16+

Аэропортка тизйөрешле поездларда май аенда барырбыз

Студентларның халыкара Универсиадасына әзерлек кысаларында, Сәетгалиев урамындагы «Казан-1» тимер юл вокзалы зур үзгәрешләр кичерә.

Аэропортка тизйөрешле поездларда май аенда барырбыз

Студентларның халыкара Универсиадасына әзерлек кысаларында, Сәетгалиев урамындагы «Казан-1» тимер юл вокзалы зур үзгәрешләр кичерә.

Халыкара аэропорт белән тимер юл вокзалы арасында тизйөрешле электр поездлары хәрәкәт итәчәк. Тимер юл вокзалында интермодаль юлның тукталыш корылмасы төзелде инде. Ләкин әле бу пассажирлар йөртү башланды дигән сүз түгел. «Горький тимер юллары» җитәкчесенең Казан төбәге буенча урынбасары Александр Черемнов аңлатма биргәнчә, хәзергә электричкалар тест режимында сынау йөрешләре генә уза. Гыйнвар ахырында аэропорт белән тимер юл вокзалы арасында, инде пассажирлар утыртып, ике яки дүрт пар электричка җибәрү ниятләнелә. Аларның хәрәкәт вакыты авиарейсларга яраклаштырылачак. Тихорецк урамында һәм Усады-Столбище маршрутында тимер юл өлешләре төзелеше тулысынча тәмамланганнан соң, ягъни май аеннан, тизйөрешле электр поездлары да сафка басачак. Алар аэропорт белән тимер юл вокзалы арасын 20 минутта узачак, маршруттагы тукталышларга туктап алу булмаячак. Интермодаль юлда «Сименс» компаниясендә җитештерелгән 464 кеше сыйдырышлы, югары уңайлыклы яңа «Ласточка» да хәрәкәтләнәчәк. Әлегә бу техника Россиядә берәү генә. «Ласточка» сынауларны уңышлы узган, нәтиҗәдә тагын шундый 3 берәмлек поезд кайтартылачак.
Халыкара аэропорт белән «Казан-1» тимер юл вокзалы арасында 8 пар гадәти электричка да йөриячәк. Алар, Әмәт, Вахитов һәм Столбище платформаларында тукталышлар ясап, маршрутны 40-45 минутта узалар.
Тизйөрешле электр поездларында билет бәясе, вагоннарның классына карап, 200-400 сум торачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading