16+

«АК БАРС» өстенлеген дәлилләде

Казанның «Ак Барс» командасы Континенталь хоккей лигасы чемпионатында өйдәге уенында зур җиңү яулады.

«АК БАРС» өстенлеген дәлилләде

Казанның «Ак Барс» командасы Континенталь хоккей лигасы чемпионатында өйдәге уенында зур җиңү яулады.

«Татнефть-арена»да узган очрашуда безнекеләр Рига «Динамо»сын 6:2 исәбе белән тар-мар итте. «Ак Барс»ның тренерлар штабы чемпионатның аутсайдеры белән матчка үзенең алмаш капкачысы Эмиль Гариповны куйды. Кунакларның капкасын берара безнең командада уйнаган Микаэль Гелльквист саклады. Очрашу Гарипов өчен күңелсезлектән башланды. «Барс»лар уенга ныклап кереп китә алмаганлыктан, беренче минут үтүгә үк, Екабс Редлихс безнең капкага тәүге алканы кертте. Җитмәсә, «барс»лар 4 мәртәбә штраф эскәмиясенә озатылды. Әмма ким составта булуга карамастан, Дмитрий Обухов исәпне тигезләүгә иреште. Беренче тәнәфескә якынлашканда Нико Капанен исәпне 2гә җиткерде. Өченче алка Дмитрий Обухов исеменә язылды. Дүртенчесен исә, тагын 6 минут үткәч, Яркко Иммонен кертте. Команда капитаны Алексей Морозов ярдәмендә, Данис Зарипов исәпне 5:2гә җиткерде. Ахыргы 6 нчы алканың авторы Евгений Медведев булды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading