16+

Батырга хаҗ сәфәре бүләк иттеләр

РФнең спорт мастеры Әсләм Шакиров истәлегенә Азнакайда узучы татар-башкорт көрәше турниры быел унынчы тапкыр үткәрелде. Менә унынчы ел инде республиканың иң көчле көрәшчеләре белән беррәттән турнирга заманында Әсләм белән бергәләп бил алышкан дуслары да җыела. Соңгы елларда турнирның республика татар милли спорт көрәше федерациясенең календарь планына кертелүе дә аның дәрәҗәсен...

Батырга хаҗ сәфәре бүләк иттеләр

РФнең спорт мастеры Әсләм Шакиров истәлегенә Азнакайда узучы татар-башкорт көрәше турниры быел унынчы тапкыр үткәрелде. Менә унынчы ел инде республиканың иң көчле көрәшчеләре белән беррәттән турнирга заманында Әсләм белән бергәләп бил алышкан дуслары да җыела. Соңгы елларда турнирның республика татар милли спорт көрәше федерациясенең календарь планына кертелүе дә аның дәрәҗәсен...

РФнең спорт мастеры Әсләм Шакиров истәлегенә Азнакайда узучы татар-башкорт көрәше турниры быел унынчы тапкыр үткәрелде. Менә унынчы ел инде республиканың иң көчле көрәшчеләре белән беррәттән турнирга заманында Әсләм белән бергәләп бил алышкан дуслары да җыела. Соңгы елларда турнирның республика татар милли спорт көрәше федерациясенең календарь планына кертелүе дә аның дәрәҗәсен билгеләүче фал булып тора. Азнакай районы хакимияте башлыгы урынбасары, Әсләмнең авылдашы, сыйныфташы Наҗәт Нәгыймов барлык бил алышучыларга гадел көрәш теләп, турнирны ачып җибәргәннән соң, сүзне «Кол Шәриф» мәчетенең имамы Рамил хәзрәт Юнысов алды. Ул әтисе хөрмәтенә үтүче чараны елның елында башлыча үз җилкәсендә күтәрүче «Чатыртау» сәүдә челтәре җитәкчесе Руслан Шакировка үзәкләшкән дини оешма - Татарстан мөфтие Илдус хәзрәт Фәйзовның Рәхмәт хатын тапшырды. Татар-башкорт милли спорт көрәше федерациясе башкарма директоры Равил Хәйруллин да Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Федерация Президиумы рәисе Марат Әхмәтовның Рәхмәт хатын җиткерде. Турнирның елдан-ел популярлаша баруы бәхәссез. Татарстанның - 18, Башкортстанның 1 районыннан килгән 100дән артык көрәшче катнашты анда быел да. Шуларның яртысыннан күбесе спорт мастерлары.
Ике келәмдә көн дәвамында барган юбилей турниры башка еллардан нәрсәсе белән аерылды соң? Иң беренче нәүбәттә тәрбияви ягы, үзенең дини рухы белән дияргә кирәк. Коръән аятьләре укып, дога кылып башланган турнирда үз үлчәүләрендә җиңеп чыккан көрәшчеләр арасында жирәбә нигезендә хаҗга юллама уйнатылачагы да алдан ук мәгълүм иде. Моңа кадәр күрелгән хәлме: өйлә намазы җитүгә, залда азан яңгырады. Намаз тәмам булганчы, көрәш тукталып торды. Азан әйтүче дә Әсләмнең уртанчы улы Рөстәм иде. Аннан Рамил хәзрәт артына рәт-рәт тезелеп, тамашачылар, оештыручылар, 30дан артык көрәшче намазга басты.
- Без моны күптән ниятли идек инде. Менә Аллаһның рәхмәте белән матур йола кереп бара. Халык күрсен, дингә, иманга килсен, намазга бассын дип шулай эшләдек. Кеше, спорт чараларын болай да үткәреп була икән, дип уйлансын өчен, - ди Руслан Әсләм улы.
Бил алышу үз үлчәүләрендә Руслан Гәрәев (Азнакай), Руслан Нургалиев, Айвар Билалов, Фәнил Минһаҗев, Ильяс Галимовларның (Әлмәт) җиңүе белән тәмамланды. Турнирның баш батыры булып калган Ильяс Галимов чын-чынлап бәхетле иде ул көнне. Жирәбә тартканда Русланның 4 яшьлек улы Тимур нәкъ менә аның исемен тартып чыгарды.
Хаҗга бару иң зур бүләк. Әсләм абыйның уллары Руслан, Рөстәм, Рамил бүген зур эш башкардылар. Әтиләренә дә әҗер-саваплары булсын. Көч дигән сүз Коръәндә 42 урында килә. Көчле мөэмин зәгыйфь мөэмингә караганда хәерлерәк.
Чөнки тәнендә көче булган, сәламәт кешенең рухы да көчле. Коръәндә 5 кеше арасында шобага тарту да рөхсәт ителә, - ди Рамил хәзрәт. Шул ук вакытта: «Хаҗга үзең бар. Аллаһы Тәгалә бөтен кешегә дә юлны ачмый. Көч барында, яшь чагында тәвәккәллә», - дип Ильяска да үгет-нәсыйхәтләрен бирде ул.
Бер бирсә бирә бит Ходай, 7 тапкыр ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы призына үткәргән турнирны, 6 тапкыр Россия, 7 тапкыр Татарстан чемпионатларында, 8 тапкыр М.Җәлил исемендәге турнирда җиңеп чыккан пәһлевандай көрәшче Ильяс Галимовка ел, гомумән, бик яхшы башланды. Спорттагы казанышлары өчен әле февраль аенда гына «Фидакарь хезмәт өчен» медале дә тапшырган булганнар үзенә.
- Халәтемне әйтеп аңлата торган түгел. Мондый хисне мин кызым тугач кына кичергәнем булды. Күңелдә ниндидер өмет бар иде. Егетләр белән дә сөйләштем. Алла кушып, жирәбә миңа чыкса, әнигә бүләк итәрмен дигән идем. Әнием Чирмешән районы Туймәт авылында яши. 20 ел намазда... - ди Ильяс. Елховой, Кәләй авылларында егетләрне татар-башкорт көрәше серләренә өйрәтүче тренер Ильясның үзенең дә җомга намазларын калдырмый мәчеткә йөрүен әйтсәк, аның үзенең дә күңеле белән бу сәфәргә әзер булуына шик калмый. Шундый изге нияттә, изге юлда йөргән улы өчен Зөһрә апа болай да сөенеп бетә алмыйдыр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading