеге команданы премьер-лигага күтәргән баш тренер Сергей Юранны отставкага озатып, аның урынына “Спартак” системасында эшләгән Дмитрий Гунько билгеләнде. Сәбәбе – акча мәсьәләсендә килешә алмау, диелә. “500 мең сумнан азрак хезмәт хакы алдым. Арттыруны сорарга хакым бар иде. Аның өчен генә эштән алмыйлар”, – дигән Юран. Футболчылар тренерны яклап Мәскәү өлкәсе губернаторына хат та язып караган, әмма файдасы булмаган.

– Россиядә тренер эше пиджәк кебек. Кияргә дә өлгермисең, инде салырга да кирәк. Кадерсез хезмәт, – дигән бу уңайдан “Рубин”ның элеккеге капкачысы Сергей Рыжиков.

Шулай да ул карьерасын төгәлләгәч тренер эшчәнлеге алып барырга теләвен кире какмый. –

– Юлым кабат “Рубин” белән бәйләнсә шат кына булачакмын, – дигән шушы көннәрдә “Тамбов” командасына күченгән 39 яшьлек капкачы.

Бу уңайдан тагын бер имеш-мимеш: клуб җитәкчелеге – генераль директор Александр Медведев һәм спорт директоры Хавьер Рибальт белән уртак тел таба алмау сәбәпле

“Зенит”ның баш тренеры Сергей Семак вазифасыннан азат ителергә мөмкин, ди анда. 44 яшьлек тренер белән “Спартак”, “Локомотив” һәм “Краснодар” кызыксына, имеш.

Татар киявеннән ни көтәргә?

Казан футболчылары сезонда беренче уенны 11 августта “Ак Барс Арена” стадионында көмеш медальнең гамәлдәге ияләре – “Локомотив” командасына каршы уздыра.

“Рубин”ның баш тренеры Леонид Слуцкий, алдагы сезонга төп максат – арендага килгән уенчылардан башка гына тотрыклы состав булдыру, дип белдерде.

– Үз уенчыларың булмау арендага алган фатирда яшәгән кебек. Тәгаен үз йортың һәм аның нигезе нык булырга тиеш. Югары урыннар яулый алырлык состав булдыру буенча планнарыбыз бар, – дигән Слуцкий. – Нишләп әле Европа кубогы зонасына эләгү өчен тырышмаска? Быел нидер килеп чыкмый икән, инде алдагы сезонга Россия футболында чын мәгънәсендә көчле клуб булып җитешергә кирәк.

Сезон алдыннан “Рубин” берникадәр көчәйде. Алда телгә алынган Сербия футболчысыннан тыш Казан клубы ил җыелмасында уйнау тәҗрибәсе булган ярымсакчы Олег Шатов белән ике елга килешү төзеде. Соңгы 7 елда ул “Зенит” өчен уйнады. Белмәгәннәр белеп торсын әле – Олегның хатыны Виктория татар икән бит. Руслашса да, татар, дигән футболчы. Казанда туганнары да күп икән.

– Күченүемнең төп сәбәпләренең берсе – соңгы вакытта “Зенит”та аз уйнадым. Карьерамны төгәлләр өчен түгел, уйнарга килдем. Миндә әле көч тә, теләк тә җитәрлек, – диде Шатов Казанга килгәч.

Китүчеләр дә булды. Сезон төгәлләнү белән “Рубин” үзендә арендада булган футболчылар – Николай Поярков, Константин Плиев, Пабло Сантос һәм Евгений Марков белән хушлашты. Килешү вакыты чыккан сакчы Владимип Гранат та “Рубин”нан китте. Чит ил уенчыларының да берсе артык әле. Россия премьер-лигасында яңа сезонда чит ил футболчылары белән бәйле яңа лимит кертелә – командада 8 генә легионер булырга тиеш. Бүген “Рубин”да андыйлар саны – 9. Хак булса, Казан клубы Украина футболчысы Олег Данченко белән хушлашырга җыена, ди.

...Бу шимбәдә яңа сезон старт ала. Димәк, фараз кылучылар күп булачак. Ә без дога да кылыйк: соңгы елларда арткы сафларда таптанучы “Рубин” өчен монысы да артык булмас иде.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading