«Әйе, әһе димәскә, ак-карага тимәскә. Әтиең биргән биш тиенгә ни алыр идең?» - якташым педагогика фәннәре кандидаты Нәҗип ага Шакирҗанов белән сөйләшкәннән соң, кылт итеп кечкенә чакта үзебез уйнаган әнә шушы уен искә төште. Биш тиеннең үзенә күрә үтемле чагында уйнаганбыз без аны. Шул бәягә кинога кереп була, суыра торган...
Авылы бетсә дә, хатирәләр исән
Ә менә дүрт яшьлек Нәҗипкә сугышка чыгып киткәндә әтисе тоттырган тиен акчалар алар бүтән... Әтәч кайгысы булмый инде анда... Әтисенең үзенчә, еламасын дип, сабыйның күңелен күрәсе килүе булганмы, әллә юл хәере бирүеме?.. Тик шуны улының учына салганда: «Улым, мин исән-сау әйләнеп кайтырмын»,-дигән вәгъдәсен генә үти алмый әти кеше... Яу кырында ятып кала.
Нәҗип аганың: «Һа-а-ай, бик авыр булды тормыш», - дип сузуында әйтерсең сугыш чорының бөтен михнәтләре сыйган иде.
- Ул вакыттагы мохтаҗлыкны сөйли торган түгел. Ул утынга интегүләр... Нишлисең, кышы кыш кынамы әле ул чакларда, катып үлеп булмый бит, утынны әни белән икәү урманнан урлап алып кайтабыз. Кайвакытта шуны кыска-кыска гына итеп турап, базга алып төшеп кискән чаклар да булды. Кеше белмәсен, ишетмәсен, лесникка әйтмәсеннәр дип...
Белмиме соң инде?! Озын колаклар чат саен була. Әләк-чәләк аркасында бер кесә бодай белән тотылып, төрмәләрдә чиләнүчеләр аз булмаган ул заманда. Җиткерәләр боларны да. Урманнан утын кискән өчен берничә тапкыр суд каршысына басарга туры килә. Бичарадан ничара дигәндәй, олыга сан булып, әнисен якларга дип судка Нәҗип тә бара. Шөкер, гаиләдәге берсеннән-берсе кечкенә дүрт бала хакына булса кирәк, зурга җибәрмиләр. Иллә мәгәр ул гына да җиңеләйтми әле аларның тормышын. Әле булса хәтерендә, Урманайда (Азнакай районы) Сабан туе икәнен ишетеп, ач көйгә 15-20 чакрым араны йөгереп шунда китә малай. Исәбе: йөгерештә катнашып алган бүләге белән әнисен сөендерү.
- Чыннан да, беренче килдем. Бүләккә сөлге бирделәр, - дип искә ала Нәҗип ага ул вакыйганы.
Ипилек акча юнәтү өчен җиләк җыеп Урыссу станциясендә саткан чаклары да аз булмый аның. Шул акчага, әлбәттә инде, ипи сатып ала. Ач булса да, үзе генә башлап ашарга җөрьәт итмичә, шуны әнисенә бөтен килеш кайтарып бирә.
Башка таяныр кешеләре булмагач, менә шулай бик иртә балигъ булырга, тырышып-тырмашып, җаваплылыкны үз өстенә алырга туры килә Нәҗипкә. Күрше-тирә авыллар утлы булганда да сукыр лампа яктысында дәрес әзерләгән Муратовка авылы малае укуда да сынатмый. Башта урман аша йөреп, Көчле Бүләк авылында башлангычны, аннан 18 чакрым ераклыктагы Югары Стәрлегә йөреп, җидееллык мәктәпне «биш»ле билгеләренә генә тәмамлый. Арча педучилищесын тәмамлаганнан соң Алабуга педуниверситетының физика-математика бүлегендә «биш»кә генә ике курс укыгач, III курсны авиация институтының радо-техника факультетында дәвам итә.
Рекордчы Шакирҗанов
Ә йөгерүне гомер буе ташламый.
Хәтта пенсиягә чыккач та, Татарстан һәм Россия җыелма командалары составында ярышларда катнаша. 2003 елда 66 яшьлек Нәҗип Шакирҗанов Мәскәүдә ветераннар арасында узган җиңел атлетика ярышларында Россия һәм Татарстан җыелма командасы составында чыгыш ясап, 200 метрны 28.4 секундта узып, Россия күләмендә рекорд куя. Финляндиядә ветераннар арасында җиңел атлетика буенча узган Европа чемпионатында катнашып алтынчы урынны яулый.
- Ныклап торып йөгерә башлауның үзенә күрә сәбәбе дә булды, билгеле, - дип елмая ул. - Арча педучилищесында укыганда, күрәм, группадашлар арасында иң кечкенәсе мин. Аяклар да кәкре сыман тоела. Боларны турайтып булмасмы икән дип йөгерә башладым. Аяклар туп-туры булды.
КАИда укыганда да ярышларда чемпион исеме яулый. Россия командасы составында йөгерә ул.
- Аспирантураны Мәскәүдә Педагогика фәннәре академиясе каршындагы институтта педагогия һәм психология фәнни-тикшеренү институтында көндезге бүлектә укыдым. Шунда кандидатлык диссертациясе якладым. Ярышларда катнашмасам да, ул чорда да йөгерүне дәвам иттем, - ди Нәҗип ага.
Шул вакытта Мәскәүдә эшләп йөргән Нәҗип Шакирҗановның юлына очраклы рәвештә генә Татарстанның мәгариф министры Мирза Мәхмүтов очрамаган булса, егетнең язмышы бәлкем бөтенләй башка юлдан киткән булыр иде. Ә ул министрның, профессиональ техник белем буенча яңа институт ачабыз, кайт, фатир да бирербез дигән сүзе белән, 1976ның мартында туган якларга кайта. Профтехпедагогика фәнни-тикшеренү институтында өлкән фәнни хезмәткәр һәм кадрларның квалификациясен күтәрү институтында педагогия һәм психология кафедрасы мөдире була. 1991 елдан ул халыкны эшкә урнаштыру үзәге оештыру эшләрен башлап йөри. Бу юнәлештә махсус министрлык барлыкка килгәч, Нәҗип Зәки улы җитәкләгән оешма Республиканың укыту-методика үзәге дип атала башлый. Авиация кадрларының квалификациясен күтәрү институтында эшләгән чоры да киеренке хезмәттә уза аның. авиация заводлары булган Санкт-Петербург, Смоленск, Ульяновск, Улан-Удэ, Киев кебек бөтен шәһәрләрне лекцияләр белән йөреп чыга. Шул дәвер эчендә барлыгы 100гә якын фәнни хезмәт яза, Педагогик белем буенча халыкара фәннәр академиясе академигы дәрәҗәсенә ирешә. Бу көннәрдә Нәҗип Зәки улы өчен чын-чынлап урак өсте. Социаль-гуманитар белем институтында һәм Россия Халыкара туризм академиясенең Казан филиалында студентлардан имтиханнар кабул итә ул.
Менә сиңа «шах», менә сиңа «мат»
Бер үк вакытта шахмат белән дә мавыккан кеше буларак, монда да аның үз тактикасы булуына шик калмый. Нәҗип Шакирҗановны шахматка нәрсә этәргән соң? Моның кадәресе минем үземә дә кызык.
- Стәрледә укыганда, мәктәптә башлангыч классларда укытучы Габдрахманов абый бар иде. Мин шуның улы белән бер сыйныфта укыйм, аңа математикадан ярдәм итәргә дип өйләренә бара идем. «Әйдә, аш пешкәнче шахмат уйныйк», - дип, Габдрахманов абый өйрәтте шахматка. Әле дә күз алдымда, кулдан ясалган шахмат иде аларның. Шуннан мавыгып, кызыксынып киттем. Бөтен шахматчыларны белә идек. Борис Спасский дигән шахматчы бар иде. Ул СССР чемпионы булгач, сөенечемнән, җиңүе белән котлап, телеграмма җибәрдем. Бу әле минем Арчада укыган чак. Аның шахмат партияләрен өйрәндем. Ул иң яшь шахматчыларның берсе иде. КАИда укыганда шахмат клубына йөргәләдем. Үзебезнең данлыклы шахматчы Рәшит Нәҗметдинов белән дә шунда таныштык, - ди ул, истәлекләре белән уртаклашып. - Аның белән дә уйный идек. Соңыннан да Бауман урамында гел очрашып тордык. Сәдәфтән тотып алып, шуны өзми торып җибәрми иде. Берәр сәгать сөйләшкән чаклар да булды... 60нчы еллар башында Казанга дөнья чемпионы Василий Смыслов килде. 20 тактада сеанс бирде. Мин дә шунда. Аның ат белән дүрт пешка, минем фил белән дүрт пешка калды. Мин озаграк уйлый башладым, ахры. «Ник болай озак уйлыйсың, әйдә тизрәк», - ди бу. Ашыгычлык белән, филне оттырдым...
Нәкь менә шунда, кара әле, ат йөреше, филнекенә караганда көчлерәк икән бит, ат белән шахмат тактасының 64 бүлемтегендә дә йөреп чыгып була икән, дигән нәтиҗәгә килә ул. Һәм шушы фикер Нәҗип Шакирҗановка әле бүген дә тынгы бирми. Буш вакытларында ике кулына бер эш табып, ат йөреше белән кроссвордлар эшли.
- Әйдә «Шәһри Казан»ны укучылар да ат егәренең көчен сынап карасын әле, - дип, бер кочак кроссвордлар сузды ул саубуллашканда. Йә ничек? Сыныйбызмы?
Рәсем асты: 2006 ел. Краснодарда җиңел атлетика буенча ветераннар арасында Россия беренчелегенә ярышлар вакытында.
Комментарийлар