Шәһри Казан

«Баскетболга кереп китүе авыр түгел, ләкин бер «капсаң», тиз генә котыла алмыйсың»

Алар сүзгә саран. Үзләренә кызганып караганны яратмый. Хәер, инвалид коляскасында булсалар да, гадәттә, кешеләр аларга кызганып түгел, сокланып карый. Тормышка теше-тырнагы белән шулкадәр ябышып яшәүчеләр сәламәт кешеләр арасында да сирәк очрый бит. Сүзем инвалид коляскасындагы баскетболчылар турында бара.

Реклама

18-21 февраль көннәрендә республикада 120гә якын спортчы Россия чемпионы исеме өчен көрәшә. Татарстанда мондый төр ярыш әле беренче тапкыр уза. Чемпионат мөмкинлекләре чикле спортчылар өчен уңайлы булган Васильево бистәсендәге (Яшел Үзән районы) «УНИКС» кунакханә-спорт комплексы бинасында бара. Бу - Россиядә иң яхшы базаларның берсе. Якын киләчәктә ул баскетбол буенча паралимпия уеннарына әзерлек урыны булып торачак.

- Хәзерге вакытта бу хакта сөйләшүләр алып барабыз. Биредә бөтен нәрсә дә бер түбә астында: спорт залы да, кунакханәсе дә, ял бүлмәләре дә бар. Ярышлардан соң кешеләр, юынып, номерларына менә ала. мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен бу аеруча кирәкле шартлар, - диде Татарстанның инвалидлар җәмгыяте рәисе Рифат Ганибаев.

Ярышларда Татарстаннан «Барс канатлары» һәм «Чаллы» командалары көч сынашты. Шулай ук Мәскәү, Санкт-Петербург, Төмән, Ульяновск, Ижау шәһәрләреннән килгән спортчылар да бар. «Барс канатлары» Казан командасы беренче көнне үк «Локомотив» (Ижау) белән уенда җиңү яулады. «Барс­лар» сүзләренчә, бу - иң җиңел уеннарның берсе.

- «Локомотив» әле яңа команда, шуңа да аларны көндәшләр дип әйтә алмыйбыз. Алдан да кече турнирда очрашкан бар, аларның алымнары белән яхшы таныш без, - диде баскетболчы Динар Камалиев.

спортчылар өчен бу чемпионат - мөһим турнирларның берсе, чөнки ярыш­лар барышын Россия җыелма командасы тренеры күзәтә. Димәк, турыдан-туры ил җыелмасына эләгергә мөмкин. Шулай ук турнир - спорт мастеры исемен алу өчен дә зур мөмкинлек.
Санкт-Петербургның «БасКИ» командасыннан тыш, Мәскәүнең «Фалькон»ы да - безнекеләрнең төп көндәшләре. Соңгысы - тәҗрибәле командаларның берсе.

- Баскетболга кереп китүе авыр түгел, ләкин бер «капсаң», тиз генә котыла алмыйсың, - дип елмая «Фалькон» спортчысы Александр Карасюк. - Без - 90нчы еллардан формалашкан команда, ләкин әле беребезне дә профессионал дип әйтә алмыйбыз. Яхшы уенчылар гына без. Ә профессионал булу өчен бер генә гомер җитми. Көн саен боҗрага туп ату, тактика, физик халәтне ныгыту буенча күнекмәләр ясыйбыз. Бер кеше дә безне монда мәҗбүриләп алып килмәде. Ярышларда катнашкан өчен дә берәү дә акча түләми. Дөрес, автобус һәм спортзалны бушка бирәләр. Үз-үзебезне тәэмин итү өчен башка чаралар эзлибез. Ләкин баскетболсыз инде яши алмыйбыз, бу - безнең мәхәббәт, - диде ул.

Башкалардан аермалы буларак, республикабыз коляскадагы баскетболчыларга акчалата ярдәм итә. Безнекеләр өчен бу хобби гына түгел, ә кәсепнең бер төре дә әле. Финалда «Барс канатлары» төп көндәшләре «БасКИ» белән очрашачак. Өч ел рәттән икенче урында барган «барслар» быел беренчелеккә чыкмакчы. Бу турнирдан соң алар Бөекбритания­нең Шеффилд шәһәрендә узачак Еврокубок ярышларына җыена.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Илдар Мөхәммәтҗанов фотосы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Реклама
  • 16 января 2018 в 18:39
    Илфак Шиһапов истәлегенә
  • «Килә ява, килә ява...»: иске спектакльнең яңа премьерасы
  • Дәүләт Советы сессиясеннән ФОТОРЕПОРТАЖ 20.02.2018
  • Казанның Аккош күлендә Май чабу бәйрәмен үткәрделәр (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • Россия чаңгысы-2018. Юдино бистәсеннән фоторепортаж
  • Фәнис Ярулинның тууына 80 ел тулды
  • 2018 ел кышы рекорд куйды (5 февраль)
  • Ай тотылган төндә 31.01.2018
  • "Татмедиа" Республика матбугат һәм гаммәви коммуникацияләр агентлыгының киңәйтелгән утырышыннан ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «Татарстан гүзәле» бәйгесеннән ФОТОРЕПОРТАЖ
  • Казанны кар басты
Соңгы комментарийлар
Интервью
  • 22 февраля 2018 в 15:34
    Фирдүс Тямаев: «Минем җырлар тарихка кереп калды инде» Сәхифәбезнең бүгенге кунагы – татар эстрадасының иң популяр җырчыларының берсе Фирдүс ТЯМАЕВ. Үзенә генә хас харизмы, темпераменты, кызулыгы булган, шул ук вакытта хисчән һәм чын мәгънәсендә халык мәхәббәтен яулаган җырчы белән без аның юбилееннан соң күрештек.
    349
    0
    2
  • 18 февраля 2018 в 09:00
    Ләйсән Фәйзуллина: «Мин – ирекле шәхес» Галиәсгар Камал театрында барган «Миркәй белән Айсылу», «Җилкәнсезләр», «Мәхәббәт FM», «Көтәм сине» спектакльләре аша таныш булган яшь актриса Ләйсән Фәйзуллина үзенчәлекле рольләр белән генә түгел, кызыклы, тирән шәхес буларак та үзенә җәлеп итә. Бүген аның һөнәренә, тормышка карата фәлсәфи уйлары, киләчәккә омтылышлары турында сорашырга, Ләйсәнне шәхес буларак ачарга тырыштык.
    461
    0
    1
  • 14 февраля 2018 в 15:00
    Яучы Наилә Җиһаншина: «50 яшькә җиткән ирләр бала табар яшьтәге хатын-кыз эзләп килә» Гомерлек яр табу замана белән тәңгәл килмәстәй катлаулы мәсьәләгә әйләнеп бара кебек, әмма моннан котылуның берәр чарасы булырга тиештер бит. Россия Мөселман хатын-кызлар берлеге рәисе, Дәүләт Думасының гаилә, хатын-кызлар һәм балалар эшләре буенча комитеты эксперт советы әгъзасы яучы Наилә Җиһаншина белән шул турыда әңгәмә кордык.
    831
    0
    2