16+

“Ак Барс” хоккейчылары плей-оффка әзерлекне башлый

3 һәм 5 март. Әгәр дә сезгә хоккей җене кагылган, йә булмаса елга бер мәртәбә булса да әлеге спорт төре белән чирләп аласыз икән, бу көннең кичләренә әллә ниләр планлаштырып ташлый күрмәгез. Нәкъ менә шул көнне “Ак Барс” командасы Гагарин кубогы өчен беренче раунд уеннарын уздыра.

“Ак Барс” хоккейчылары плей-оффка әзерлекне башлый

3 һәм 5 март. Әгәр дә сезгә хоккей җене кагылган, йә булмаса елга бер мәртәбә булса да әлеге спорт төре белән чирләп аласыз икән, бу көннең кичләренә әллә ниләр планлаштырып ташлый күрмәгез. Нәкъ менә шул көнне “Ак Барс” командасы Гагарин кубогы өчен беренче раунд уеннарын уздыра.

Даими чемпионатны төгәлләргә тагын ике уен бар әле. Шуңа да карамастан “Ак Барс”ның Көнчыгыш конференциядә җиңү яулавына берни дә комачау итми инде. Димәк, барып җитә алсак, Конференция финалына кадәрге серияне дә “Ак Барс” Казанда башлый дигән сүз. Әле Казан клубының гомер булмаганны даими чемпионат җиңүчесе булу ихтималы да бар. Әлегә ЦСКАдан 2 очкога алда барабыз. Соңгы уен нәкъ менә Мәскәүләргә каршы."Ак Барс”ның даими чемпионатта калган уеннары Казанда

25.02. 19:00 – “Металлург”
27.02. 17:00 – ЦСКА.
“Ак Барс”ның плей-оффтагы көндәше дә даими чемпионат төгәлләнми торып билгеле булмас, мөгаен. Әлегә Конференциядә 8нче урынга өч команда – “Барыс”, “Автомобилист” һәм “Торпедо” дәгъва кыла.

Көндәш кем генә булмасын, билет юнәлтү җаен күрә торыгыз инде сез. Иң җайлы ысул – билетны онлайн сатып алу (аны tna-tickets.ru һәм kassir.ru сайтларыннан табарга мөмкин).

Өлгерә алмый калганнар өчен “Татнефть Арена” боз сарае кассасында чират торырга туры килер. Соңарганнар өчен 250-1550 сумлык билетларны икеләтә бәягә сатып йөрүчеләр дә табылыр инде ул. Ел да була андыйлар.

Ә ул арада “Ак Барс” хоккейчылары Ватанны саклаучылар көне уңаеннан тамашачысына бүләк ясап, плей-оффның беренче раундында очрашу ихтималы булган көндәше – “Барыс” командасын отты (4:3 ОТ).
– Авыр матч булды. Гомумән соңгы уеннар авыр бирелә, – диде баш тренер Дмитрий Квартальнов. – Шулай да җиңү шәп булды. Җиңелә барып бит әле. Уеннарның авыр бирелүен аңлыйбыз. Хәзер инде бөтен уйлар да плей-оффта. Үз агымына шуңа әзерлек бара. Плейоффны көтәбез, әмма аңа кадәр кайбер җитешсезлекләрне төзәтәсе бар әле.

Ә ул арада Югары хоккей лигасында плей-офф старт алды инде. Даими чемпионатны 2нче урында төгәлләгән Әлмәтнең “Нефтяник” командасы беренче раунда “Рязань” клубы белән уйный. Чемпионатны 10нчы баскычта төгәлләгән “Барс” командасының көндәше – СанктПетербургның “Динамо” клубы. Әлмәтләр беренче ике уенда җиңсә, Казан егетләре икесендә дә оттырды. Дүрт җиңү яулаган команда алдагы раундка уза.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading