16+

Леонид Слуцкий: "Намусым китәргә кушмады"

Футболчыларны, алардан бигрәк команданың баш тренеры Леонид Слуцкийны сүгеп туйдыгызмы инде? Туктарга вакыт! Сәламәтлегегезне генә бетерәсез. Хисләрне читкә куеп торып, заманында Европаны да шаулатырлык җиңүләр яулаган команданы түбән лигада ниләр көтәчәген фаразлыйк.

Леонид Слуцкий: "Намусым китәргә кушмады"

Футболчыларны, алардан бигрәк команданың баш тренеры Леонид Слуцкийны сүгеп туйдыгызмы инде? Туктарга вакыт! Сәламәтлегегезне генә бетерәсез. Хисләрне читкә куеп торып, заманында Европаны да шаулатырлык җиңүләр яулаган команданы түбән лигада ниләр көтәчәген фаразлыйк.

Слуцкийның җиңүе

“Рубин” ФНЛга тәгәрәгәннән соң команданың баш тренеры Леонид Слуцкий мөһим бер җиңү яулады инде – вазифасыннан китмәү карарын кабул итте.

Һәй, моның нәрсәсе бар инде, дип нәтиҗә чыгарганчы, берничә атна, хәтта айлар дәвамында (әле “Рубин” премьер-лигада пропискасын саклап калу өчен көрәшкәндә!) остазга карата яудырылган тәнкыйть сүзләрен искә төшерегез.

 

 

– Шундый хәлдән соң баш тренер ничек үз теләге белән вазифасыннан китми икән? Бу һөнәреңә карата хөрмәтсезлек, акча ярату билгесе! КВНга китәргә вакыт, футбол синеке түгел! 0:6 җиңеләсең, соңгы 10 уенның берсендә, анысында да “Арсенал”ны җиңәсең икән, бу – хурлык, – дип фикерен ярып салды футбол агенты Дмитрий Селюк “Сочи” футболчылары “Рубин”ны 6:0 исәбенә тар-мар иткәннән соң.

– Тренер буларак Слуцкийдан һәм аның контрактыннан көнләшәм. Юристлары шәп эшләгән бугай:  1:6, 0:6, хәзер 0:3 исәбеннән соң башка тренерны клубтан күптән куарлар иде, – дигән “Рубин”ның элеккеге тренеры Ринат Билалетдинов.

– Слуцкийны начар тренер димим. Әмма Казан – үзгә һәм спорт шәһәре, биредә халык уңышка ияләшкән. Слуцкий нинди шәһәр һәм республикада эшләгәнен аңламады. Команданы берләштермәде. Җырлады, биеде һәм социаль челтәрләрен алып барды – безгә ул шуннан бүтәнне күрсәтә алмады. Команданың соңгы айлардагы уены аның упкынга тәгәрәвен күрсәтте. Моңа төбәк җитәкчелеге игътибар итәргә тиеш иде. Моны туктатырга кирәк иде! Тренерны алданрак алырга кирәк иде, әмма барысы да дәшмәде. Хәзер инде куарга кирәкми – команданы ФНЛдан күтәрсен. Аннары кайда тели, шунда китәр... – монысы “Рубин”ның элеккеге футболчысы Гекдениз Карадениз сүзләре.

– Слуцкийның легионерлар киткәнгә ФНЛга тәгәрәдек дигән сүзләреннән күңел болгана. Бай тарихлы клубы ФНЛга тәгәрәргә тиеш түгел иде, – дигән РПЛның элеккеге арбитры Михаил Вилков.

“Акыллы” фикерләрне әле тагын да дәвам итәргә була. Әмма максат ул түгел. Болардан тыш меңләгән җанатар авызыннан миллионлаган фикер яңгырагандыр. Менә шундый басымнан көчле булып, Слуцкий мөһим карар кабул итте.

– Калу-калмау турында шик тә кермәде. Бу намус эше. Командадан уенчылар китә башлагач миңа да чит илдә шактый җитди вариант табылган иде. Контракт һәм акчадан да мөһимрәк әйберләр бар, – дигән Слуцкий.

Соңгы мөмкинлек?

Слуцкийның китмәве тиз арада РПЛга әйләнеп кайтуны максат итеп куйган команда өчен файдага булырга тиеш.

“Рубин” клубы  бер сезон эчендә күтәрелүне үз алдына  максат итеп куя. Ә бу очракта команданы баштан-аяк үзгәртеп, остазлар алмаштырып маташу тискәре нәтиҗәгә генә китерергә мөмкин. Тарихка күз салсаң, соңгы 10 елда РПЛдан төшеп калган командаларның унысына гына беренче елда ук кире күтәрелү насыйп булган. Ә РПЛдан түбәнгә һәр сезон саен кимендә 2 команда төшеп калуын онытмагыз.

Остазның Казанда калуы үз репутациясен коткарып калу өчен дә кирәк иде. ЦСКАны 3 тапкыр ил чемпионы иткән, яхшымы-яманмы Россия җыелмасын җитәкләгән остаз бит ул!  Ә тәнкыйтьчеләргә җай гына чыксын: “Рубин” белән уңышсыз чыгышыннан соң ЦСКАның чемпион калуын Слуцкийның тырышлыгыннан бигрәк, көчле уенчылардан күрделәр, җыелманың да Евро-2016дагы хурлыклы чыгышын бер генә тапкыр искә алмадылар.

Инде менә команданы упкыннан йолып калып кына шул сүзләрдән өстен чыгып була.

“Слуцкий – зыян күрүче”

“Рубин”ның түбән тәгәрәвендә Слуцкийны гына гаепләргә ярамый.

– Слуцкийның эшен тиешенчә башкармау билгеләрен күрмәдем. Ул – югары квалификацияле белгеч. Сезон нәтиҗәсен аңа гына авыштырырга кирәкми. Моңарчы булмаган сәбәпләр тәэсире бу. Алай гына да түгел, тренер барысына караганда да күбрәк зыян күргән кеше. Ул килеп туган хәлнең корбаны, – диде “Рубин”ның генераль директоры Рөстәм Сәйманов сезонга йомгак ясап.

 

 

Сүзләренә нигез итеп сезонның иң кызган чагында 6 легионер – Андерс Дрейер, Сеад Хакшабанович, Филип Уремович, Ин Бом, Сильвие Бегич һәм Хвича Кварацхелиянең китеп баруын искә төшерик. Ә алар – барысы да төп состав уенчылары.

– Легионерлар киткәч “Рубин”да РПЛда уйнау тәҗрибәсе булган 12 генә футболчы калды. Аларның да 9ы гына безнең белән җыеннар узды, – диде Слуцкий.

Бу урында шул ук тәнкыйтьчеләр “Краснодар”ны үрнәк итеп күрсәтте. Имеш, әлеге клуб үз футболчылары белән калып та, сезонны 4нче урында төгәлли алды. Нәкъ менә үз футболчылары белән шул – “Краснодар”ның футбол мәктәбе көчле булу нәтиҗәсендә ФНЛда уйнау тәҗрибәсе булган футболчылары да җитәрлек. Ә “Рубин”ның футбол академиясе 20 ел эшләү дәверендә анда тәрбияләнгән Эльмир Нәбиуллин белән Данил Степановтан кала (икесе дә инде күптән Казанда түгел!) беркемне белмибез. Менә монысында инде Слуцкийның тамчы да гаебе юк.

Базар кайный

“Рубин” футболчылары 10 июньдә җәйге ялдан чыга һәм яңа сезонга Казанда әзерләнәчәк.

Түбән лигада да җиңел булмаячак – чөнки ФНЛның үз кануннары. Барыннан да бигрәк акча мәсьәләсендә. Әйтик, биредә футболчының айлык хезмәт хакы 300 мең сумнан артмаска тиеш, ди. Яшь футболчыларга гомумән 200 мең сумнан артыгын түләргә ярамый. Дөрес, премияләр каралган. Ләкин анысының да чиге бар – гомумән алганда футболчының еллык акчасы 10 млн сумнан артык була алмый икән. Менә шундый акчага кызыккан, әмма отсалыгы да тел шартлатырлык булган футболчылар табу бурычы тора “Рубин” алдында.

Акча мәсьәләсендә РПЛдан төшеп калган командаларның берникадәр өстенлеге бар барын: моңа кадәр уйнаган футболчыларына килешү нигезендә хезмәт хакы түләргә була. Димәк, “Рубин”га көчен какшатмас өчен лидер футболчыларын җибәрмәскә, булган составны саклап калырга һәм шулар белән тиз арада (килешү вакытлары чыкканчы!) югарыга үрмәләп калырга кирәк.

 

 

Ләкин шунысы тәгаен: лидер футболчыларның барысы да ФНЛда туп тибеп йөрмәячәк. Бу алар өчен – түбәнлек. Әйтик, “Рубин”нан Константин Кучаев, Герман Онугха, Филип Уремович китеп тә барды инде. Беренче икесенең аренда вакыты чыкса, соңгысының килешүендә үк ФНЛга төшкән очракта ирекле рәвештә китү мөмкинлеге язылган булган. Якын арада китүчеләр сафын калган легионерлар да тулыландырыр.

Иң сөендергәне – Казанга килүчеләр дә бар: “Рубин” клубы Александр Зотов («Енисей)», Валерий Чуперка («Кубань)» Артем Попов («Балтика»), Олег Иванов һәм Дмитрий Кабутов (икеесе дә – «Уфа») белән килешү төзеде. Капкачы Никита Медведев та тагын 3 елга Казанда калды.

Кемнәр бу, дисезме? Әллә чит ил уенчылары көткән идегезме? Андыйлар күп булмастыр – ФНЛДа бер уенга 4тән дә артык чит ил футболчысын чыгарырга ярамаганын онытмагыз. Димәк легионерларсыз калу аркасында түбән тәгәрәгән команданы югарыга да үзебезнекеләр күтәрергә тиеш була. Их, шул үзебезнекеләр арасында үзебезнекеләр дә (Казан футболчылары!) күбрәк булсачы!

Фото: rubin-kazan.ru

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading