Һәм без бу хәлгә нокта куярга булдык. Федерация җитәкчесе Марат Әхмәтов, республиканың спорт министрлыгы белән килештереп, Татарстан ярышларына теркәлү урыннары Татарстанда булган көрәшчеләрне генә кертергә карар кылдык. Татарстан чемпионатында да шулай ук булачак. Ни өчен шулай эшләдек соң? Беренчедән, “минсельхоз” да, республика чемпионаты да ачык турнир статусына ия түгел. Икенчедән, беркемгә дә сер түгел: башка төбәкләрдән килгән көрәшчеләр Татарстанда Чистай яки Теләче өчен көрәшә дә, Россиякүләм бәйгеләрдә үзләре туып-үскән яки яшәгән төбәкләрнең данын яклый. Еш кына шул ук Татарстан чемпионатында ул, финалга чыккан очракта да, җиңүне Татарстан егетенә бирергә мәҗбүр була. Уйнау китә, чөнки җиңгән очракта ул илкүләм бәйгедә безнең республика данын якларга тиеш булачак. Бу хакта без тиздән узачак Россия көрәш федерациясе президиумы утырышында да сөйләшәчәкбез, - диде безгә көрәш федерациясе башкарма директоры.
Комментарийлар