16+

Алексей Камешков: «71 яшемә җитеп, бер тапкыр да авырмадым»

Спорт белән шөгыльләнергә беркайчан да соң түгел. Бу сүзләрне 71 яшьлек Алексей Камешков еш кабатларга ярата. «Мастерс» чемпионатында медаль өчен ярышучыларның берсе ул. - Алексей Антонович, тормышыгызда хәзер спорт нинди роль уйный? - Мин гомерем буе спорт белән шөгыльләнәм. Спорт минем тормышым ул. Хәзер үземне тонуста тоту өчен, сау-­сәламәт булу...

Алексей Камешков: «71 яшемә җитеп, бер тапкыр да авырмадым»

Спорт белән шөгыльләнергә беркайчан да соң түгел. Бу сүзләрне 71 яшьлек Алексей Камешков еш кабатларга ярата. «Мастерс» чемпионатында медаль өчен ярышучыларның берсе ул. - Алексей Антонович, тормышыгызда хәзер спорт нинди роль уйный? - Мин гомерем буе спорт белән шөгыльләнәм. Спорт минем тормышым ул. Хәзер үземне тонуста тоту өчен, сау-­сәламәт булу...

Спорт белән шөгыльләнергә беркайчан да соң түгел. Бу сүзләрне 71 яшьлек Алексей Камешков еш кабатларга ярата. «Мастерс» чемпионатында медаль өчен ярышучыларның берсе ул.
- Алексей Антонович, тормышыгызда хәзер спорт нинди роль уйный?
- Мин гомерем буе спорт белән шөгыльләнәм. Спорт минем тормышым ул. Хәзер үземне тонуста тоту өчен, сау-­сәламәт булу өчен шөгыльләнәм. Ә болай, спорт - минем икмәгем дә, хоббием да.
- Спортка ничек килдегез?
- Балачагым Идел буенда үтте. Мин туып үскән Васильево бистәсе суга терәлеп тора. Авылыбызның башка малай-шалайлары кебек, мин дә оста йөзә идем. Йөзәргә 5-6 яшьләр тирәсендә үзлегемнән өйрәндем. Казанда бассейн ачылуга, мине «Буревестник» командасына кабул иттеләр. Ул команда составында озак еллар уңышлы чыгыш ясадым. Спорт мастеры дәрәҗәсен алдым. Педагогия институтын тәмамлап, физкультура укытучысы булып эшкә урнаштым. Озак еллар тренер булып эшләдем.
- Чемпионатта нинди юнә­лештә ярышачаксыз?
- Мин 50 метрлы аралыкны баттерфляй ысулы белән йөзәчәкмен.
- Тренировкалар ничек барды?
- Атнасына 4-5 тапкыр, берәр сәгать шөгыльләндем. Шул вакыт эчендә 2-2,5 км араны йөзеп чыгабыз. Спортта инде тәҗрибәм зур, мондый төр ярышларда күп катнашуыма карамастан, барыбер борчылам. Без бит үз шәһәребездә чыгыш ясыйбыз. Бөтен туганнарыбыз, дусларыбыз безнең өчен трибуна аша җан атып торачак. Бу үзенә күрә зур җаваплылык.
- Нәрсә мөһимрәк, катнашумы, әллә җиңүме?
- Әлбәттә, катнашу. Мин җиңүгә омтылмыйм. Бу яшемдә аның турында уйларга соң инде. Без гел нинди дә булса ярышларда катнашабыз. Россия кубогы, Европа, Дөнья чемпионатлары... ярышлар безгә үз-үзебезне җиңәргә ярдәм итә.
- Гаиләгез дә спортка гашыйк икән...
- Гаилә башлыгы ни белән шөгыльләнә, калганнар да аннан үрнәк ала инде. Улым кечкенәдән йөзүгә йөрде. Ул хәзер су спорты төрләре мәктәбендә директор. Кызым Россиянең лаеклы тренеры. Ике оныгым да спорт мастерына кандидат. Тагын бер оныгым нәфис гимнастика белән шөгыльләнә.
- Башкаларны да гел спортка өндисездер инде?
- Яшьләрне гел спорт белән дустанә мөнәсәбәттә булырга чакырам. Спорт сәламәтлек чыганагы икәнен үз мисалымда дәлилләдем. 71 яшемә җитеп, бер тапкыр да авырмадым.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading