16+

«Барысы да абыйның тимераякларын урлаудан башланды»

Быелгы Олимпиадада ук булмый инде, менә дүрт елдан соң узачак Уеннарны түземсезлек белән көтеп алып, катнашучылар исемлегендә милләттәшебезне - Актаныш районының Иске Байсар авылы кызын эзли башларбыз әле. Бүген Россиянең хатын-кызлар хоккей чемпионатында «Арктик-Университет» командасы өчен чыгыш ясаучы Лиана Ганиеваның бу хыялын тормышка ашырырга бөтен мөмкинлеге дә бар. 10 нчы...

«Барысы да абыйның тимераякларын урлаудан башланды»

Быелгы Олимпиадада ук булмый инде, менә дүрт елдан соң узачак Уеннарны түземсезлек белән көтеп алып, катнашучылар исемлегендә милләттәшебезне - Актаныш районының Иске Байсар авылы кызын эзли башларбыз әле. Бүген Россиянең хатын-кызлар хоккей чемпионатында «Арктик-Университет» командасы өчен чыгыш ясаучы Лиана Ганиеваның бу хыялын тормышка ашырырга бөтен мөмкинлеге дә бар. 10 нчы...

Иске Байсар кызы бүген еракта - Коми Республикасының Ухта шәһәрендә яши. Актанышка җәй көне ике атнага гына кайтып килә ала. Җәй җиткәнен көтеп тормаска булдым - Лиананы интернетта «эләктердем».
- Мин ясле яшендә үк, абыйга кызыгып, аның тимераякларын урлап, бозда шуа башладым. Абыем беренче укытучым булды да инде. 4 нче сыйныфта укыганда беренче тапкыр Байсар мәктәбе өчен районга тимераякта ярышырга бардым. Шунда, 11 нче сыйныф кызларын җиңеп, беренче урынны алдым. Әлеге ярышта мине районның кызлар хоккее тренеры Юрий Николаевич Ерошенко күреп алып, хоккей уйнап карарга тәкъдим итте. Шулай итеп, 4 нче сыйныфтан соң Актаныш үзәгендә укый һәм хоккей белән шөгыльләнә башладым.
- Актаныш мәктәбендә дә озакка тоткарланмагансың...
- Республика ярышларында күреп алып, Татарстанның кызлар командасы тренеры Сергей Николаевич Столбун мине Казанга чакырды. Ул вакытта 6 нчы сыйныфта укый идем. Ә 7 нче сыйныфта укыганда Сергей Николаевич үзе белән Коми Республикасының Ухта шәһәренә - «Арктик-Университет» командасына алып китте.
- Яңа гына төзелгән, эшен нульдән башлап җибәргән командада уйный башлау җиңел булмагандыр?
- Безнең «Арктик-Университет» - Россия хатын-кызлар хоккей чемпионатында иң яшь команда. 2012 елда, оешкан гына вакытта, мине капитан ярдәмчесе итеп куйганнар иде. 2013 елдан капитан булдым. Командада 20 кыз: иң олысына - 27, иң кечкенәсенә 14 яшь. Хәзерге вакытта Россия чемпионатында 9 нчы урында барабыз.
- Татар кызын Ухта шәһәрендә ничек кабул иттеләр соң?
- Команда бик яхшы каршы алды. Монда Удмуртия, Подольск, Первоуральск, Киров, Түбән Новгород, Одинцово һәм Россиянең башка төбәкләреннән дә кызлар бар. Бер легионер кызыбыз Латвиядән. Милләт, тел проблемасының туганы юк. Командада без барыбыз да бер телдә - спорт телендә аралашабыз бит.
- Хоккейчы кызның гадәти бер көне ничек үтә?
- Иртәнге 7дә торабыз. Җиңелчә зарядка ясаганнан соң, мәктәпкә китәбез. Сәгать 4ләр тирәсендә тренировка башлана. Болай сөйләгәндә гел бертөрле, күңелсез кебек, тик без кызыклы шөгыльләр табарга тырышабыз, чана шуарга барабыз, шәһәр буйлап йөрибез. Шунысы бар: кичке «һава сулау»дан соң урамга чыгарга ярамый. Тәртип көчле монда. Мәсәлән, «прогулка»га, тренировкаларга бер минутка соңга калсаң, 100-300 сум штраф. Ул акча командага җыелып бара.
- Яраткан хоккейчың бармы соң?
- Бар. Ул - Александр Овечкин.
- Хоккейдан кала, тагын нәрсә белән кызыксынасың?
- Кечкенә вакыттан, абыема ияреп, малайлар белән туп тибә идем. Актанышка күчкәч, малайлар командасында ярышларда да катнаштым. Ухтада укый башлагач та, физкультура дәресләрендә мини футболга йөри башладым. Берничә тапкыр иң яхшы капкачы булып табылдым. Күптән түгел Воркута шәһәрендә футбол буенча узган ярышта, 5 шәһәр арасында, безнең Ухта командасы II урынны алды. Анда да мин иң яхшы капкачы булдым.
Бүген хоккей белән футболдан барлыгы 5 кубок, 25 медаль, 35 грамотам бар.
- Әллә тормышың гел спорттан гына тора инде, Лиана? Күпчелек кызлар мода, кием-салым, ашарга пешерү турында сөйләшергә ярата…
- Тормышта без барыбыз да - башка яшьтәшләребез кебек үк, гап-гади кызлар. Күпчелек кызларны кызыксындырган темаларга без дә кагылабыз. Модага игътибар итмим, үземә ошаган киемнәргә өстенлек бирәм. Бизәнергә яратмыйм. Казанда яшәгәндә ашарга пешерә идем, монда гел әзерне генә ашагач, үзем пешергән юк. Авылга кайткач кына пешергәлим.
- Бүгенге уңышларыңда кемнәрнең өлеше бар?
- Әти-әниемнең, абыемның һәм, әлбәттә, тренерларымның өлеше һичшиксез зур. Аларга рәхмәтем чиксез.

Сүз уңаеннан: Коми Республикасының Ухта шәһәре данын яклаучы «Арктик-Университет» командасы 2012 елның августында оешкан. Команданың баш тренеры - «Локомотив» (Мәскәү), «Урицкий СК» (Казан), «Динамо» (Мәскәү), СКА (Куйбышев), «Нефтяник» (Әлмәт), «Ариада» (Волжск), «Блед», «Славия» (Любляна) командалары өчен уйнаган, «Урицкий» спорт клубы (хәзерге «Ак Барс») составында 1976 елда Россия чемпионы булган, Казан хоккей тарихына иң яхшы бомбардир булып кереп калган, ТРның физик культура буенча атказанган хезмәткәре Сергей Николаевич Столбун.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading