16+

Артка юл юк!

Казанның «Ак Барс» хоккей командасы белән Чиләбенең «Трактор»ы арасындагы кискен көрәш дәвам итә. 2 апрель көнне «Трактор» боз сараенда үткән уен Көнчыгыш конференциядәге командаларның Көнбатыштагыларга караганда бермә-бер көчлерәк икәнен дәлилләде.

Артка юл юк!

Казанның «Ак Барс» хоккей командасы белән Чиләбенең «Трактор»ы арасындагы кискен көрәш дәвам итә. 2 апрель көнне «Трактор» боз сараенда үткән уен Көнчыгыш конференциядәге командаларның Көнбатыштагыларга караганда бермә-бер көчлерәк икәнен дәлилләде.

Матч башланып китүгә, мәйдан хуҗалары үзләрен чынлап та хуҗалар икәнен күрсәтте. Әллә казанлылар моны махсус эшләде, әллә көнаралаш диярлек уен уздыру үзенекен итте - беренче ун минут эчендә, Барулин капкасына ике алка очты. Аяк чалып егуы аркасында, штраф бүлмәсенә кергән «барс» Лаурис Дарзиньш 30 секунд та утырмады, Ян Булисның голы сәбәпле, янәдән уенга чыкты - 1:0. Мәйдан хуҗалары икенче голны да озакка сузмады, «Ак Барс» сакчыларының сүлпәнлегеннән файдаланып, 11 нче минутта Антон Глинкин исәпне 2:0 итте.
Казанлыларны бу гол уятып җибәрсә дә, «Трактор» капкачысы Майкл Гарнетт үз осталыгын күрсәтә бирде. Икенче периодның уртасына чаклы, «барслар» капканы кыйнадылар гына! Ниһаять, сакчыларның ялгышыннан файдаланып, 28 нче минутта Денис Голубев исәп аермасын киметте - 2:1.
Өченче периодта казанлылар позицион һөҗүмгә, ә «тракторчылар» бөтен өметләрен контрһөҗүмнәргә багладылар. Дөресен генә әйткәндә, «Ак Барс» һөҗүмчеләренең уңай нәтиҗәгә ирешә алмауларының сәбәбе - «Трактор»ның оста саклануы. Ә менә кунаклар сак турында бөтенләй онытты булса кирәк. Денис Голубев белән Константин Корнеевның үз зонасындагы хатасы 46 нчы минутта Андрей Поповның голына китерде - 3:1. Ике гол аерманы башка вакытта тигезләсә дә, мондый рухтагы матчта «Ак Барс» өчен бу мөмкин булмаган хәл иде. «Трактор» дүртенче уендагы ялгышларын кабатламады. Шулай да, 55 нче минутта Алексей Морозов исәпне 3:2 иткәннән соң, Казан җанатарлары могҗизага ышана башлады. Ни кызганыч, «Ак Барс» очрашуны овертаймга кадәр суза алмады. Матч 3:2 исәбе белән мәйдан хуҗалары файдасына тәмамланды.
Шулай итеп, хәлиткеч матч бүген Казанда узачак. Ә финалда көндәшләрнең берсен Мәскәү «Динамо»сы көтеп тора!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading