16+

«Ак Барс» тагын җиңде!

Казанның «Ак Барс» хоккей командасы уенчылары үз бозларында Ярославльнең «Локомотив» командасын 2:0 исәбе белән җиңделәр. Моннан ике көн элек кенә «Северсталь»не отканнар иде алар.

«Ак Барс» тагын җиңде!

Казанның «Ак Барс» хоккей командасы уенчылары үз бозларында Ярославльнең «Локомотив» командасын 2:0 исәбе белән җиңделәр. Моннан ике көн элек кенә «Северсталь»не отканнар иде алар.

Хоккей. Рәттән ике период буе боз өстендә ике яклы кискен көрәш барды, әмма бер капкага да алка кермәде. Моның өчен командаларның һәр икесенә дә капкачыларына рәхмәт әйтергә кирәктер - Константин Барулин һәм аның ярославльле «хезмәттәше» Юрий Ключников, капкаларына алкалар кермәсен өчен, мөмкин булганның барын да эшләделәр. Калган уенчылар сугышырга маташкалаулары белән истә калганнардыр, мөгаен. Эшләр болай барса, өченче период та алкаларсыз узып китмәгәе, дип торганда, «Татнефть-арена» җанатарларның бердәм гүләвенә рәттән ике тапкыр күмелде. Янне Песонен һәм Тим Стэплтон бер-бер артлы «Локомотив» капкасына алкалар шудырдылар. Кунакларга, казанлыларны куып җитеп узып китәр өчен, могҗиза кирәк иде. Ул булмады. Шулай итеп, «Ак Барс» бу уенда җиңүче калды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading