Былтыр август аенда Казанда узган «Батырлар бәйгесе» республика күләмендә төрле ярышларда призлы урыннар алган көрәшчеләрне туплаган иде. Анда ун төрле авырлыкта егерме кеше катнашып, батырларның батыры исеменә лаек булды. Әлеге «Батырлар бәйгесе» тамашачыны, көрәшчеләр чыгышы белән беррәттән, «Татар моңы» конкурсы лауреатларының җырлары белән дә «сыйлады». ТР Татар-башкорт милли көрәш федерациясе...
- Без былтыр биш ярышта үзләрен күрсәткән рейтинглы көрәшчеләрне «Батырлар бәйгесе»нә чакырган идек, - ди Татар-башкорт көрәше федерациясенең башкаручы директоры Равил Хәйруллин. - Бәйге үзенең киң масштаблылыгы, милли көрәш белән янәшәдә татар җыр-моңы булу белән тамашачыны яраттыра алды.
- Ә нишләп көрәшчеләрне рейтинг буенча гына сайлап алдыгыз, бәлки, авылларда яшәүче сез көтмәгән ачышлар булыр иде?
- Көрәштә көтмәгән ачышлар була алмый. Спортта яңа йолдызлар әзерлексез генә калыкмый - мондагы җиңүләр еллар дәвамында гына яулана ала. Әмма былтыргы бәйгедән аермалы буларак, быел сайлап алу туры оештырабыз, менә анда сез әйткән яңа ачышлар булырга мөмкин. Анда рейтинг буенча гына сайланып алынмый, бәйгеләрдә призлы урыннар яулаган һәр көрәшчене чакырачакбыз, шулай ук районнардагы Сабан туйларының абсолют батырлары да киләчәк. Җәмгысы йөздән артык спортчы катнашыр дип көтелә. 28 августта узачак финал өлешенә былтыргы кебек 20 кеше калачак.
- Узган елгы бәйгедән соң спортчылардан канәгатьсезлек сүзләре ишетелмәдеме?
- Каршылыкларга, канәгатьсезлеккә безнең «Батырлар бәйгесе»ндә урын кала алмый - анда һәр нәрсә, уч төбендәге кебек, келәмдә күренә. Хөкемдарлар да дәрәҗәле. Быел да, былтыр да иң зур бүләк - «Батырларның батыры-2012» дигән чигелгән сөлге булачак. Былтыр беренче урынга - 50, икенчегә 30 мең сум акчалата премия каралган иде, быел да шуннан ким булмаячак.
- Равил Гарифуллович, әлеге бәйге һәр елны үткәреләчәкме?
- Без аны ел да уздырачакбыз, гомере озын булачак дип кистереп әйтеп булмый, әлбәттә. Әмма милли көрәшкә булган игътибардан, спортчыларның ныклы әзерлегеннән чыгып, әлеге бәйге бик кирәк дип әйтә алам.
- Чит төбәкләрдән спортчылар килү көтеләме?
Әлеге бәйгегә республикабыз спортчыларын гына билгеләп үтәсе килә, ә болай читтән килергә теләүчеләр шактый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар