16+

Алена Косторная Тутберидзега кире кайта

Фигуралы шуу бер сериалга әйләнә башлады.

Алена Косторная Тутберидзега кире кайта

Фигуралы шуу бер сериалга әйләнә башлады.

2018 елгы Олимпиада уеннарыннан соң икенче урын алган Евгения Медведева (беренче урынга Алинә Заһитова лаек булды) атаклы тренер Этери Тутберидзедан Канада тренеры Брайан Орсерга китте. Китте һәм әллә ни  уңышларга ирешмәде. Узган елның сентябрендә исә кабат Тутберидзега кайтты. Җәй көне җанатарларны тагын бер хәбәр шаккатырды. Этеридан аның иң көчле ике спортчысы - Александра Трусова белән Алена Косторная Евгений Плющенкога китеп бардылар. Алар да, Медведева кебек үк, тренердан китүен аның үзенә хәбәр дә итмәгәннәр иде.

Трусова югалып калмады, зур уңышларга ирешә. Ә менә күп кенә спортчылар хыяллана гына алган өчле аксель сикерүче Косторная җанатарларын бу сезонда бөтенләй сөендерми. Хәтта үзенең өчле акселен дә "югалтты". Шуның өстенә аның, Трусова, Щербакова,  Вәлиева кебек, дүртле сикерешкә теше үтми. Бу элементлардан башка җиңүгә өмет итеп булмый. Соңгы Россия кубогы ярышында Косторная алтынчы урында гына булды. Трусова белән Щербакованың ярышта катнашмавын истә тотканда, аны сигезенче урында гына дияргә була. Бу нәтиҗә белән ул дөнья чемпионатына калган бердәнбер путевканы ота алмады. Бүген исә Аленаның кабат Тутберидзе командасына кайтуы билгеле булды. Дөресрәге, кайтты дигән сүз чыкты. Әмма Тутберидзе төркеме хореографы Даниил Глейхенгауз әлегә Аленаны кире үзләренә алулары турындагы карарга килмәүләрен хәбәр итте.

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading