16+

«Адмирал»ны тар-мар иттек

«Ак барс» Казанда «Адмирал»ны тар-мар итте. Континенталь хоккей лигасы чемпионатының чираттагы матчында казанлылар Ерак Көнчыгыш командасыннан алдагы җиңелүләренең үчен алдылар.

«Адмирал»ны тар-мар иттек

«Ак барс» Казанда «Адмирал»ны тар-мар итте. Континенталь хоккей лигасы чемпионатының чираттагы матчында казанлылар Ерак Көнчыгыш командасыннан алдагы җиңелүләренең үчен алдылар.

Хоккей. «Адмирал»да казанлыларга яхшы таныш булган капитан Энвер Лисин әле һаман да юк иде. Ә менә «Ак Барс» бәхетенә, 11 матчлык дисквалификациядән соң, туган көненә турылап кына, составка Григорий Панин кайтты. Өстәвенә, казанлыларның тренерлык штабы Янне Песонен урынына беренче звенога Томаш Винцоурны күчергән иде. Моның дөрес карар булганлыгы уенда ачык чагылды.
Уен беренче периодта кызып китә алмады. Тамашачыны һәм җанатарларны «аһ» иттергән мизгел икенче период азагында гына туды. Тәнәфескә 3 минут вакыт калганда, Алексей Терещенко кунаклар капкасына алка кертте. Иң кызыгы һәм кызуы өченче периодка калган икән. Кунаклар капкасына тагын - 4, ә казанлылар капкасына 1 җавап алкасы шунда керде. Нәтиҗә - «Ак Барс» файдасына: Владивосток командасын алар 5:1 исәбе белән отты.
Футбол. Казанның «Рубин» футбол командасы Томскида булган уенда җирле «Томь» командасын җиңүгә иреште.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading