НХЛдагы кыска вакытлы локаут чорында океан артыннан уенчылар чакырмаячакбыз, дип белдергән «Ак Барс» җитәкчелеге карарын үзгәртергә булган. Команданың соңгы уеннарда уңышсыз чыгыш ясавы уйланырга мәҗбүр иткәндерме яки башка бер җитди сәбәп чыкканмы, анысын гөманларга гына кала. Бер атналар элек баш тренер Валерий Белов узган сезонны «Ак Барс»тан китеп НХЛда уздырган...
Скопировать ссылку

НХЛдагы кыска вакытлы локаут чорында океан артыннан уенчылар чакырмаячакбыз, дип белдергән «Ак Барс» җитәкчелеге карарын үзгәртергә булган. Команданың соңгы уеннарда уңышсыз чыгыш ясавы уйланырга мәҗбүр иткәндерме яки башка бер җитди сәбәп чыкканмы, анысын гөманларга гына кала. Бер атналар элек баш тренер Валерий Белов узган сезонны «Ак Барс»тан китеп НХЛда уздырган Алексей Емелинның һәм Казан клубында тәрбияләнгән Александр Бурмистровның Казанга кире кайту ихтималын җиткергән иде.
Бер үк вакытта Россия җыелма командасы баш тренеры ярдәмчесе булган остаз җыелма команда уенчысы Емелинны (ә аның хокуклары «Ак Барс»та) уен практикасыннан мәхрүм итәргә ярамавын искәрткән иде. Алексей үзе дә интервьюларында локаут чорында элеккеге командасында уйнарга теләвен гел әйтеп килде.
Спортчының агенты Сергей Паремузов шушы көннәрдә генә үзәк басмаларның берсенә биргән әңгәмәсендә Емелинның «Ак Барс» составында инде күнекмәләр уздыра башлавын, клуб җитәкчелеге белән тулы килешүгә ирешелүне, тик әлегә контрактның имзаланмавын хәбәр итте. «Хәзер ахыргы сүзне баш тренер әйтергә тиеш. Алексейны ул уйнарга әзер дип табуга, спортчы белән контракт имзаланачак», - ди агент.
Алексей Емелин - «Ак Барс» составында ике тапкыр Гагарин Кубогы иясе, Россия җыелмасы составында дөнья чемпионы. Узган сезонда «Монреаль» составында 70ләп матч уздырган сакчы 3 алка кертеп, 4 тапкыр гол кертүдә катнашты.
Комментарийлар