Швеция һәм Финляндиядә узган хоккей буенча быелгы дөнья беренчелеге россиялеләр өчен фанфараларсыз гына тәмамланды. Соңгы елларда команданың алтын медальләр яисә призлы урын белән кайтуына ияләнеп кенә килгәндә, бераз сәеррәк, әлбәттә. Быел чирекфиналдан да уза алмадык. Тәнкыйть сүзләре күп яңгыраса да, тренерлар штабына кизәнергә берәү дә җөрьәт итә алмый - алда...
Җиңелүдән соң ук Россия хоккей федерациясе президенты Владимир Третьяк баш остаз итеп Зиннәтулла Билалетдиновны билгеләп ялгышмауларын искәртергә ашыкты. «Ул профессиональлеген узган ел күрсәтте инде. Команда белән яхшы идарә итә, уенчылар аны тыңлый, хөрмәт итә, дисциплина да үз урынында, тренер да үз урынында».
Россия спорт министры Виталий Мутко да бу хакта ачык әйтте: Олимпиада алдыннан тренерлар штабы составында үзгәрешләр булмаячак.
- Хәзер тренерлар штабы өчен иң мөһиме - дөрес нәтиҗәләр чыгарып, Олимпия командасы составын бик игътибар белән формалаштыру. Әгәр төрле турнирларда сыналган уенчылар командага файда китермәгән икән, аларны бәлки җыелма командага чакырмау хәерлерәктер. Хәзер без баш тренер Зиннәтулла Билалетдиновка тулысынча ышаныч белдерергә тиешбез һәм шулай эшлибез дә. Ул команданы Сочига әзерләячәк.
Олимпиада кысаларында хоккей турниры киләсе елның 7-23 февраль көннәрендә узачак. Билгеле, Сочи Олимпиадасына тугыз айлап кына вакыт калып барганда, баш тренерны алып ату акылсызлык булыр иде. Өстәвенә Зиннәтулла Билалетдиновны «Ак Барс»ка уңышлы гына җитәкчелек иткән җиреннән Олимпия циклына ил командасын әзерләргә дип йолкып диярлек Казаннан тартып алдылар. Клуб эшчәнлеге белән шөгыльләнү җыелма команда өчен вакытны аз калдыра дип ике постны берьюлы биләүне дә тыйдылар. Моңа кадәр Зиннәтулла Хәйдәр улының борчылырга урын калдырганы булмады. Узган ел андый ук зур бурычлар куелмаган булса да, Россия хоккейчылары бер еллык тәнәфестән соң чемпион исемен кире кайтара алды. Дөрес, ул вакытта команда җиңүенә НХЛ йолдызлары, аеруча узган сезонда яхшы формада булган Евгений Малкинның зур ярдәме тиде. Быел океан арты уенчыларының күбесе килә алмады, мотивация дә башка булгандыр. Бәлки үзенә күрә шахматтагы кебек азны оттырып, зурракны (Олимпия уеннарын) оту алымы булгандыр. Россия хоккейчыларының Олимпия чемпионы булуын спорт функционерлары, тренерлар, спортчылар һәм хоккей сөючеләр 20 елдан артык көтә бит инде.
Шулай да бу максатка ирешергә бер җитди проблема - бердәмлек булмау комачауларга мөмкин. Бу хакта легендар хоккейчы, Олимпия чемпионы, сенатор Вячеслав Фетисов болай дип кисәтә:
Бездә Россия хоккей федерациясе, КХЛ һәм Спорт министрлыгы аккош, кысла һәм чуртанны хәтерләтә. Мәсьәләне төптән аңлап, хоккей өчен файдалы эшкә әзер булган барлык якны бер максатка хезмәт иттерү өчен берләштерү җитми. КХЛда уенчылар белән гаять зур суммага контрактлар төзү дә, күргәнебезчә, яхшыга илтмәде, лиганың үз эчендә шактый каршылыклар китереп чыгарды. Хоккейчыларның хезмәт хакларына чик күләмне кертү буенча ирешелгән килешүләр үтәлергә тиеш дип саныйм. Аннан башка да проблемалар җитәрлек. Ләкин спорт түрәләре мондый мәсьәләләр белән башларын катырырга теләрләрме икән, бик шикләнәм, - дип белдерә ул.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар