Шәһри Казан

87 яшьлек дөнья чемпионы Әхмәт Сираҗиев спортта җиңүгә ирешү өчен ашауга игътибар итәргә куша (ВИДЕО)

Әхмәт абый Сираҗиев - Роальд Сәгъдиев, Ренат Ибраһимов, Чулпан Хаматова, Алсу Сафина кебек татар милләтен дөньяга танытучылар белән янәшә торучы кеше. Спорт белән ныклап 50 яшендә, йөрәк авыруы барлыкка килгәч кенә шөгыльләнә башлаган милләттәшебез бүген чаңгыда шуу буенча - 17 тапкыр, йөгерү буенча 12 тапкыр дөнья чемпионы! Хәзер аңа -...

Әхмәт абый Сираҗиев - Роальд Сәгъдиев, Ренат Ибраһимов, Чулпан Хаматова, Алсу Сафина кебек татар милләтен дөньяга танытучылар белән янәшә торучы кеше. Спорт белән ныклап 50 яшендә, йөрәк авыруы барлыкка килгәч кенә шөгыльләнә башлаган милләттәшебез бүген чаңгыда шуу буенча - 17 тапкыр, йөгерү буенча 12 тапкыр дөнья чемпионы! Хәзер аңа - 87 яшь! Әлмәндәр яшенә җитеп килсә дә, көн дә спорт белән шөгыльләнә. Быел әле теге, әле бу ярышка барасым бар, ди.

"Кытайлыларны самолетны карарга өйрәттем"
- Яшел Үзән районы Карашәм авылында туып үстем, - дип сүзен башлады Әхмәт абый. - Әти-әнием - крестьяннар. Әни ягыннан Хәйрулла бабай авыл башлыгы булган. Биш кызы бала тәрбияләп үстергән. Ул вакытта имана җире малайларга гына бирелгән, җитмәсә, 10 яшенә җиткәч кенә. Бабайга гел шаккатабыз: ничек ул барлык кызларына да туй ясап, кияүгә бирә алган икән? Әтием ягыннан бабай ташчы булып, ызбаларның таш нигезен салган. Әтием дүрт ел беренче бөтендөнья сугышында катнашкан, беренче колхоз рәисе булган. Әнием 74 яшендә организмы таушалудан дөнья куйды. Хәзерге хатын-кызлар безнең әни күргән эшкә түзмәстер, мөгаен. Без - өч ир бала, әтине дә санасаң, гаиләдә дүрт ир-ат. Әни ашарга әзерли, су ташый, мал-туарны, бакчаны карый, ә без колхозда эшлибез. Әйтергә кирәк, әтием ризыкны кайнар килеш ашарга ярата иде. "Уттан алынганны бирегез", - дип әйтә иде, ахыр чиктә тамагын яндырды. Карашәмдә яшәүче олы абыема хәзер 95 яшь, уртанчысы 90 яшенә җитәрәк кенә вафат булды.

Мәктәптә сигез ел укыдым. 1948 елда хәрби комиссариаттан Саратов өлкәсенең Вольск шәһәренә механиклар мәктәбенә җибәрделәр. Ел да ике ай укып, авиация механигы булып чыктым. Аннары Чита өлкәсенә җибәрделәр. Кытайлыларны самолетларны карарга һәм очарга өйрәтү өчен арабыздан бер төркем сайлап алдылар. Арада мин дә бар идем. Көньяк Кытайда курсантларны партия-партия укытып чыгардык. Аларны Корея сугышына җибәрә иделәр. Ул вакытта, Төньяк белән Көньяк Корея бер-берсенә каршы сугышып, Төньякныкына - Россия, Көньякныкына Америка булышып торды.

Кытайда бер ел хезмәт иткәннән соң, Мурманск өлкәсенә самолет җыярга җибәрделәр. Тагын берничә өлкәдә хезмәт иткәннән соң, лейтенант званиесе белән армиядән китеп, 22 ел Армавирда яшәдем. 1974 елда Казанга кайтып, "Элекон" заводына урнаштым. Пенсиягә чыкканнан соң да сак инспекторы, лифтер, водоканалда машинист булып эшләдем.

"Сеньор" дип эндәшәләр"
Кечкенә чакта үзебез дә сизмәстән спорт бөлән шөгыльләнгәнбез икән. Әйтик, авылның 50 яшьлек карты (элек ул яшьтәгеләрне карт дип атый идек инде) урамга чыга да:

- Кулымда ун алма бар. Хәйрулла абыйлар турына барып, миңа таба йөгерегез. Кем беренче булып килә, аңа - җиде алма, икенчегә - ике, өченчегә бер алма, − дип әйтә.

Бөтен бала-чага алма өчен тырышып-тырышып чаба. Кайвакыт чия белән дә кызыктыралар. Күлне аркылы йөзеп чыксаң, балыкчылар балык бирә. Күлнең яртысына җиткәч, хәл бетеп, кире китә идек. Соң, кире киткәнче, шулкадәр үк араны үтеп, каршы ярга да чыгып була бит... Сукадан кайткач, олысы да, кечесе дә көрәшә. Без кагыйдәсез көрәшәбез: кайсысы муеннан бора, кайсысы тешли дә әле. Җәй көне хоккейга охшаш кәлшә таягы уйныйк идек. Таякның бер башы кәшәкәнеке сыман кәкре, аны чикләвек агачыннан, ә тупны йоннан ясыйлар.

Ат юлы төшмәгән булса, күрше авылга дүрт чакрым чаңгы белән классик стильдә бара идек. Ә ат юлыннан алай йөреп булмый - "коньковый ход" белән генә шуасы. Тимераяклы йөрешне финнар уйлап тапкан дисәләр дә, без инде 40нчы еллар башында шулай шуа идек. Яшем җитмешкә җиткәч, Рөстәм Таҗетдинов исемле танышым: "Әхмәт абый, син бит инде яшьләрне дә куып җитә башладың. Чит илдәге ярышларда катнашырга кирәк сиңа", − дип, минем яшьтәге чит ил йөгерешчеләренең күрсәткечләрен күрсәтте. Кая инде миңа чит илгә чыгу, дип баштарак кул селтәгән булсам, тора-бара тәвәккәлләп карыйсы килде.

Машинист булып эшләгәндә, оешма җитәкчесе янына кереп, ярышка барырга акча сорадым.

- Бирүен бирербез. Әмма җиңмәсәгез, акчаны кайтарырсыз, − диде директор.

1998 елда йөгерү буенча Европа чемпионатына, Италиягә юл тоттым. Безне бик әйбәт каршы алдылар, спортчыларның дәрәҗәсе зур, "сеньор" дип эндәшәләр. Мине стадионга алып бардылар. Кары-ы-ыйм, барысы да килештереп күнегү ясый, аякларын әллә ничекләр итеп күтәрәләр... Ярыш килеп җиткәч, барыбызны да стартка тезеп бастырдылар, беркем-беркемне белми. Чыгып торып йөгердем. Стадионда миннән яшьрәк Шакиров фамилияле татар йөгерешчесе дә бар иде. Көндәшләрдән никадәр алда баруымны белдереп, ул читән аша татарча кычкыра, русча әйткәнен ишетсәләр, мине ярыштан алалар. "Куа башладылар, әйдә, тизрәк чап" яки "нык алга чыктың, әкренрәк бар" ди. Башны уңга-сулга борсаң да, кулың белән артык селтәнсәң дә, күзләрне челт-мелт йомгаласың да - энергияң тиз бетәчәк. Шуңа да бөтен көчне йөгерүгә генә юнәлтергә кирәк. 10 чакрым дистанциядә җиңү генә түгел, рекорд та куйдым - 38 минут та 31 секунд, ә миңа кадәрге рекордны англичан куйган булган - 39 минут та 13 секунд. Биш чакрым дистанциядә дә җиңүче булдым.

Реклама

Казанга кайттым. Эштә акчаны көтәләр бит. Профсоюзга кердем. "Кайттыңмы?" - диләр, "кайттым" дим. "Ну, ничек?" - диләр, менә дип медальләрне күрсәттем. Киттек главбухка. "Иван Александрович, Сираҗиев акчаны кайтармаячак", - ди. "Ни өчен?" - дип гаҗәпләнде бухгалтер. Алар мине җиңмәс, дип уйлаган икән. Тик барыбер сөенә-сөенә котладылар.

1999 елда Англиягә җиңел атлетика буенча дөнья чемпионатына җибәрделәр. Ул вакытта көч-хәл дә, ышаныч та бар кебек. Шулай да куркыта. Тегесе Европа чемпионаты иде, ә мондагы йөгерешкә халык бөтен дөньядан җыелган бит. Минем төркемдә - 51 кеше! Ун чакрымны кросс-кантрида чаптык: юлыбызда төрле каршылыклар - кечкенә таулар, чокырлар, текә борылышлар, йомычкалар очрый. Тырыша торгач, финишка беренче булып килдем. Нәтиҗә язылган билге яныннан китеп кенә булмый бит, дөрес хәлме икән, дип ышанмый карап тордым.

"Финнарны да, шведларны да артта калдырдым"
Мин бит әле чаңгычы да. Йөгерүне вакытлыча калдырып, чаңгыда ныклап шөгыльләнә башладым. Кыздырам гына! 2003 елда Норвегиядәге узышта 84 кеше арасыннан 15нче булып кына финишка килдем. Анда таула-а-ар, борылышла-а-ар... Гомердә дә күргән юк. Башкалар бер ай алдан килә, ә без - ярышка бер-ике көн калгач кына.

Дөньяда ике төрдә дә дөнья чемпионы булган кеше юк. Ә минем максат - шундый кеше булу. Норвегиядән кайткач, Юдино (Казан микрорайоны - авт.) тауларын "эшкәртә" башладым. 2004 елда Германиядә финишка икенче булып килдем. Шундый шатлы-ы-ык! Җитәкчеләр котлый, "акча җилгә очмаган", дип сөенә.

Новергиядәге Лилихаммер шәһәрендәге ярышка чакыру килгәч, үз акчама булса да барам, дидем. Ул бит чаңгычылар өчен Мәккәгә тиң. Шәһәре әллә ни түгел үзе. Безнең Казан күпкә матуррак. Кунакханә астарак, ә чаңгы стадионы өстә урнашкан. Кайбер спортчыларның югарыга менгәч борыннарыннан кан китте. Безгә үз трассабызның схемасын күрсәттеләр, чөнки күп кенә дистанцияләр бер-берсе белән кисешеп, адашуы бик җиңел. Бер җирендә текә таудан төшеп, тар күпердән чыгарга кирәк. Россиядән килгән чаңгычы, күпергә эләкмичә, сазлыкка кереп баткан иде. Финнарны, шведларны, норвегиялеләрне дә артта калдырып, беренче булып килдем.

"Һәр кеше үз милләтен таныта"
Беренче хатынымнан ике кызым бар, ул вафат булганнан соң, 1983 елда хәзерге хәләл җефетем Сания белән таныштым. Ул миннән 18 яшькә кече. Әгәр чит илдә без барган җирдә ашханә булмаса, хәләл җефетем букча тутырып пешереп җибәргән ризыкны гына ашый идем. Элегрәк мин тальянда уйныйм, ә ул бик матур җырлый иде. Хәзер Сания подагра белән авырып, урын өстендә ята. Көндез дә, төнлә дә торып карыйм. Дарулар алып кайтам, ашарга пешерәм. Хатынымның аяк-кул бармакларын кистеләр, шуңа да кашык белән үзем ашатам.

Кая гына барсам да, "Мин - Татарстаннан", дип басым ясап әйтәм. Җиңгән кешене болай да инде гел сораштыралар. Аеруча англичаннар, немецлар, швейцарлылар, итальяннар, шведлар безнең белән кызыксына. Мин җиңүләргә ирешкәнче, чит ил спортчылары татарларны йә белми, йә тискәре яктан гына ишеткәннәре булган иде. Берәр ярышка бармасам, Мәскәүдәге иптәшләрем әйтүенчә, Сираҗиев кайда соң, дип сораштыралар икән. Һәр кеше үз милләтен таныту өчен тырыша. Беркайчан да немецларның "Ур-ра-а, Франция!" яки американнарның "Ур-ра-а, Италия!" дип кычкырганын ишеткәнем юк. Бик күп тарихи китаплар укыйм. Татарлар турында бәхәс китсә, китапларда язылганча аңлатам.

Нәрсә бирәләр, шуны ашыйм, әмма төрлелек булсын: ите дә, каймагы да, мае да, йомыркасы да... Кәбестә, чөгендер, алма, чия дә булырга тиеш. Билгеле, һәр ир-ат тәмле ашарга ярата. Яхшы хатыннар ирләренең ашау ягына зур игътибар бирә. Әнием өйләнергә җыенып йөргән абыема күбрәк бирә иде: безгә бер кашык каймак эләксә, абыйга - биш кашык. Таза, сәламәт балалар тусын, дип тырышкандыр. Ашауга игътибар итмәсәң, спортта җиңүгә ирешә дә алмыйсың.

Әхмәт абый Сираҗиев, үзенә 87 яшь икәнлеген әйткәч, кешеләрнең күбесе "шулайдыр, шулайдыр" дигәндәй, ышанмый тора. Паспортын чыгарып күрсәткәч исә тегеләрнең күзе атылып чыгарлык була. Спортны төрлечә, әйтик, йә телевизор каршында, яраткан командаң өчен җан атып, йә Әхмәт абый кебек үзең шөгыльләнеп үз итәргә мөмкин. Спорт белән шөгыльләнү нәрсә бирә соң, дип сораучыларга Әхмәт абый Сираҗиевның мисалыннан да ачыграк җавап юктыр.

ВИДЕО: 87 яшьлек дөнья чемпионы Әхмәт Сираҗиев сәламәт тормыш рәвеше турында (1нче бүлек)

ВИДЕО: 87 яшьлек дөнья чемпионы Әхмәт Сираҗиев сәламәт тормыш рәвеше турында (2нче бүлек)

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: