Ижау шәһәрендә олимпия төрләренә кермәгән һәм милли спорт төрләре буенча VIнчы бөтенроссия фестивале узды. Әлеге чарада көрәш буенча Татарстан командасы да чыгыш ясады һәм уңышка иреште. Бу хакта безгә Татарстан көрәш федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллин сөйләде.
Ижау шәһәренә Татарстан командасы тулы составта барган. Татарстаннан вәкиле - Айрат Гатауллин, команда җитәкчесе - Равил Хәйруллин, баш тренер - Җәүдәт Хөсәенов һәм тугыз көрәшче. Составка рәсми ярышларда әлегә зур уңышларга ирешмәгән, ләкин пьедесталга якын килүче танылып килүче көрәшчеләрне алганнар. Иң тәҗрибәле көрәшче - Алмаз Миннехуҗин. Алмазны Җәүдәт Хөсәенов җитәкчелегендә Идел буе командасы өчен чыгыш ясаган вакытын хәтерлибез, бүгенге көндә Сарман командасы өчен көрәшә. Иң җиңел үлчәүдә көрәшеп, Ижауда Алмазга лидер буларак та чыгыш ясарга туры килгән.
Татарстан командасы бәйгедә ышанычлы рәвештә беренче урынны яулаган. Безнекеләр тугыз үлчәү авырлыгында бер категориядә генә икенче урында калган. Көмеш медаль яулаган Чаллы егете Айнур Мирзаянов та беренче әйләнештә үк мәйдан хуҗасына оттырган. Очрашу башланып, ике алым белән исәпне 4:0 ясаса да, Удмуртия вәкиле ахыр чиктә җиңгән. Дөрес, монда хөкемдарлар кулы да үз эшен эшләгән, бугай.
Комментарийлар