16+

«Авыр артиллерия»гә сәясәттә дә, рингта да сорау зур

Профессионаллар арасында иң авыр үлчәүдә ярышучы боксчы Виталий Кличконың, карьерасын тәмамлагач, туган иленә кайтып үзен тулысынча сәясәткә багышларга җыенуын беләбез.

«Авыр артиллерия»гә сәясәттә дә, рингта да сорау зур

Профессионаллар арасында иң авыр үлчәүдә ярышучы боксчы Виталий Кличконың, карьерасын тәмамлагач, туган иленә кайтып үзен тулысынча сәясәткә багышларга җыенуын беләбез.

Спортчы стратегиясе, дисциплинасы, командада эшләү этикасы белән боксның үзен башка өлкә өчен әзерләргә зур ярдәм итүен гел ассызыклап килә. Өлкән Кличко - УДАР партиясе лидеры, аның 2015 елда Украина Президентын сайлауларга үз кандидатурасын куярга җыенуы хакында да хәбәр ителгән иде. Өстәвенә, аның рингка инде 2012 елның сентябреннән бирле чыкканы юк. Боксны калдырып, әкренләп сәяси «авырлык» җыя башлады бугай дип уйларга да өлгермәдек, Кличконың киләсе елның язында тагын рингка чыгачагы мәгълүм булды. Карьерасындагы ахыргы очрашуда WBC титулы өчен көрәштә аның көндәше канадалы Бермейн Стиверн булачак.
Бөтендөнья боксчылар советы, сәясәт белән рингны бергә бәйләп алып барып булмый дип, күрәсең, спортчыга ультиматум куярга булган. Аңа, алга таба спортта калыргамы-юкмы дигән хәлиткеч карар кабул итү өчен, өч атна вакыт бирелгән.
42 яшьлек Виталий Кличко дөньяның иң көчле боксчыларының берсе санала. Ул профессиональ рингта 47 очрашу уздырып, шуның 45ен үз файдасына тәмамлый.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading