16+

Акча түләп көрәштерәсе инде әллә?..

Теләче Сабан туенда кунакларны каз каңгылдашкан тавыш каршы алды. Авылга кайткалап йөрсә дә, кош-корт тавышы каз-үрдәк күргәне булган алты яшьлек улымның да игътибарын үзенә җәлеп итте – шунда таба сөйрәде.

Акча түләп көрәштерәсе инде әллә?..

Теләче Сабан туенда кунакларны каз каңгылдашкан тавыш каршы алды. Авылга кайткалап йөрсә дә, кош-корт тавышы каз-үрдәк күргәне булган алты яшьлек улымның да игътибарын үзенә җәлеп итте – шунда таба сөйрәде.

Шаккатарсың, әй – уратып алган кечкенә генә мәйданда каз муенына боҗра ыргытып уйныйлар. 100 сумыңны түлисең дә, өч боҗра атып, бәхетеңне сынап карыйсың. Муенына эләктерә алсаң – каз синеке. Мәш килә халык. Ярты сәгатьләп карап тордык, ник бер казны булса да “кармак”ка каптырсыннар. Аның каравы шул вакыт эчендә уен оештыручы 1-2 мең сумлап акча эшләп алды. Казларны кызганучылар да, чират торып уйнаучылар да күп иде. Хуҗасы ничә сум акча эшләгәндер, әмма дүрт сәгатьтән соң кайту юлында да карап киттек тамашаны. Шул ук 8 каз, шул ук чират...

Сабан туенда күпләр акча эшләп калырга ашыга хәзер. Әнә, бала-чага кабартылган тауда шуып маташканда, кара исәп белән әлеге бизнесның көне буена 60 мең сумлап акча китерүен исәпләп куярга өлгердем.

Сорау булганда, тәкъдим бар анысы. Берәүне дә каз муенына кыршау киертергә куып китермәгәннәрдер. Әмма медальнең икенче ягы да калкып чыга: милли уеннар күләгәдә кала. Аларда катнашу өчен балаларны батуттан сөйрәп чыгарып булмый. Бушлай! Әллә мин әйтәм, Сабан туенда капчык йөгерешен, бил алышуны да түләүле итеп карарга микән? Мәйданга чыккан көрәшчеләр аз булуын күргән тәкә ямансуламасын өчен.

Фәрит Салихов.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading