16+

Абсолют батырга квартира бүләк иткән Авыл көне

Әлеге Авыл көненә анонс ясаганда, анда абсолют батырга ниндидер зур бүләк каралмаган иде. Әмма шулай да баш батырны зур бүләк көтә дип язып куйдым. Чынга ашты бит тәки!

Абсолют батырга квартира бүләк иткән Авыл көне

Әлеге Авыл көненә анонс ясаганда, анда абсолют батырга ниндидер зур бүләк каралмаган иде. Әмма шулай да баш батырны зур бүләк көтә дип язып куйдым. Чынга ашты бит тәки!

Һәрбер татар авылыннан нинди дә булса танылган, атаклы һәм бай кешеләр чыга. Юк дисәләр дә, бар андыйлар һәрбер авылда. Кемдер күренә, халык аны күрә, чөнки аваз салган туган төбәге өчен аз гына түгел, күп нәрсәләр эшли андыйлар. Күренмәгәннәр күренми, күренмәскә тырыша да әле. Андыйлар авыл чараларыннан кача, булган акчасын "буш"ка сарыф итәсе килми. Ә менә Әлки районының Югары Әлморза авылына бу яктан бәхет елмайган. Чөнки якташлары Рамил Исмәгыйлев Себердә зур оешманы җитәкли. Авылы өчен шактый тырыша икән.

Бу ялларда аның тырышлыгы белән уздырылган Авыл көне - шуның ачык мисалы. "Тегене ясады", "монда ярдәм итте", "кара инде, авылдашларны да җыйды бит, шөкер", дигән сүзләрне шактый ишеттем монда. Ә бит ул да еракта - кем әйтмешли, Себерендә рәхәтләнеп тыныч кына, "вак-төяк" проблемаларга кысылмыйча гына яши алыр иде. Җитмәсә, Авыл көнен уздыруга үзенең Татарстандагы һәм Россиянең башка төбәкләреннән дусларын да җәлеп иткән. Афәрин! Әнә шундый дусларының берсе соңрак көрәш бәйгесендә баш батыр исемен яулаган көрәшчегә зур бүләк тә ясады әле.

Моның кадәр халыкны, моның данлыклы көрәшчеләрне күргән бар идеме икән әле бу авылның? Юктыр. Татарстан спорт министрының беренче урынбасары, ТР Атказанган спорт остасы Хәлил Шәйхетдинов авторитеты җыйды аларны бирегә. Шул исәптән, мине дә. Баксаң, ул да Рамил әфәнденең дусты икән. "Раилне дә чакырдым" дигән иде Хәлил Хәмитович бәйрәмгә чакырганда.

Раил Нургалиев килмәде килүен, әмма егетләрнең шәпләре җыелган иде бирегә. Текә машиналарда текә егетләрне күргәч шатланып та куйдым әле. Үзебезнекеләр бит, татар егетләре, татар көрәшчеләре. Алабуга, Чаллы, Сарман, Теләче, Казан... Әлбәттә, Әлкинең үз көрәшчеләре дә. Зур мәйданнарда соңгы араларда күренми башлаган Алмаз Хәмидуллин да биредә авторитет икән. Иртәрәк китте дип уйласам да, район, авыл Сабан туйларында әле дә көрәшә, тәкәләр яулый икән.

Әлбәттә, көрәшне тиз генә бетереп, Фирдүс Тямаев һәм аның командасын рәхәтләнеп тыңлар, биер идек. Әмма биредә бәйгене "круговой" ясарга карар кылдылар. Дөрес эшләделәр. Халык рәхәтләнеп көрәш тә карады, әле җырчы, әле алып баручы, әле полиция хезмәткәре ролен башкарган Фирдүсне дә ишетеп хозурланып утырды. Баш батыр Эльдар Хәмитов аңа рәхмәтле дә булырга тиеш әле. Легендар Хәбил Бикташев үзенең бер дусты абсолют батырга Самарадан бер бүлмәле фатир бүләк итәчәк дигән әллә шаяру, әллә җитди сүзен, Тямай бәйге дәвамында искә төшереп торды. Фатир булырмы, юкмы - анысын Эльдар безгә хәбәр итәр әле, Аллаһы боерса.

Җиңүчеләргә килгәндә, лаеклылар җиңде. 70 кг.га кадәр авырлыкта Ислам Фәлаховка (Алабуга) тиңнәр табылмады. Икенче урында - Илнар Закиров (Чистай), өченчедә - Алмаз Хәйруллин (Әлки). 85 кг.га кадәр авырлыкта Ренас Кәлимуллин - беренче, Азат Габдрәшитов - икенче, Алмаз Хәмидуллин (Әлки). 85 кг.нан авыр үлчәүдә чемпион һәм ахыр чиктә баш батыр - Эльдар Хәмитов, икенче урында - Ранис Гыйләҗетдинов (икесе дә Чаллыдан) һәм өченче урында - Илмир Төхвәтуллин (Казан).

Абсолют батырга фатир биреләсен белгән булсалар, бирегә бөтен Татарстан, Россия, дөнья чемпионнары да җыелыр иде бәлки, ләкин... Барыбер бу якларда бу кадәр көрәш бомондын күргәннәре юк иде әле.

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading