16+

Балалар өчен нинди спорт төрләре файдалы?

Балалар өчен нинди спорт төрләре файдалы?

Футбол, баскетбол, волейбол

Футбол балаларда максатчанлык, чыдамлылык кебек сыйфатларны булдыра, хәрәкәтләр координациясен яхшырта. Футбол, баскетбол, волейбол бөтен мускулларны ныгытуда да ярдәм итә. Баскетболда бала тупны ике кулы белән дә йөртергә, футболда исә тупны кабул итәргә һәм ике аягы белән дә пас бирергә өйрәнә. Шул рәвешле аның координациясе яхшыра һәм гәүдәсе төз була. Моңа кадәр умыртка баганасында булган кимчелекләре дә узарга мөмкин.

Йөзү

Балаларны теләсә кайсы яшьтә йөзәргә өйрәтергә мөмкин, йөзү бөтен мускулларны тигез үстерә, ныклы иммунитет булдыра. Әлеге спорт төре баланың тән авырлыгын нормада тота, үпкәләрне һәм умыртка баганасын ныгыта, чыдамлылык булдыра.

Бию һәм гимнастика

Бию, аэробика һәм нәфис гимнастика хәрәкәт координациясен яхшырта, гәүдәнең дөрес формалашуы белән беррәттән, матур итеп йөрү күнекмәләрен дә булдыра. Бу спорт төрләре балага ритмны тоярга өйрәтә, гәүдәсен сыгылмалы итә.

Велосипедта йөрү

Велосипедта йөрү баланың нерв системасын тынычландыра, стрессларга каршы торучанлыгын арттыра. Системалы рәвештә велосипедта йөрү баланың бөтен төр мускулларын, бигрәк тә арка һәм аяк мускулларын ныгыта. Велосипедта йөргән вакытта йөрәк-кан тамырлары, сулыш системасы ныгый, терәк-хәрәкәт аппараты үсеш ала, матдәләр алмашы яхшыра.

Ушу, айкидо

Көнчыгыш көрәш төрләре саналган ушу белән айкидо баланың гәүдә үсешенә яхшы йогынты ясый. Әлеге төр көрәшләр төгәл координация булдыра, үз-үзен сакларга, кыю һәм чыдам булырга, һәр адымын уйлап башкарырга өйрәтә. Әлеге төр көрәшләр белән шөгыльләнгәндә төрле җәрәхәтләр алу куркынычы азрак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading