16+

"Бер капкага": Татарстан көрәшчеләренә тиңнәр табылмады!

Көрәш буенча Россия чемпионатында Татарстан көрәшчеләренә тиңнәр табылмады. Башка еллардан аермалы буларак, быел Россия чемпионы булып танылган егетләребез дөнья чемпионатына бармаска да мөмкин. Хәер, анысы инде башка тарих. Әлегә бүгенге көн өчен шатланабыз.

"Бер капкага": Татарстан көрәшчеләренә тиңнәр табылмады!

Көрәш буенча Россия чемпионатында Татарстан көрәшчеләренә тиңнәр табылмады. Башка еллардан аермалы буларак, быел Россия чемпионы булып танылган егетләребез дөнья чемпионатына бармаска да мөмкин. Хәер, анысы инде башка тарих. Әлегә бүгенге көн өчен шатланабыз.

"Мин әлеге ярышларда Татарстан көрәшчеләренең чыгышыннан бик канәгать калдым. Чемпион калган егетләрнең барысы да көчле чыгыш ясады, бик чиста көрәш күрсәтте. Бер генә егетебез 3нче урынны яулады. Мөгаен, Алмаз Сәетовка тәҗрибә җитеп бетмәгәндер, үзегез дә Татарстан чемпионатыннан соң яңа исем дип әйткән идегез бит", дип, шатлыгы белән уртаклашты Татарстан көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Таһиров. Ул шулай ук федерация исеменнән Татарстан җыелмасы тренерлары Илнур Хәйбуллин белән Вакыйф Дәүләтшинга зур рәхмәтен җиткерде. "Егетләр берсе өчен икенчесе җан атып, бер-берсенә көч биреп тордылар. Әлбәттә, шундый атмосфера тудыруда тренерларның өлеше бик зур", ди Марсель Таһиров.

Башка елларда Россия чемпионатында җиңү яулаган көрәшчеләр автомат рәвештә дөнья чемпионатына да юллама ала иде.Бу юлы башкачарак булыр ахры. Чөнки Россиянең көрәш федерациясе календаренә ияреп, 2023 елда Татарстан чемпионаты 15-17 мартта узачак, ә киләсе ил чемпионаты 5-6 майга билгеләнгән. Марсель Таһиров сүзләренә караганда, мондый үзгәрешләрдән куркырга кирәкми. Элекке елларда да Татарстан чемпионатларында яз айларында көрәшкән бар иде, ди ул.

Быелга Россия чемпионнары булып исә түбәндәге көрәшчеләр танылды: Алексей Абрамов, Илназ Димиев, Рафаэль Бильданов, Динар Кәримуллин, Ранис Галимуллин, Илмир Төхвәтуллин, Эльдар Хәмитов, Радик Сәлахов, Ранис Гыйләҗетдинов. Ягъни безнекеләр 10 мөмкинлектән 9 алтын медаль яулады. Әйткәнебезчә, Алмаз Сәетов - өченче урында. Афәрин, егетләр!

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading