16+

Андрей Аршавин Питерга кайта

Россия җыелма командасының элеккеге капитаны Андрей Аршавин Лондонның «Арсенал»ыннан кабат Питер «Зенит»ына кайта. Аңа хәтле Питер командасына А.Тимощук кушылган иде. Бу ике уенчының кабат «Зенит» составында уйный башлавы клубның «яңа кан» өстәү буенча яңа юнәлештә эшләвенә туры килеп бетми. Командадан Б.Алвеш «Фенербахче»га сатылды, К.Зырянов белән килешү һавада эленеп тора.

Узган атнада «Арсенал» Аршавин белән яңа килешү төземәве хакында белдерде. Төркиянең Fanatik газетасы язганча, әлеге уенчы белән әүвәл Истанбулның «Бишекташ»ы кызыксынган булса, Аршавин бер сезон өчен 3 миллион евро сорагач, бу уеннан кире кайта.
Аршавинның кабат Россиягә кайтуына белгечләр төрлечә карый. Телекомментатор Г.Орлов әйтүенчә, бу һөҗүмче үзен-үзе аклаячак, аның элек «Зенит»та нинди искитәрлек уеннар күрсәтүен искә төшерегез!
Бу фикер белән абруйлы белгеч А.Бышовец килешми: «Мондый күчү Аршавинга карьерасын туган клубында матур итеп тәмамлау өчен ихтирам йөзеннән генә булырга мөмкин».
Җанатарлар элеккеге кумирларны алкышлап каршылар дип кистереп әйтүе авыр. «Зенит» хәзер бөтенләй башка команда, кумирлар да башкалар. «Арсенал»да 4 ел уйнау дәверендә Аршавинның уйнау осталыгы артмады, ул бары тик төрле җәнҗаллы хәлләрнең каһарманы гына булуга иреште.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading