16+

«Бер үк келәмдә күнегүләр уздырган көрәшчеләр дә утлар чыгарып көрәшә биредә», яки Муса Җәлил турниры тәмам

Көрәшчеләр һәм батырлык, командалар арасында кискен көрәш, тотрыклы чемпионар, рекордка бер адым, «Зилант» командасы феномены... – Муса Җәлил истәлегенә “Ватаным Татарстан” газетасы гамәлгә куйган көрәш бәйгесенең чираттагысы тәмам.

«Бер үк келәмдә күнегүләр уздырган көрәшчеләр дә утлар чыгарып көрәшә биредә», яки Муса Җәлил турниры тәмам

Көрәшчеләр һәм батырлык, командалар арасында кискен көрәш, тотрыклы чемпионар, рекордка бер адым, «Зилант» командасы феномены... – Муса Җәлил истәлегенә “Ватаным Татарстан” газетасы гамәлгә куйган көрәш бәйгесенең чираттагысы тәмам.

Каһарман шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә уза торган ярышларның көрәш дөньясында һәм көрәшчеләр карьерасында никадәр зур әһәмияткә ия булуы турында ел саен сөйлибез. Чыннан да, бөтенләй үзгә бәйге ул. Бу бәйгедә җиңү яулау шулкадәр дәрәҗәле ки, монда ниндидер сөйләшүләр, бүлешүләр була алмый. Бер командадан булган, бер үк келәмдә күнегүләр уздырган көрәшчеләр дә утлар чыгарып көрәшә биредә. Ни өчен шулай – 30 елга якын турнирны күзәтеп килсәм дә, моның сәбәбен аңлата алмыйм үзем. Хәер, көрәшчеләр үзләре дә аңлата алмый моны.

Муса Җәлил турнирларының ачылыш тантаналары да үзгә аның. Чаллыда, Зәйдә, Минзәләдә, Әлмәт һәм Биектауларда узган ярышларда да шулай, Казанда да шулай. Башка ярышларда ачылыш бер-ике концерт номеры белән чикләнсә, Муса Җәлилдә алар чын мәгънәсендә театральләштерелгән тамашага әверелә. Һәм ниндидер үзенчәлек кертелә. Узган ел, әйтик, зур сәхнәгә чыгарып, бөтен халык алдында ветеран көрәшчеләрне зурладылар. Быел исә махсус хәрби операциядә катнашучы егетләребезне искә алу сөенечле, күзгә яшьләр китереп, каз тәннәре чыгарган онытылмаслык мизгел булды. Илебез, халкыбыз сагында торган көрәшчеләр егетләр шактый икән. Афәрин, оештыручыларга!

“Килсәләр дә, кертмиләр”
Ярышларны ачу тантанасы алдыннан ТР көрәш федерация президиумы әгъзалары җыелышып, узган елга нәтиҗәләр ясап, алдагы сезонга планнар корды. Республикабыз буенча мактанырлык эшләр шактый икән – федерациянең башкарма директоры Марсель Таһиров чыгышыннан аңлашылганча, көрәш һәм көрәшчеләр булмаган районнар юк диярлек. Ә менә көрәшкә мөнәсәбәт төрле җирлектә төрлечә. Көрәшчеләре булып та, ярышларга бөтенләй йөрмәгән берничә район бар. Көрәшчеләре булып та, моңарчы бәйгеләргә йөрмәгән, әмма соңгы вакытта эшкә ныклап тотынган Ютазы кебек районнар да бар. Соңрак президиум җитәкчесе, ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары Марат Әхмәтов белдергәнчә, бар да районнардагы җитәкчелекнең көрәшкә, милләтебезнең йөзек кашы булган спорт төренә мөнәсәбәтеннән тора. Аерым районнарның гына түгел, авыл хуҗалыгы юнәлешендә эш алып барган югары уку йортлары – аграр университет һәм ветеринар академияләрдән Муса Җәлил турнирларында командалар булмавын гадәттән тыш хәл дип бәяләде Марат Готыф улы. Очрашуда катнашкан аграр университет вәкиле Наил Хәмидуллин хәлне үзгәртергә ышандырды. Бу уңайдан узган елгы җыелыш искә төште. Марат Әхмәтов киңәшмә барышында ук мәгариф һәм фән минстры Илсур Һадиуллинга шалтыратып, Чистайның атаклы “сельхозтехникум”ында көрәшкә уңай мөнәсәбәт булдыру турында сораган иде. Нәтиҗәсе бар бит: Чистай командасы быел әнә 6нчы урынга күтәрелде! Бар да мөнәсәбәттән тора шул. Уңай мөнәсәбәттән – уңай нәтиҗә, тискәре мөнәсәбәттән – бернинди нәтиҗә...

Казанда көрәшчеләр, көрәш секцияләре артып торса да (башкаланың 82нче мәктәбендә һәм 2нче гимназиясендә генә дә әнә нинди үсеш бара), хәлләр әллә ни мактанырлык түгел. Шул ук М.Таһиров кызыклы бер чагыштыру китерде: Балтачта район беренчелегендә 120дән артык көрәшче катнашса, Казан чемпионатында нибары 56 көрәшче бил алышкан. Ә бит кайчан гына әле УНИКС спортзалларында уза торган башкала чемпионатына шәһәр мэры үзе, аның артыннан район башлыклары килеп, Татарстан беренчелекләреннән дә югарырак дәрәҗәдә үтә иде ул.

Татарстан спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов искәрткәнчә, республикада үсеш алган барлык спорт төрләре арасында татарча көрәш – 12нче урында, ә көрәш төрләре арасында беренче урында. Ул да аерым проблемаларны чишәргә чакырды. Мәсәлән, Казанда уза торган Сабан туйларын бөтенләй башкача үткәрә башларга кирәк ди Атказанган спорт остасы. Үзәк Сабантуйга көрәшчеләрне дә чакырабыз кебек, әмма аларны анда кертмиләр дигән фикер яңгырады. “Татарстан Рәисенә, дәрәҗәле кунакларга, бәйрәмне олылап килгән һәр тамашачыга иң көчле көрәшчеләребезне, көрәшебезнең бөтен матурлыгын күрсәтергә кирәк безгә!”, дип белдерде Хәлил Хәмит улы.

Тотрыклылык
Быелгы һәм узган елгы җиңүчеләр исемлегенә күз салсагыз, берничә авырлыкта гына чемпионнар алмашынуын күрерсез. Хәтта 2022 елда да шул ук исемнәрне күргәнбез икән. Алексей Абрамов, Илнар Закиров, Ислам Фәлахов, Динар Кәримуллин, Булат Мусин, Раил Нургалиев, Радик Сәлахов, Ранис Гыйләҗетдинов – 11 үлчәү авырлыгының 8ендә чемпионнар 2023 елгылар белән тәңгәл килә. Нәрсә дигән сүз бу? Әлбәттә, тотрыклылык. Үзеңне физик формада тота белү. Еллар дәвамында осталыгыңны чарлау. Көрәшкә җылы караш. Аерым бер көрәшчеләрнең өлгергәнлек чорына җитүен дә ассызыклар идем. Әйтик, Булат Мусин элеккеге елларда отып барган җиреннән дә оттырып куйса, хәзерге осталыгы аңа инде ахмак адымнар ясарга ирек бирми. Сүз уңаеннан, Чистай өчен чыгыш ясаучы Булат быел бар көндәшләрен дә диярлек чистага салды. Шул исәптән, ярымфиналда Илнар Галимовны да, финалда Егор Такарлыковны да.

Данлыклы көрәшче Раил Нургалиев тагын бер рекордка омтыла. Быел ул Муса Җәлил турнирларында 11нче җиңүен яулады! Легендар Айрат Гилаев исәбендә 12 җиңү. Әле күптән түгел генә Раил Татарстан чемпионатларында инде мәңге ирешеп булмас кебек тоелган нәтиҗәгә иреште – 10нчы җиңүен яулап, шул ук Гилаев белән Рөстәм Мухамовны куып тотты.

Калган үлчәү категорияләрендә җиңү яулаган Рафаэль Кәлимуллин, Рүзәл Тимергалиев, Азат Габдрәшитовларның җиңүләре дә очраклы түгел. Рафаэль белән Азат ел саен фаворитлар арасында исәпләнсә, Рүзәл күпләр өчен ачыш булды. 21 яшьлек Кукмара егете (данлыклы Илсур абый Нәҗмиев шәкерте) 2 ел инде Лаеш командасы өчен көрәшә, Динар Кәримуллинда шөгыльләнә. Финалда ул гамәлдәге Татарстан чемпионы Фаяз Зариповтан өстен чыкты.

Кайбер “кайту”ларны да әйтеп узарга мөмкин. Әтнәдән 42 яшьлек Камил Хаҗиевка сокланмый мөмкин түгел. Күнегүләрне һаман туктатмый бугай, быел ул үз авырлыгында 3нче урынны яулады. Әлмәттән Ирек Шәяхмәтовны югалткан идек. Ул да матур гына көрәшеп, ярымфиналга килеп җитте. Ә анда аны берничә ел рәсми ярышларда күренмәгән Теләче вәкиле Раил Мараков җиңүгә иреште. “Бик шәп әзерләнгән ахры” дип сорадым бертуганы Илдардан. “Бер тапкыр да күнегүләргә барганы юк шул, чакырдык та, килде, баш тартмады”, дип гаҗәпләндерде анысы. Рус әйтмешли, “мастерство, как говорится, не ...”. Молодец, Раил!

Командалар беренчелегендә быел кызыграк булды. Узган ел беренче көн тәмамлангач та, Кубокны Лаеш командаган биргән булсак, быел хәлләр башкачарак иде. Лаеш, Теләче, Әлмәт, Балтач, “Зилант”, Чаллы, Чистай... – Кубокка өмет итүчеләр саллы иде, чыннан да. Әйе, Лаеш командасы көчле, монысы белән хәтта көндәшләр дә бәхәсләшми. “Хыялдагы команда” (кайбер усал телләр “дөнья җыелмасы” дип тә атый) – беренче. Теләче быел бер баскыч өскә күтәрелде һәм икенче урынны яулады. Яшь Әлмәт командасы – өченче. Беренче тапкыр Муса Җәлил турнирларында катнашкан Казанның “Зилант” командасы дүртенче урынга ук күтәрелде. Танылган көрәшче Расих Габдрахманов башкаланың берничә ноктасында күрәш түгәрәкләре оештырды, Илмир Төхвәтуллин кебек егетләрне остазлык эшенә тартты һәм егетләр бер ел эчендә уңай нәтиҗәләргә дә ирештеләр. Афәрин!

Шәхси беренчелектә җиңүчеләр:
60 кг.:
1.    Алексей Абрамов (Лаеш)
2.    Рубин Раджабов (Әлмәт)
3.    Ильяс Юсупов (Балтач) һәм Ленар Әүхәдиев (Балтач-2)
65 кг.:
1.    Илнар Закиров (Чистай)
2.    Алмаз Миңнехуҗин (Зилант)
3.    Рәсим Хаҗиев (Әлмәт) һәм Райнур Фәйзрахманов (Зилант)
70 кг.:
1.    Ислам Фәлахов (Алабуга)
2.    Илназ Рамазанов (Лаеш)
3.    Илнар Муллахмәтов (Балтач) һәм Илсаф Ишмөхәммәтов (Лаеш)
75 кг.:
1.    Динар Кәримуллин (Лаеш)
2.    Булат Гадершин (Чистай)
3.    Мөнир Галләмов (Теләче) һәм Камил Хаҗиев (Әтнә)
80 кг.:
1.    Рафаэль Кәлимуллин (Әлмәт)
2.    Айнур Нургалиев (Мамадыш)
3.    Инсаф Кәримуллин (Арча) һәм Рәмиз Исрафилов (Кукмара)
85 кг.:
1.    Рүзәл Тимергалиев (Лаеш)
2.    Фаяз Зарипов (Зилант)
3.    Инсаф Мөбәракшин (Арча) һәм Илгизәр Галимуллин (Балтач)
90 кг.:
1.    Азат Габдрәшитов (Чаллы)
2.    Рөстәм Сәлахов (Чаллы)
3.    Рамил Мөхәммәтов (Теләче) һәм Ранис Галимуллин (Лаеш)
100 кг.:
1.    Булат Мусин (Чистай)
2.    Егор Такарлыков (Чаллы)
3.    Айгиз Зәйнетдинов (Теләче) һәм Илнар Галимов (Чаллы)
115 кг.:
1.    Раил Нургалиев (Теләче)
2.    Марат Миначев (Зилант)
3.    Айнур Сыртаев (Чистай) һәм Рифат Ахунҗанов (Саба)
130 кг.:
1.    Радик Сәлахов (Зәй)
2.    Раил Мараков (Теләче)
3.    Ирек Шәяхмәтов (Әлмәт) һәм Ринат Дәүләтшин (Кукмара)
Авыр үлчәү:
1.    Ранис Гыйләҗетдинов (Чаллы)
2.    Муса Галләмов (Лаеш)
3.    Эдуард Җәләлиев (Саба) һәм Константин Морозов (Түбән Кама)

Командалар беренчелеге:
1. Лаеш
2. Теләче
3. Әлмәт
4. Зилант
5. Чаллы (Комсомол)
6. Чистай
7. Балтач
8. Арча
9. Кукмара
10. Саба
11. Вахитов районы
12. Зәй
13. Яңа Савин районы
14. Мамадыш
15. Азнакай
16. Чаллы (Автозавод)
17. Түбән Кама
18. Тукай
19. Балык Бистәсе
20. Баулы
21. Питрәч
22. Актаныш
23. Алабуга
24. Кайбыч
25. Биектау
26. Әтнә
27. Минзәлә
28. Чүпрәле
29. Чирмешән
30. Ютазы
31. Балтач-2
32. Яшел Үзән
33. Яңа Чишмә
34. Нурлат
35. Әлки
36. Яңа Савин-2
37. Апас
38. Сарман
39. Чаллы (Үзәк)
40. Лаеш шәһәре
41. Совет районы
42. Менделеевск
43. Азнакай-2
44. Әлки-2
 

Язмага реакция белдерегез

4

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading