16+

Алинә артыннан - Камилә, Камилә артыннан - Ясминә!

Россия кубогы финалында якташыбыз, фигуралы шуу остасы Камилә Вәлиева беренче урынны алды. Бу җиңү аңа ансат бирелмәде. Ирекле программада Камилә ялгышлар ясады, ике тапкыр егылды да. Әмма алар аңа җиңәргә комачауламады.

Камилә 238 балл җыеп, беренчелекне алды. Икенчедә Майя Хромых, өченчедә Дарья Усачева. Өчесе дә Этери Тутберидзе укучылары. 

Әлеге ярышта март аенда Швециядә узачак дөнья чемпионатына өченче путевка уйнатылды. Камилә яшенә караганда дөнья чемпионатында катнаша алмый. Ә юниорлар чемпионаты, коронавирус сәбәпле, быел уздырылмады. Сезон дәвамында оештырылган ярышлар нәтиҗәсе буенча чемпионатка Александра Трусова белән Анна Щербакова бара.

Өченче спортчыны Россия кубогы ярышлары нәтиҗәсе буенча сайлап алалар. Төп претендентлар исә Елизавета Туктамышева белән Алена Косторная. Ярыш нәтиҗәләре буенча Туктамышева дүртенче, Косторная алтынчы урында. Чемпионатка кемнең барасы соңрак билгеле булачак. 

Алена Косторная бу сезонда Плющенко командасына килеп кушылды. Европа чемпионы Косторная әлегә югары нәтиҗәләр белән куандырмый.

Парлы шууда якташыбыз Ясминә Кадыйрова да яхшы нәтиҗә күрсәтте. Иван Бальченко белән Ясминә Кадыйрова, 206,96 балл җыеп, өченче урынга лаек булды. Ясминәгә 16 яшь, тумышы белән Казаннан. Узган елны Россия кубогы ярышында икенче урынны алган иде.

Фото: https://vk.com

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading