Шәһри Казан

Алинә Заһитованың көндәше Евгения Медведева кабат Тутберидзе белән эшли башлаячак

Тутберидзе командасында Алинә Заһитова да шөгыльләнә, әмма ул быелга ярышларда катнашмаска булды. Кайбер белгечләр Медведеваны Заһитованы алыштырачак дигән фикерен дә җиткерә. 

Фигуралы шуу буенча быелгы сезон яңалыкларга шактый бай булып чыкты. Аерым алганда, спортчыларның тренерларын алыштыру шаукымы бара. Җанатарлар әлеге яңалыкларны күзәтеп барырга өлгерми дә кала. Бүгенге яңалык та шаккатмалы – Евгения Медведева кабат Этери Тутберидзе командасына кайткан.

Хәтерләсәгез, 2018 елгы Олимпиададан соң Медведева Канадага китеп барды. Ул анда Брайан Орсер җитәкчелегендә шөгыльләнә башлады.  Спортчының Тутберидзедан китүе тыныч кына булмады. Үпкәләшү сүзләре дә шактый булды. Ә менә хәзер алар тагын бергә. Инстаграм битендә Этери Тутберидзе Медведева белән төшкән фотосын элеп, “кайтуың белән” дип язып куйган. 

Тутберидзе командасында Алинә Заһитова да шөгыльләнә, әмма ул быелга ярышларда катнашмаска булды. Беренче каналда бара торган “Ледниковый период” тапшыруында алып баручы булачак. Кайбер белгечләр Медведеваны Заһитованы алыштырачак дигән фикерен дә җиткерә. 

Реклама

Этери Тутберидзедан быел иң өметле спортчылары – Александра Трусова белән Алена Косторная Евгений Плющенкога китеп барды. Тутберидзе командасы шактый сыегаеп калды дияргә була. Узган атнада спортчылар яңа программаларын күрсәтте. Медведеваның чыгышы бик әйбәт булмады. Тренер Александр Жулин хәтта, Евгениягә карарга да кызганыч иде, дип белдерде. Евгения чыгышыннан соң Тутберидзе, аңа теләктәшлек белдереп, кул да чапты. Операторлар моны кадрга эләктереп алырга өлгерде, җанатарлар да тренерның бу гамәленә шаккаткан иде. Этери Медведевага башка ачу тотмый, дигән фикергә килделәр. Әмма аның сәбәбе булган икән. Сөйләшүләр алдан ук булгандыр, аны хәзер генә хәбәр иткәннәрдер. 

Алинәнең җанатарлары исә бу хәбәрне кискен кабул итте. Алинәне махсус шоуга кертеп җибәреп, Медведевага урын әзерләдеңмени дип тә сүгеп алганнар Тутберидзены. 

Ә менә якташыбыз Камилә Вәлиева адресына мактау сүзләре шактый булды. Камилә юниор спортчы саналса да, күрсәтмә чыгышларда ул олылар белән катнашты. Белгечләр аңа зур өметләр баглый, булачак Олимпиада йолдызы дип фаразлый.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: