16+

Җанатар картасы: футболга ансыз булмый

Чын җанатармы син, әллә гади тамашачымы, аерма юк – футбол карарга стадионга барырга уйласаң, Җанатар картасын барыбер ясатырга туры киләчәк. 30 июльдә “Рубин” командасының “Ак Барс Арена” стадионында “Оренбург” клубына каршы уенын (матч 15:00 сәгатьтә башлана!) карарга теләүчеләр сүзнең нәрсә турында баруын аңлап алгандыр.

Җанатар картасы: футболга ансыз булмый

Чын җанатармы син, әллә гади тамашачымы, аерма юк – футбол карарга стадионга барырга уйласаң, Җанатар картасын барыбер ясатырга туры киләчәк. 30 июльдә “Рубин” командасының “Ак Барс Арена” стадионында “Оренбург” клубына каршы уенын (матч 15:00 сәгатьтә башлана!) карарга теләүчеләр сүзнең нәрсә турында баруын аңлап алгандыр.

 Аңламаучылар булса, Җанатар картасының нәрсә икәнен бүген тәфсилләп сөйләрбез.

Карта ни өчен кирәк?
Бу – матчларга куркынычсыз йөрү өчен цифрлы сервис. 2018 елда Россиядә узган  Дөнья чемпионаты вакытында (берничә уен Казанда да үткәрелде) стадионга керү өчен билет кына түгел, ә Җанатар картасының булуы да мәҗбүри таләп икәнен хәтерлисездер әле. Ул вакытта Җанатар паспортын муенга асып йөрергә туры килсә, хәзер бу сервис тулысынча цифрлашкан.
Россия премьер лигасындагы (РПЛ) уеннарны, ул кайсы гына шәһәрдә узса да, Җанатар картасыннан башка стадионда тамаша кылып булмаячак. Чөнки билетлар да, еллык абонементлар да Җанатар картасы булган очракта гына сатыла. Шул рәвешле тамашачыга стадионга керү өчен билет белән бергә уникаль QR-код та күрсәтәсе була. Соңгысын телефонга йөкләтелгән Дәүләт хезмәтләре кушымтасы аша (яисә кәгазьгә чыгартып алып килеп) күрсәтергә туры киләчәк.
Исегездә калдырыгыз: Җанатар картасы 14 яшькә кадәрге балаларга да кирәк!

Картаны ничек эшләтергә?
Бүген Җанатар картасын ике төрле ысул белән ясатып була. Әмма кайсы гына юлны сайласагыз да, Дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында теркәлгән булу һәм шәхеснең расланганлыгы шарт.

1нче ысул. Гаризаны Россия Федерациясе Дәүләт хезмәтләре порталы аша тапшыру. Монысы – иң киң таралган юл. Иң беренче эш итеп “Госуслуги” порталында  аерым бүлектә “Карта болельщика” хезмәтенә  күчәсез; персональ мәгълүматларның дөреслеген раслыйсыз; таләпләр буенча фотосурәтегезне урнаштырасыз (мөмкинлекләр булмаган очракта Күпфункцияле үзәктә дә фотосурәткә төшәргә мөмкин); гаризагызның статусы үзгәргәнен көтәсез (күп дигәндә 10 минут вакытны ала) һәм Күпфункцияле үзәккә барып шәхесегезне раслатасыз (үзегез белән паспорт алырга онытмагыз!). Шулай итеп, Җантаар картасы кулыгызда, дөресрәге – телефоныгызда!
Җанатар картасын 14 яшькә кадәрге балаларга шул ук портал аша әти-әнисе ясата. Моның өчен баланы Күпфункцияле үзәккә алып барырга кирәкми.

2нче ысул. “Яңа үрнәктәге” 10 елга бирелә торган чит ил паспорты булганнарга Җанатар картасын өйдән торып кына ясатырга була. Кул астында NFC-модульле смартфон булу гына мөһим. Күпфункцияле үзәккә барып тору да кирәкми. Моның өчен шулай ук “Госуслуги” порталында  аерым бүлектә “Карта болельщика” хезмәтенә  күчәсез; кемгә рәсмиләштерүне сайлыйсыз; чит ил паспорты буенча рәсмиләштерү юлын сайлыйсыз; персональ мәгълүматларның дөреслеген раслыйсыз; таләпләр буенча фотосурәтегезне урнаштырасыз һәм чит ил паспорты мәгълүматларын кертәсез.

Футболга бару планы үзгәрсә?
Җанатар картасы да эшләттегез, билетны да сатып алдыгыз, әмма ниндидер сәбәпләр аркасында матчка барып булмаса нишләргә, дигән сорау туарга мөмкин. Чөнки билет Җанатар картасы номеры буенча сатыла бит.
Борчылырга кирәкми: Дәүләт хезмәтләре порталында шәхси биттә билетны икенче кешегә тапшырып була. Бары тик яңа хуҗаның Җанатар картасы номерын (яисә карта рәсмиләштерелгән телефон номерын, электрон почта адресын) гына күрсәтергә кирәк.
Сүз уңаеннан, иртәгә – шимбә көнне Казанда Күпфункцияле үзәкләр кичке 5кә кадәр эшли.

Фото: https://rubin-kazan.ru/

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading