16+

Акча бөтенесен дә хәл итәме яки ничек чемпион булырга?

Чебешләрне көзен санасалар, медальләрне, спортның төренә карап, елның теләсә кайсы фасылында санап була. Берничә ел элек кенә, футбол буенча Россия премьер-лигасында да җиңүчеләр көзен ачыклана иде. Көз-яз системасына күчкәннән бирле, 30 турга сузылган зур марафонның нәтиҗәләре бездә дә язын ясала башлады.

Акча бөтенесен дә хәл итәме яки ничек чемпион булырга?

Чебешләрне көзен санасалар, медальләрне, спортның төренә карап, елның теләсә кайсы фасылында санап була. Берничә ел элек кенә, футбол буенча Россия премьер-лигасында да җиңүчеләр көзен ачыклана иде. Көз-яз системасына күчкәннән бирле, 30 турга сузылган зур марафонның нәтиҗәләре бездә дә язын ясала башлады.

Бу сезонда чемпионатның алтын медальләрен һәм җиңүче кубогын «Локомотив» яки «Зенит» алачагы багучыга бармасаң да ачык аңлашыла кебек иде. Бу ике амбицияле команда сезон дәвамында турнир таблицасының беренче баскычында бер-берсен алмаштырып торды. Әле кайчан гына лидердан шактый калышкан ЦСКАның чемпионлык шансларына зур ихтыярлы оптимистлар гына ышангандыр. Әмма алар ялгышмаган булып чыкты! Соңгы 10 турда 10 җиңү яулаган Мәскәү армиячеләре, көндәшләре хатасыннан оста файдаланып, чемпионатны беренче булып тәмамлады. «Зенит» финишка - икенче, «Локомотив» өченче булып кына килде.
Команда алдына куйган максатларны хәл итүдә, сүз дә юк, клуб бюджетының күләме бик зур роль уйный, әмма хәлиткеч рольне түгел икән. Быелгы чемпионат шуны тагын бер кат раслады. Шушы көннәрдә генә Sports.ru интернет басмасы, үз чыганакларына нигезләнеп, Россия премьер-лигасы клубларының узган сезондагы бюджет чыгымнарын игълан итте. Шул саннар кайбер нәтиҗәләр чыгарырга җирлек бирә.
Премьер-лигадагы 16 команда арасында иң аз бюджет чыгымнары (22 млн доллар) - Пермьнең «Амкар» клубында. Аз булган бюджетын да нәтиҗәле тоту һәм тотрыклы уен күрсәтү «Амкар»га чемпионатны 10 нчы урында тәмамлау мөмкинлеге бирде. Шунысы кызык: Пермь командасының 30 турда туплаган очколар саны «Рубин»ныкы кебек үк 38. Хәтта бу ике команданың откан, оттырган һәм уртак исәпкә тәмамланган матчлары саны да бер үк төрле. «Рубин» бары керткән һәм керттергән туплар аермасы буенча гына «Амкар»дан бер баскычка өстә - 9 нчы урында. Ә менә безнең клубның 2013/2014 сезондагы бюджет чыгымнары Пермьнекенә караганда якынча 6 тапкырга артыграк (125 млн доллар) булган! «Рубин» бу күрсәткеч буенча лига клублары арасында беренче бишлеккә керә. Тотылган чыгымнарга туры килерлек нәтиҗә бирмәүдә кышкы тәнәфес вакытында «Рубин» системасында булган кадрлар үзгәреше мөһим роль уйнамый калмады. Үзгәрешләрдән соң, бик күпләр киләсе сезонны беренче дивизионнан башларга туры килмәгәе, дип пошаманга калган иде. Шулай булгач, премьер-лигада ныклы унынчы урын алуны уңышсызлык дип атап булмастыр.
Ә менә бюджет чыгымнары буенча лигада 7 нче урында (75 млн доллар) булуына карамастан, «Анжи» элиталы лигада урынын саклап кала алмады. Әле бер ел элек кенә премьер-лиганың иң бай һәм кодрәтле клубларының берсе булган Махачкала клубы киләсе сезонда беренче дивизионда уйнаячак. Артка юл клубның сәясәтен үзгәртеп, бер ай эчендә кыйммәтле уенчыларын сатудан башланган иде. Урталыкта калу өчен, яңа инвестицияләр салу да аны упкыннан коткара алмады.
«Спартак» 155 млн долларлык бюджет чыгымнары белән Sports.ru рейтингында өченче урында. Ләкин мәскәүлеләр ил беренчелеген 6 нчы урында гына тәмамлый алды. Хәтта Европа лигасында катнашу хокукы бирүче зонага да эләкмәде. Сезон барышында баш тренерны алмаштыру да файдага булмады.
Бронза призер «Локомотив» бюджетының чыгымнары «Спартак»ныкыннан 10 млн долларга кимрәк. Бу очракта тотылган акчалар үзен акламаган дип әйтеп булмый. Бәлки мәскәүлеләргә үз көчләренә артык ышану һәм фортунаның көтмәгәндә кирегә борылуы комачаулагандыр. Ничек кенә булмасын, киләсе сезонда алар Европа лигасында уйнаячаклар.
Шушы ук турнирга икенче юллама сезонны дүртенче урында тәмамлаган Мәскәү «Динамо»сына насыйп булды. Аның бюджет чыгымнары 210 млн доллар (икенче күрсәткеч).
Артында куәтле дәүләт корпорацияләре торган «Зенит»ның чыгымнары иң зурысы - 300 млн доллар. Шуңа күрә ул иң кыйммәтле уенчылар сатып алудан, иң амбицияле проектларны гамәлгә ашырудан да куркып тормый. Ул үз нәтиҗәләрен дә бирә кебек. Тик зур акчалар һәм амбицияләр булган җирдә эчке каршылыклар да җитәрлек. Бу сезон «Зенит»та моны ачык сиздерде. Лидердан бер очкога гына калышып, ил чемпионатының көмеш призеры булу Питер клубына киләсе сезонда Чемпионнар лигасына янә юл ачты. Тик зур амбицияле бай клубның беренче урынны кулдан ычкындыруы үзләре өчен җиңелүгә тиң.
Бюджетыннан бу сезонда 120 млн доллар чыгым тоткан ЦСКА әлеге күрсәткеч буенча шул ук «Зенит», «Динамо», «Спартак» «Локомотив» һәм «Рубин»нан калыша. Сезон дәвамында тотрыклылыгын саклап калган бу команда, финанс чыгымнары буенча әлеге бишлектән түбәнрәк торса да, чемпион була алды. ЦСКА уенчысы Василий Березуцкийга җиңүдән соң: «Чемпион булу өчен нәрсә кирәк?» - дигән сорау биргәннәр иде. Аның җавабы болай булды: «Бюджет күләме буенча ЦСКА лигада алтынчы урында гына. Әгәр без инде ил чемпионатын отканбыз икән, димәк, күпкә лаеклырак булганбыз. Ни өченме? Бу турыда көндәшләр баш ватсын!»

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading