16+

Алинә Заһитова тренерының фотосында юк. Нәрсә булган?

Тутберидзе командасы кызларының гомуми фотосында Алинә Заһитова да юк. Алинә дә тренердан китмәгәндер бит?

Тутберидзе командасы кызларының гомуми фотосында Алинә Заһитова да юк. Алинә дә тренердан китмәгәндер бит?

Этери Тутберидзе инстаграм битенә спортчыларның күнегү вакытындагы барысы бергә төшкән фотоны куйган иде. "Новогорскидагы Олимпиада базасында күнегүләр тәмамланды, программалар куелып бетте. Ярышларга әзерләнәсе генә калды. Хәзер без нәтиҗә өчен тырышачакбыз" дип язган тренер. 
Бу фотоны күргән халык алар арасында Алинә Заһитованың булмавына борчыла башлады. Шуннан тренер штабы Алинәнең авырып китүен һәм өйдә калырга булды, ул үзчикләнүдә, дип хәбәр итте. Барысы да яхшы, диләр алар.
Тутберидзе командасыннан иң көчле спортчы Алена Косторнаяның китүен язган идек. Аңа кадәр Александра Трусова да китте. Аларның тренеры хәзер Евгений Плющенко.

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading