16+

«АК БАРС» бөкеләрдән коткара

«Ну, кояш, паюын да паерсың, мин генә булмам инде», - дигән ди бер чуаш, мөселман күршесенә ияреп уразага кергәч. Һәркөнне диярлек Әмирхан проспекты белән Чистай урамы чаты тирәсендә бөкедә утырганда нинди генә уйлар килми. Биредәге ремонт эшләре бетүен дә бетәр бер заман, тик ул чагында мин моннан йөрмәм дә инде...

«Ну, кояш, паюын да паерсың, мин генә булмам инде», - дигән ди бер чуаш, мөселман күршесенә ияреп уразага кергәч. Һәркөнне диярлек Әмирхан проспекты белән Чистай урамы чаты тирәсендә бөкедә утырганда нинди генә уйлар килми. Биредәге ремонт эшләре бетүен дә бетәр бер заман, тик ул чагында мин моннан йөрмәм дә инде бәлки. Кайчагында хәлне җиңеләйтү өчен ЮХИДИ хезмәткәре дә килеп баса, әмма ул көнне нишләптер бөке тагын да зуррак була. Ни гаҗәп, «Ак Барс» үз бозында уйнаган көнне бернинди кыенлыкларсыз бу тирәдән узып китәсең. Спорт сөючеләрнең бер өлеше «Татнефть-Арена»да булса, күпчелек өйләрендә, спорткафеларда экраннар алдында «җан ата» бу вакытта, шунлыктан урамда машиналар бермә-бер кими.
Канадада хоккей спорт төре генә түгел, ул алар өчен яшәү мәгънәсе, алар аны дин урынына күрәләр. Матчлар вакытында мәктәпләр ябыла, кибетләр эшләми, хәтта урамда тәртип бозулар, җинаятьләр саны кими. Безгә канадалыларга хәтле ерак әле, әмма сирәк кенә булса да, «Ак Барс» шул бетмәс-төкәнмәс бөке проблемасын хәл иткәли. Бөкеләрдән арыну өчен генә булса да, һәркөнне уйнатып торырсың Казанда!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading