16+

Алтын медальләргә юл сабый чактан башлана

Казанда муниципаль карамактагы балалар-үсмерләр спорт мәктәпләрендә 19 мең 853 бала шөгыльләнә.

Алтын медальләргә юл сабый чактан башлана

Казанда муниципаль карамактагы балалар-үсмерләр спорт мәктәпләрендә 19 мең 853 бала шөгыльләнә.

- Спорт мәктәпләренең 15е турыдан-туры Универсиада комплексларына урнашкан. Балалар «Тулпар», «Төзүче», «Мирас», «Москва», «Бустан» һәм «Олимп» спорт сарайларында да уку-күнегү дәресләре үтәләр. Яхшы шартлар куанычлы нәтиҗәләр дә бирә, - ди шәһәр башкарма комитетының физик культура һәм спорт комитеты рәисе Илгиз Фәхриев.
Узган ел, мәсәлән, Наталья Жукова яшьләр арасында чаңгыда узышта дөнья беренчелегендә ике мәртәбә чемпион исемен яулаган. Александр Марков физик мөмкинлекләре чикле спортчылар арасында җиңел атлетика буенча дөнья беренчелегендә җиңгән. Мария Шекерова дзюдо буенча Европа Кубогында бронза медаль, ә Светлана Липатова ирекле көрәш буенча Европа беренчелегендә 1 нче урынны алуга ирешкән. Халыкара спорт ярышларында Казаннан 27 үсмер егет һәм кыз катнашкан. Мәктәп яшендәге 20 бала халыкара класслы спорт мастеры, 155е - спорт мастеры, 659 малай һәм кыз спорт мастерлыгына кандидат.
Бу әйбәт күрсәткеч. Кызганыч, тренерлар саны җитми. Казанда быел - Универсиада, аннан спортның су төрләре буенча дөнья беренчелеге, футбол буенча дөнья чемпионаты көтә. Без балаларны шушы чараларга йөз төбәп, алтын медальләр яуларга рухландырып тәрбияләргә омтылабыз, - ди Илгиз Фәхриев.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading